+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 Декабря 2018, 05:19

Татар токымлы атлар - киләчәк атлары

Әлеге токым Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгында рәсми рәвештә теркәлде. Аларны Туймазы районында да асрыйлар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Биредән атларны Татарстанның Лениногорск районы Югары Каран авылында урнашкан “Алмакай” ат утары хуҗасы Фәрит Нәбиуллин килеп алган һәм 2010 елдан күпләп тота башлаган.

Алар гәүдәгә зур түгел, 500-550 килограмм авырлыкта, буйлары 135 см чамасы, дип хәбәр итә "Татаринформ" агентлыгы.

“Татар атлары токымын рәсмиләштерүне шатланып кабул иттем, чөнки милләтебез горурлыгын кайтарабыз. Ат ул – безнең брендыбыз булырга тиеш”, - ди Фәрит Нәбиуллин.

Татар токымлы атлар рәсми рәвештә расланганчы, аның агрофирмасына Мәскәүдән, Рязаньнан берничә тапкыр комиссияләр килеп киткән.

Киләчәктә алар һәр төбәктә күпләп асралыр дигән өметтә калыйк.