+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
14 Декабря 2018, 11:55

Ит турында аның штрих-коды \"сөйләячәк\"

Алдагы елда сәүдә нокталарына махсус сканерлар куелачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Киләсе елда республикада кибетләрдәге ит төргәкләренә штрих-код беркетеләчәк.

Махсус сканер ярдәмендә бу штрих-код буенча малның кайдан булуы, нинди прививкалар ясалганлыгы, хәтта кайсы цехта чалынганлыгына кадәр белешмә булачак.

Республиканың Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин белдерүенчә, барлык маллар турында да идентификация мәгълүматы Бердәм мәгълүмат системасына кертелә бара. Ел азагына кадәр барлык йорт хайваннары, мал-туар маркировкаланачак.