Штәнде авылында төзелеш 2017 елда башланган, челтәрләрнең озынлыгы — 12,9 километр, гомум бәясе 14,5 миллион сум тәшкил иткән. Биредә 660лап кеше яши, авыл район үзәгеннән 18 километр ераклыкта урнашкан.
Чуртан авылында 500дән артык кеше эчә торган су белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, биредә янгынга каршы 12 гидрант урнаштырылган. Су белән тәэмин итүнең яңа системасына урта белем бирү мәктәбе, авыл мәдәният йорты, кунакханә, ФАП, авыл хуҗалыгы базасы һәм фермалар тоташтырылган.
Әйткәндәй, әлеге программа буенча Аскын районының Арбаш авылында да суүткәрү эшләре агымдагы елның җәендә башланды. Киләсе елга биредә авыл халкын эчә торган су белән тәэмин итү күздә тотыла.