0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
31 Января 2019, 21:00

Һәр тамчысын — файдага!

Ярмәкәй районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештерелгән продукцияне үзләрендә эшкәртүгә йөз тота.Бикәт авылында Илдар Бәхтияров җитәкчелегендәге крестьян-фермер хуҗалыгында 655 гектар җир эшкәртеп, 200 баш эре мөгезле терлек асрыйлар. Шуларның 130ы – савым сыерлары. Алардан көн саен 2,5-3 тонна сөт савып алалар. Чимал мулдан булгач, эшкәртүне дә җайга салганнар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хуҗалыкның эшкәртү цехында сөтне пакетларга тутыралар, кулланучыларга кефир, “Ряженка”, “Снежок” кебек эчемлекләр, акмай, 3 төрле каймак тәкъдим итәләр.
Әзер продукция Бәләбәй шәһәрендәге балалар бакчаларына, сәламәтлек саклау учреждениеләренә озатыла, Ярмәкәй һәм Приютово базарларында сатыла.
Кулланучылар сөт азыкларыннан бик канәгать, аеруча каймакны мактап алалар.
Хуҗалыкта бу юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәргә уйлыйлар һәм, киләчәктә сөтнең һәр тамчысын файдаланып, җитештерелүче продукциянең ассортиментын киңәйтмәкчеләр.

Резида ВӘЛИТОВА.
Ярмәкәй районы.

Ташламалы кредит артачак

Агымдагы елда Башкортстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре 40 миллиард сумга кадәр ташламалы кредит җәлеп итәчәк. Бу, узган елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк.
Кредит күләме арту республикада агросәнәгать өлкәсендә күләмле инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле.
Агросәнәгать комплексына 5 процентлы ставка белән кредит бирү программасы 2017 елда старт алды. Ул гамәлдә булган беренче елда ташламалы займнар суммасы 11 миллиард сум тәшкил итте.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан белдерүләренчә, агымдагы елгы чәчү кампаниясенә төбәккә якынча 11 миллиард сум кирәк. Аларның яртысыннан күбесе — займ акчалары. Узган елда чәчү һәм урып-җыю кампанияләрен үткәрүгә, мал азыгы хәзерләүгә чыгымнар15,4 миллиард сум күләмендә бәяләнгән иде, шуларның 9 миллиарды – займ акчалары.
Үз хәбәрчебез.