Сүз яңа эш башлаган фермерларга, гаилә терлекчелек фермаларына, авыл хуҗалыгы кооперативларына булышлык итү, зур керемле предприятиеләр булдыруга ярдәм итәчәк программа буенча түләнеләчәк акчалар турында бара.
Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, бүген Башкортстанда 6,5 меңнән артык фермер хуҗалыгы эшли. Узган ел нәтиҗәләре буенча, алар җитештергән продукциянең тулаем күләме 17,5 миллиард сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында өченче урынны били.
Узган елдан башлап Башкортстанда аерым хуҗалыкларны һәм башка товар җитештерүчеләрне авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына берләштерү буенча башлангычларга нигезләнгән проектларны үстерү буенча программа старт алды. Аңа ярашлы, 118 яңа кооператив булдырылды. Бу республикага Русия төбәкләре арасында әлеге күрсәткеч буенча лидер булырга ярдәм итте. Алар барысы да гомум суммасы 300 миллион сумлык грант алды.
2020 ел ахырына, 4,5 мең хуҗалыкны җәлеп итеп, 450 кооператив оештыру планлаштырыла.