-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 Ноября 2018, 21:00

Күргәнен генә яздык

Яки ни сәбәпле “Урман” фермер хуҗалыгы белән танышып булмады?Авыргазы районы хуҗалыклары быел да сынатмады. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә аларның республика Хөкүмәте тарафыннан яхшы бәя алуы да шуны раслый. Аграр җитештерүдә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары өлеше арта. “Кызыл таң” гәзитенең берничә журналисты район тормышы белән якыннанрак танышу һәм авыргазылыларның матур эшләре турында гәзит укучыларга да җиткерү максаты белән иҗади командировкада булып кайтты. Бик яхшы тәэссоратлар алып һәм “сәфәр дәфтәрен” тутырып кайттык, дип әйтеп булмый. Хәбәрчеләр эшчәнлегендә бик сирәк очрый торган хәлгә тарыдык. Авыргазыга барачагыбыз турында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Фидаил Хантимеровка ике көн алдан хәбәр иттек. “Кызыл таң” гәзитендә күрсәтердәй яхшы эшләребез күп, килегез. Таныштырасы хуҗалыкларны да барлап куярбыз”, – диде Фидаил Батыргали улы.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ихлас сөйләшкән чиновникның үзен күрә алмасак та, килгәч, идарәнең баш белгече Фәим Аязгулов каршы алды.
– Ике район чигендәге Нагадак якларына алып барырга булдык үзегезне. Эшләре матур бара. Табигать оҗмахын да күреп кайтырсыз, – диде Фәим Шәрәфетдин улы.
“Урман” крестьян-фермер хуҗа­лыгы белән таныштырырга уйлый­лар икән. Анда, нигездә, терлек­челек белән шөгыльләнәләр. Фермасы зур татар авылы Түбән Ләкән­дедә урнашкан. Күмәк хуҗалык таралгач, бу җир­ләрне фермер Гайса Сәгыйдуллин алып, 2007 елда “Урман” хуҗалыгын оештырган. Төп эшчәнлеге күрше Гафури районында булса да, биредәге халыкны эшле итүе мактауга лаек. Фермасы булгач, халыкның да малы бардыр, мөгаен. Район үзәгеннән 50 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан авылга менә шундый матур уйлар белән, җитәкчегә биреләсе сорауларны тәртипкә китереп бардым.
– Гайса Зәкиуллович сезнең белән очраша алмаска мөмкин икән, ашыгыч рәвештә шәһәргә киткән, үзе урынына улын калдырган, – диде Фәим Шәрәфетдин улы редакция машинасы ферма капкасы аша узгач.
– Безнең өчен җитәкченең булуы мөһим түгел, ферма эшчәнлеге, аерым күрсәткечләр белән таныш­тыру өчен белгеч тә, мөдир дә җитә инде, – дидем хакимият вәкиленә.
Районга киләчәгебез турында ике көн алдан хәбәр иткәч, кем дә булса табылыр әле, дип уйладым эчтән генә.
Ферма ихатасында фермерның улын берникадәр вакыт көткәннән соң, яныбызга бер ир-ат килеп басты. “Хуҗаларның берсе дә юк, сорауларыгыз булса – миңа бирегез”, – диде ул кыю гына. Күрәсең, “җитәкче” вазыйфасында беренче калуы түгелдер аның.
– Безгә фермер, яки ферма мөдире, һич булмаса берәр белгеч кирәк, – иде дип, үзебез белән таныштырдык.
– Мин Фаил, просто Фаил дип кенә дәшегез.
– Сез нинди вазыйфада, ферма эшчәнлеге турында сөйли аласызмы? – дип сорау бирергә булдым.
– Бар эшне дә эшлим мин, салам да алып кайтырга кушалар, ватылса, техника да ремонтлыйм...
Шул арада эшләрен бетереп, төшке ашка кайтучы терлек­челәрне күреп калдым. Ферма “хуҗасы” белән сөйләшүнең барып чыкмасын аңлап, инде шул савучыларны фотога төше­реп, алар белән сөйләшергә иде исәбем. Оператор булып эшләүче Мидхәт Баязитов, савучылар Сәрия Хәкимова һәм Ләйсән Сәйфуллина белән шулай таныштым. Алар терлек-челектә байтак еллар эшли. Болай да аңлашыла, уңган, булдыклы булмасалар, фермерда, бәлки, озак та эшли алмаслар иде. Күпме сөт җитештерүләре, хезмәт хаклары белән кызыксынам.
