-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
31 Октября 2018, 13:25

“Бездә уңган, җаваплы, ачык кешеләр яши”

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткән тантаналы җыелышта мотлак рәвештә яңа юллар, мәктәпләр, спорт комплекслары, мәдәният учреждениеләре, табиб амбулаторияләре һәм ФАПлар төзүне, алар өчен кадрлар әзерләүне, газ, су үткәрүне, бер сүз белән әйткәндә, авылга бигрәк тә яшьләрне җәлеп итәрлек эшләрне дәвам итәчәкбез, дип белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
— Сәфәрләр барышында кешеләр белән аралашканда дулкынландыргыч хисләр кичерәм. Авылларда тормышның начар якларын да, икътисадның йомшак урыннарын да күрәм. Шул ук вакытта бик күп яхшы, кызыклы башлангычлар булуын ачыклыйм. Мәсәлән, Зианчура районында сарыкчылык кластеры ошады. Бу проектка мотлак ярдәм итәчәкбез. Иң мөһиме, шәһәр-авылларыбызда нинди уңган, җаваплы, ачык кешеләр яшәвенә инанам, — диде Радий Фәрит улы.

Ул республиканың иң яхшы комбайнчыларын һәм механизаторларын котлады һәм аларга автомобиль ачкычларын тапшырды.

Шулай ук “Минем җирем — минем байлыгым” рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләрне сәламләде. Конкурска барлыгы 500дән артык иҗади эш килгән.