Бәйрәм көнне Конгресс-холл республика авыл хуҗалыгы тармагының йөзен, бөтен матурлыгын үзенә туплады. Биредә тармакта быел ирешелгән казанышлардан бай эчтәлекле экспозиция урнаштырылган. Хуҗалык итүнең барлык категорияләренә караган аграр берәмлекләрнең ел дәвамындагы уңышлары, хезмәттәге батырлыклары чагылыш тапкан.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, кунаклар һәм вазыйфалы җитәкчеләр белән берлектә күргәзмә-экспозиция белән танышты. Радий Фәрит улы аграр җитештерүчеләр белән аралашканда, аларның эшчәнлеге, проблемалары белән кызыксынды. Республика Башлыгы, вазыйфасын вакытлыча башкаручы, шулай ук, киләчәктә аграр сәясәтнең нинди юнәлештә үсәргә тиешлеге турында үз фикере белән уртаклашты.