Киңәшмә кысаларында Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” хуҗалыгында 800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән роботлаштырылган сөтчелек фермасы проекты тикшерелде.
Хуҗалык җитәкчесе Раил Фәхрисламов белдерүенчә, Көнбатыш Европа илләрендә мондый төрдәге фермаларның эш тәҗрибәсе өйрәнелгән һәм республика өчен оптималь вариант сайланган. Әлеге вакытта тенттан ике сыер абзары төзелә башлаган.
Ферма саву автоматлары, азык салу өчен роботлар һәм автоматлаштырылган җыештыручылар белән җиһазландырылачак. Заманча техника белән эшләү өчен югары квалификацияле белгечләр җәлеп ителәчәк. Голландиядә эшләнгән саву автоматларын җыюны, шулай ук, Башкортстан территориясендә оештыру да планлаштырыла.
Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, Русиядә әлегә мондый проектлар юк. Токымлы терлек һәм җиһазлар сатып алуга тотынылган чыгымның бер өлеше агросәнәгать комплексына булышлык итүче гамәлдәге программалар кысаларында каплатылачак. Шулай ук, инженерлык инфраструктурасын төзүдә ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Проект уңышлы гамәлгә ашырылган очракта аны республика территориясендә тарату мөмкинлеге каралачак.