+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
14 Ноября 2018, 21:00

Кыш — кыяр җыяр вакыт...

“Бүздәк” теплица комплексы яңа җитештерү куәтләренә чыга.Кышкы чорга әзерлек барышында Бүздәк районы электр челтәрләре коллективы тарафыннан энергия бирүдә тотрыклылык тәэмин итү максатында күләмле эш башкарылды. Искергән электр челтәрләренә ремонт үткәрү белән бергә, аерым юнәлешләрдә яңалары да сузылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Атап әйткәндә, “Бүз­дәк” теплица комплек-сының шушы көннәрдә файдалануга тапшырылган чираттагы өченче блогына 3 чакрым озынлыгындагы югары вольтлы электр челтәре корылып, объектка энергия бирелде.
— Безнең коллектив өчен бу — истәлекле вакыйга, — ди Бүздәк РЭСы җитәкчесе, Башкорт­стан­ның атказанган энергетигы Рамил Салихов. – Чөнки бу районда энергия кулланылу артуга бер мисал, ул бюджетка керем­нәрнең үсүен дә билгели. Ә монысы икътисад җанлануның да анык күрсәткече булып тора.
Белүебезчә, Бүздәк районында республика күләмендәге эре инвес­тиция проектлары тормышка ашыры­ла башлауга, атап әйткәндә, дуң­гыз-чылык комплекслары, “Бүздәк” теплицасы төзелүгә, моңа өстәп, район үзәгендә торак төзе­лешенең кискен артуына бәйле, аларны җиткелекле күләмдә электр энергиясе белән тәэмин итү зарурлыгы туган иде. Бүздәк энергетиклары тырышлыгы белән 2015 елда әлеге юнәлештә җитди адым ясалып, район үзәгендә заманча “Гафури” электр-трансформатор ярдәмче станциясе сафка кертелде. Хәзерге чорда аның куәт­ләре электр энергиясе кулланучы иң эре предприятиеләрнең дә ихтыяҗларын тулы күләмдә канәгатьләндерергә сәләтле. Мәсәлән, “Бүздәк” теплица комплексының моңарчы сафка баскан 6 гектар мәйдан тәшкил итүче ике блогына энергия “Гафури” станция-сен­нән бирелә. Әйтүебезчә, күптән түгел файдалануга тапшырылган 3 гектарлы блок та энергияне моннан ала. Теплицаның чираттагы, дүртенче блогын төзүе исә алдагы елларда көтелә. Шулай итеп, 12 гектарлы теплица энергияне “Гафури”­дан алачак.
Бу урында шундый аң­латма биреп үтик. Хәзер­ге чорда ук, мәсәлән, ябык грунтта яшелчә үстерүдә махсуслашкан “Бүздәк” теплица комплексы кулланган электр энергиясенең күлә­ме тоташ район буенча файдаланылган энергия күләменнән артыграк. Дүр-тенче блок та файдалануга тапшырылгач, күрсәткечләрнең янә артачагы көн кебек ачык.
— Яңа электр челтәрен коруга Чакмагыш районында уңышлы эшләп килүче ”Энергетик” җәмгыятен җәлеп итеп ялгышмадык, — ди Бүздәк РЭСы җитәкчесе. — Ни генә әйтмә, 3 чакрым озынлыгындагы электрүткәргеч төзү уен эш түгел, әмма коллегалар сынатмады — объект билге­ләнгән вакытта файдалануга тапшырылды.
Бүздәк энергетиклары үзләренә йөкләтелгән һөнәри бурычны намус белән үтәп килә. Төбәктәге төрле куәттәге электр челтәрләренең гомум озынлыгы 1100 чакрымнан артыграк тәшкил итә, энергия бирүдә өзек­лекләргә юл куелмый. Тотрыклылык дәрәҗәсен арттыру максатында планлы ремонт эшләре алып барыла, атап әйткәндә, быел гына 3,5 чакрым озынлыгындагы челтәр яңартыл­ган, 10 трансформатор яр­дәмче станциясе ремонт­лан­ган. Болар барысы да электр челтәренең ыша­ныч­лылыгын арттыра.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.