— Әйбәт инде, әйбәт. Эшләсәң түлиләр. Продук­циягә карап түләнелә. Җәй айларында күбрәк...
Гәзиткә бу турыда язмам, дип вәгъдә бирсәм дә, терлекчеләр бер генә сорауга да җавап бирмәде. Белмибез, онытканбыз, санаган юк. Эш хакын елына бер-ике тапкыр алсаң — онытырга була, яки артык күп түләнсә, санамаска мөмкинсең. Бүген күпме сөт савылганын да, ел ахырына күпме көтелгәнен дә “белмә-де”ләр уңган терлекчеләр.
— Эх, техника турында сорасагыз, сәгатьләр буе сөйләр идем дә бит, монысы минем эш түгел, — диде ферма “хуҗасы” Фаил әфәнде. — Туктап торыгыз, хуҗаның үзеннән сорап карыйм.
Кемгә шалтыраткандыр, әйтүе авыр. Әмма телефоннан “Син аларга шулай дип яздыр, болай дип әйт”, — ди­гән сүзләр яңгырап ише­телсә дә, мәгълүматларның дөрес бирелүенә ышанасы кил-мәде. Гәрчә, Фаил дип таныштырган кеше “хуҗа”га журналистлар килүен, нинди темага язарга теләүлә­рен дә хәбәр итте.
Җитәкченең эш урынында булмавының бер гаебе дә юк. Әмма республиканың үзәк басмасыннан журналистлар киләчәге турында иптәш Хантимеровка ике көн алдан хәбәр ителгән иде бит. Бер фото алу өчен район үзәгеннән 50 километр ераклыкта яткан авылга баруыбыз үкендер­ми, әлбәттә. Без, кайчандыр “Кызыл таң” гәзите алдырган, ә хәзер үзләре сөйләве буенча, матбугатка язылырга акча җиткерә алмаган авыл уңганнарын фотога төшереп кайттык. Икенче нәрсә уйландыра. Җитәк-челекнең журналист хезмә-тенә карата битарафлыгы, санга сукмавы. Бәлки, ферма ихатасында Фаил әфән-де килеп чыкмаса, беркемне дә күрә алмыйча кайтып та киткән булыр идек. Әгәр фермерның гәзит хәбәр-челәре белән очрашырга теләге булмаса, яисә вакыты җитмәсә, бу турыда алдан хәбәр итәргә тиеш иде. Һәрхәлдә, фермер хуҗа­лыгы һич тә оборона әһә-миятендәге яки эшчәнлеге турында язарга тыелган мөһим объектлар исемле­гендә түгел. Матбугат турындагы законга ярашлы, журналистлар коммерция­гә бәйле булмаган шәхси мәгълүматларны да каршылыксыз алу хокукына ия. Ә биредә ферманың капкалары — ачык, ә эшчән­леге — ябык.
Икенчедән, хуҗалык итүнең нинди төре булуга карамастан, һәркем үзенең күпме хезмәт хакы алуы, эшенең нәтиҗәләре турында мотлак белеп торырга тиеш һәм хокуклы. Бәлки, “Урман” фермер хуҗалыгы җитештерү күрсәт­кечләре буенча Гафури районында да, Авыргазыда да алдынгылар сафындадыр. Әмма хуҗалык җитәкчесенең эш-чәнлегенә бәя биргәндә, аның кулы астында эшләү-челәрнең социаль хәле дә, хезмәткә түләнү күләме дә, авылдагы көнүзәк проблемаларны хәл итүдә ни дәрә­җәдә катнашуы да, кешеләр белән мөнәсәбәте дә исәпкә алынырга тиеш кебек...
Әлбәттә, “Урман” фермер хуҗалыгы белән якыннанрак танышу мөмкинлеге булмады. Авылда да хуҗа­сыз ихатага рөхсәтсез кер­миләр бит! Һәрхәлдә, мондый хәлне тоташ район җитәкчелегенең эш алымы, матбугат хезмәткәрләренә карашы шулайдыр дип кабул итәсе килми. Матбугатны власть органнары белән халыкны якынайтучы, дәү­ләт сәясәтен кешеләргә җиткерүче чара, дип кабул итәбез икән, караш та, мөнә-сәбәт тә җитдирәк булырга тиештер.

Олег Төхвәтуллин,
“Кызыл таң” нәшриятының баш мөхәррире урынбасары.
Авыргазы районы.


Соңгы сүз урынына
Хуҗалыкка юл алыр алдыннан безне район хакимияте башлыгы Зөфәр Җәүдәт улы Идрисов кабул итте. Бик җылы әңгәмә булды. “Артык мактап та, күпертеп тә язмагыз инде. Эшебез яхшы бара. Ничек күрәсез, нәрсә ишетәсез – шуны гына дөрес итеп языгыз”, – дип озатып калган иде. Без сүзе­бездә тордык. Артыгын да, күпертеп тә язмадык шикелле.