Икмәк җыры басудан залга күчте!
Федоровка районының аграр тармак уңганнары һөнәри бәйрәмне югары эш нәтиҗәләре белән каршы алды.Республика районнарында авыл хуҗалыгы елына йомгак ясау, аграр тармак алдынгыларын хөрмәтләү һәм данлау тантаналары дәвам итә. Шушы көннәрдә Федоровка районында да язгы-көзге чорда аграр тармактагы эшчәнлеккә йомгак ясап, алдынгыларны мактау тактасына күтәреп, алдагы чорга яңа бурыч-максатлар билгеләделәр. Бәйрәмдә республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов, район аграр предприятиеләренең бизнес-партнерлары, башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Добавить в предпочтительные источники Google