+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
31 Октября 2018, 12:20

Авылда яшьләр үз эшен ачарга курыкмый!

Башкалада, Конгресс-холлда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үтүче тантаналы җыелыштагы чыгышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров авыл хуҗалыгында нәтиҗәле бизнес-процесслар булдыру зарурлыгына басым ясады.

Добавить в предпочтительные источники Google
- Бүген агросәнәгать комплексында нәтиҗәле бизнес процесслар булдырырга, хуҗалык итүнең кече формаларын кооперацияләргә, табыш китерүче проектларга ярдәм итәргә, авыл хуҗалыгы кластерларын, фермер хуҗалыкларын үстерергә кирәк, - диде Радий Фәрит улы. – Соңгы елларда фермерлык хәрәкәте табыш китерүче гаилә бизнесына әверелде. Авылда яшәүче яшьләр үз эшен ачарга курыкмый, белемен күтәрә, яңа агротехнологияләр кертә. Барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне андый эшлекле кешеләргә ярдәм итәргә чакырам.
Ил җитәкчелеге экспортны киңәйтү бурычы куя. Республика чит илләргә бал, ит деликатеслары, хәләл продукция сата ала. Башкортстанда сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукция җитештерелүен ассызыкларга кирәк.