+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
29 Октября 2018, 21:00

Сынаулар уңганнарны чыныктыра

“Кыдаш” хуҗалыгы бер ел элек булган тилчә карантиныннан соң элекке куәтләрен тергезә.Бүздәк районының “Кыдаш” җәмгыятендә агымдагы ел үткән елның зур казасы – малларда тилчә чире таралу һәм шуңа бәйле карантин кертелү йогынтысында үтте, дип әйтергә мөмкин. Икенчедән, хуҗалык басуларын быелгы корылык та читләтеп үтмәде. Шуңа карамастан, хуҗалык җитәкчесе Риян Латыйпов раславынча, “Кыдаш”та авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә уңай нәтиҗәләр күзәтелә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Атап әйткәндә, басучылыкта төп күрсәткечләрнең берсе тулай ашлык җыемы элекке еллар дәрәҗәсендә калды. Бөртек­леләрдән, мәсәлән, тулай уңыш 31 мең 600 центнер тәшкил ит-кән. Монда инде уҗым куль-тураларының өлеше зур. Арыш һәм көзге бодайның гектар төшеме 25 центнер тирәсе була. Шул ук вакытта, сабанашлык, мәсәлән, арпа, көтелгәннән шактый аз булып, гектардан нибары 13 центнер уңыш белән генә чикләнгән.
— Быелгы шартларда җыел-ганнан канәгать булырга туры килә, — ди бу уңайдан Риян Рә­диф улы. — Шунысын да билгелисем килә: “Кыдаш”ның авыл хуҗалыгы биләмәләре тулысынча корылык зонасына эләксә дә, бездә шуңа бәйле гадәттән тыш хәл игълан ителмәде, нәтиҗәдә субсидияләр дә бүленмәде. Монысы инде хуҗалыкның икътисади-финанс хәлендә дә тискәре яктан чагылыш тапты.
Хуҗалыкның үсемлекчелек тармагында яңа-лыклар төсмер­ләнә, әлбәттә. Мәсәлән, табышлы культуралар игүгә күчүдә кайбер адымнар ясала. Быел 200 гектарда рапс үстерелгән. Әйткәндәй, бу культура басуларда тәүге тапкыр урын алса да, тәҗрибә ярыйсы уңышлы булган. Рапсның һәр гектарыннан 15 центнердан күбрәк уңыш алынган, аны бөртек­леләр урагына кергәнче үк җыеп алып, табышлы шартларда сатып җибәргәннәр. Рапстан хуҗа­лык кассасына мул гына табыш кергәч, киләсе елда аның мәй-даннарын зурайтырга планлаштырулары табигый.
Хәзерге чорда хуҗалыкта барлык куәтләрне сызма техник культураларны җыеп алуга туп­лаганнар. Быел көнбагыш — 200, шикәр чөгендере 250 гектарда үстерелгән. Майлы культуралар урагына хуҗалык комбайннары җәлеп ителсә, “татлы тамыр”ны җыеп алу өчен күрше хуҗалык техникасын кертмәк­челәр. Эш шунда: “Кыдаш”ның үзенең чөгендер җыю агрегатлары нык искергән, аларны сафка бастыруга юнәлтелгән чы-гымнарның үзен акламавы кү-ренеп тора. Ялланган комбайннар эшенә исәпләшү өчен үс­терел­гән уңышның, ягъни чөген­дер­дән керәсе табышның бер өлеше китәчәк, әлбәттә, әмма башка чара юк. Аның каравы, “татлы тамыр” урагыннан бушаган техниканы тулысы белән басуларны көзге эшкәр-түгә җәлеп итү мөмкинлеге туган. Хәзерге вакытта туңга сө-рүне куәтле тракторлардан торган 5 агрегат алып бара. Алар, ни­гездә, җир кадерен белүче, тәҗрибәле механизаторлардан тупланган. Руслан Гәрәев, Фән­зил Асыл­гәрәев, Раил Галләмов нәкъ шундыйлардан. Әйткәндәй, алар быелгы уракта да әйдәүче көч булып торган. Орденлы игенче Руслан Гәрәев, мәсәлән, “Акрос” комбайнында 12 мең цент­нерга якын ашлык җыеп алып, район комбайнчылары ярышында алдынгы урынга чыкты.
Терлекчелектә, аеруча аның икътисади хәлендә, карантин шаукымы җуелып бетмәгән әле. Тилчә чире зыяны үзен барыбер сиздерә. Белүебезчә, карантин чараларына бәйле, хуҗалыкта зур гына күләмдәге сыер малы, төгәлрәк әйткәндә, симертү төркемендәге 146 баш терлек юк ителгән иде. Маллар санын тулыландыру буенча хуҗалыкта максатлы эш алып барыла, әлбәттә. Агымдагы елның сентябренә “Кыдаш”та 1500 баш мөгезле эре мал, шул исәптән 650 савым сыеры асрала, сарыклар 450 баш, атлар 150 баш тәшкил итә. Быел бозаулар һәм сарык бәрәннәре саны арткан, атлар да ишәйгән. Хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, терлекләр санын элекке дәрәҗәгә җиткерү өчен янә бер-ике ел кирәк булачак. Әйткәндәй, карантин чаралары киләсе елның көзенә кадәр дәвам итәчәк. Аларда каралган чикләүләр җитеште­рел-гән продукцияне сатуда кыенлыклар тудыра. Мәсәлән, иткә дип үстерелгән малларны, санитар таләпләр төгәл үтәлсә дә, ит комбинатлары сатып алырга ашыкмый. Хуҗалыкта җитеште­релгән сөтне сатуга да аерым тоткарлыклар килеп чыга.
Хуҗалык елы нәтиҗә­лә-реннән күренүенчә, “Кыдаш” басучылык һәм терлекчелек продукциясе җитештерүдә үсеш белән бара. Сынаулар, эшчән коллективны чыныктыру белән бергә, хезмәт дәрте дә уята.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.