+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
24 Октября 2018, 21:00

Бал кортыдай эшчән алар!

Гафури районы умартачысы Марс Хисмәтуллин әлеге кәсепкә бөтен гаиләсен җәлеп иткән.Башкортстан балы – иң тәмлесе, дип юкка гына әйтмиләр. Урманнарга, болыннарга, далаларга бай табигатебез умартачылык үсешенә ярдәм итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанның нәкъ үзәгендә урнашкан Гафури районының бал бирүче үсемлекләргә бай урман-далаларында умар­тачылык өчен барлык шартлар да бар. Шуңа күрә дә тө­бәктә әлеге тармак зур колач алган.
Марс Хисмәтуллин 10 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә. Әтисе умартачы булганлыктан, бу эшне ул балачактан ук үзләштергән. Әлеге вакытта бер яклап – урман, икенче яклап тау белән уратып алынган Ташлы авылында Марс белән Эльвира Хис­мәтуллиннар матур тормыш көтә. Хатыны мәк-тәптә балалар укыта, ә Марс абый, көн­нәр җы­лыту белән урмандагы умарталыгында бал кортлары белән мәш килә.
Бәхетле пар өч кызны тәрбияләп үстергән. Анжелика, Виктория һәм Вероника укуларын тә­мам­лап, эшләп йөриләр. Ял көннәрендә авылга кайтып, әти-әнисенә ярдәм итәләр.
— Минем бер кызым – өч малайга тиң. Барлык эшемдә дә ярдәм­ләшә­ләр, – ди Марс абый.
Ул – белгечлеге буенча автомеханик. Күп еллар Себердә шофер була. Вахта ысулы белән эшлә­гән­­лектән, гаиләсен сирәк күрә. Менә, ни­һаять, туган ягына кайтып, умартачылык белән шөгыльләнә башлый.
– Кортлар – искиткеч җан ияләре, алар кешене пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәтә. Бал кортлары белән ялкау кеше эш итә алмыйдыр, алар кебек эшчән булырга кирәк. Кортларның тырышлыгын күзәтү – үзе үк хезмәткә дәртләндерә. Умарталыкны бер урыннан икенчегә күчергәндә табигатьнең матурлыгын күрү илһам бирә, – ди Марс абый. – Әлбәттә, эш башлау җиңел булмады. Умартачылык кирәк-яраклары сатып алырга туры килде. Умарталарны, рамнарны үз кулларым белән эшлә-дем. Дөрес, ул чорда бирелгән дәүләт субсидиясе эшне ачып җибә-рергә ярдәм итте. Өстә-венә, беренче ике ел бик тә уңышлы булды.
Балның күп яки аз булуы һава торышына турыдан-туры бәйле. Быел 91 умарта асрадым. Ә кышка гаиләләр санын 75кә кадәр киметтем. Агымдагы елда 300 литр юкә һәм 900 литр тау-дала, чәчәк балы алдым. Һава шартларының уңай булмавын исәпкә алганда, бу бик уңышлы санала. Шуңа күрә бик канәгать­мен, – ди умартачы.
Быелдан Виктория һәм аның ире Артур әтисенең балын интернет челтәрендә рекламалый башлаган.
– Әтием күләм артыннан кумый, чөнки аның өчен беренче урында һәрчак балның сыйфаты тора. Ул җиңел юл эзлә-ми, үзенең тәҗри­бәсенә таянып, югары сыйфатлы башкорт балы җитеш­терә. Балны, умартачы кызы буларак, дусларыма һәм танышларыма горурланып тәкъдим итәм. Үзем дә шулай ук бал яратам. Ул өстәлдән өзелми. Быел, әти белән умарталык эшендә катнашып, һава торышына бәйле кыенлыкларны күреп, шу­ны аңладым – бал ул тәмле ризык кына түгел, ә катлаулы, авыр хезмәт җимеше, – диде умартачының кызы Виктория.
Балны кешеләр ярата, әмма умарта тоту һәр­кемнең дә кулыннан килми. Умартачылар, бал корты кебек үк, эшсөяр, тырыш була диләр. Бу сүзләрдә хаклык бардыр.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Гафури районы.