Аның файдасы нәрсәдә һәм ни сәбәпле ул Башкортстанда аз үстерелә?
ХХ гасыр урталарыннан соя — кытай борчагы дөньядагы төп майлы культураларның берсе булып саклана. Дөнья күләмендә аның орлыгының товар әйләнеше 80 миллион тоннага җитә һәм шуның яртысын Кытай республикасы сатып ала.
Әлеге культура Азия, Көньяк Европа, Төньяк һәм Көньяк Америка, Үзәк һәм Көньяк Африка илләрендә, Тын океан киңлекләрендә игелә. Тарихта кытай борчагының безнең эрага кадәр өч мең ел элек үк үстерелә башлавы турында мәгълүматлар бар.
Дөнья күләмендә җитештерелгән әлеге кузаклы культураның 90 проценттан артыгы малга ашату өчен файдаланыла. Әйткәндәй, дөньяда катнашазык җитештерү күләме 700 миллион тоннага җитте һәм терлек азыгын протеин белән баетуда кытай борчагы мөһим урын алып тора.
Русиядә соя культурасы 1991 елда 664 мең гектарны били иде. Һәр гектардан уртача уңышы 9,4 центнердан артмады. Соңгы елларда аның мәйданы елдан-ел арта. Узган елларда, мәсәлән, ул 2 миллион гектардан күбрәк мәйдан биләде һәм уртача уңышы 13 центнерга җитте. Илебездә кытай борчагы мәйданнарын арттыруга “2014-20 елларда Русия Федерациясендә соя культурасын җитештерү һәм үстерү” максатлы тармак программасы булышлык итте. Аграр тармакта кошчылыкны кытай борчагы нигезендәге аксымлы азыкка күчерү, гомумән, рекордлы казанышларга китерде. Әйтик, 2002 һәм 2012 елларда гына илдә кош ите җитештерү күләме биш тапкырга артты. Бройлер чебешләрнең тәүлеклек артымы 53 граммга җитеп, 1990 елдагы күрсәткечне ике тапкырга узып китте.
Кызганычка каршы, соңгы унъеллыкта илебездә кытай борчагының “зыяны” турында төрле мәгълүматлар да киң таралды. Галимнәрнең каршылыклы фикерләре дә аз булмады. Соя кушылган ризыкларның зыянлы булуын да “исбатладылар”. Ихтимал, монысы дөнья күләмендәге көндәшлек, базар мөнәсәбәтләре һәм сәүдә итүдәге тәртипләр белән килешмәүчеләрнең көнчел тырышлыгы нәтиҗәсе дә булгандыр. Сер түгел, сатып алучыларны мондый хәбәрләр битараф калдырмады. Әмма ачыкланмаган сораулар күп калды.
Башкортстанда кытай борчагы игү ничек оештырылган? Ул кайда һәм ничек кулланыла? Аграр хуҗалыклар өчен әлеге культура нинди файда бирә? Әлеге сорауларны без Башкортстан дәүләт аграр университеты галименә юлладык.
Кытай борчагы — берьеллык кузаклы үлән. Гәзит укучыларның хәтерендә булса, аны үстерүгә каршы пропаганда 10-15 еллар элек башланган иде. Бәхеткә, галимнәр арасында да бу фикер уңай якка үзгәрә башлады. Илебездә кытай борчагы эшкәртүче куәтләрнең артуы да җитештерү һәм ихтыяҗның үсүенә зур этәргеч бирде. Калининград өлкәсендә, мәсәлән, “Содружество” компанияләре төркеме еллык куәте 2,8 миллион тоннага җиткән ике эшкәртү комбинаты төзеде. Белгород, Краснодар төбәк-ләрендә, Ерак Көнчыгышта аңар-дан кечерәк куәтле шундый предприятиеләр сафка басты.
Илебездә кытай борчагы буенча әйдәүче белгечләр исәплә-венчә, 2020 елга аның гомум мәйданын 3,87 миллион тоннага җиткереп, соя борчагын җитеш-терүне 7,18 миллион тоннага күтәрү мөмкинлеге бар.
Шунысы да игътибарга лаек, Башкортстан соя борчагын азык сәнәгате һәм мал азыгы өчен җитештерүдә федераль округта перспектив төбәк буларак кабул ителә. Һәм бу, үз чиратында, берничә проблеманы хәл итәргә дә мөмкинлек бирәчәк. Иң мөһиме — басучылыкта энергия чыгымнарын һәм үсемлекчелек продукциясе җитештерүдә ресурсларны сакларга булышлык итәчәк:
*чәчү әйләнешендә мал азыгы культуралары кузаклылар исәбенә алыштырылачак;
*борчакка караганда, кытай борчагы орлыгына сорау зуррак;
*халыкара сәүдә базарында майлы культура буларак сояга борчакка караганда ихтыяҗ күбрәк һәм аның аксым күләме дә артыграк.
Ничек кенә булмасын, Башкортстанда кытай борчагы хәтсез еллар дәвамында игелеп килсә дә, әлегә кадәр тиешле дәрәҗәдә игътибарга алынмады. Ихтимал, аның сәбәбе аграр хуҗалыкларның көнбагышка өстенлек бирүендә һәм аксымы югары булган борчакны күпләп үстерүендәдер.
Плантацияләр зурлыгына карап та, чәчүдә тотрыксызлык саклануы күренә. 2016 елда, мәсәлән, ул 300 гектарда игелсә, 2017 елда – 517, 2018 елда 342 гектар тәшкил итте. 2016 елда уртача гектар куәте 10,6 центнер, 2017 елда 9,3 центнер булды.
ХХ гасыр ахырында Себер селекционерларының салкын климатик шартларга яраклашкан һәм экстремаль сынауларда бирешмәгән яңа сорт уйлап табуы, гомумән, ил күләмендәге зур казаныш булды һәм аны игүдә тамырдан борылыш ясалды. Шартлы исеме — “СибНИИК - 315” булган яңа сорт соңыннан уйлап табылган бик күп сортларның доноры булды. Селекцион казанышларның Дәүләт реестрына кертелде.
2018 елда Бүздәк районындагы “Нерал-Буздяк” җәмгыятендә әлеге сорт беренче тапкыр сугару шартларында үстерелде. Кытай борчагына үскәндә бик күп дым кирәк. Ләкин яз көне һәм җәйнең беренче яртысында су-яңгыр җитешмәүгә һич тә бирешми. Үсенте чәчкә атканда, вегетатив масса үскәндә, орлыклар формалашкан һәм ныгып өлгергән вакытта аңа дым, су аеруча күп кирәк. Һәм өстәмә сугару нәтиҗәсендә, уңышның сакланышы да, уңышы арту да күзәтелде. Өстәмә сугару кытай борчагы үсе-шендә мөһим роль уйнады. Гадәттәге мәйданнардагы белән чагыштырганда, сугарылган план-тацияләрдә уртача уңыш 52,4 процентка, һәр гектарга 6,4 центнерга күбрәк булды.
Нәтиҗә ясап шуны билгеләргә була: Башкортстанның Урал алды дала зонасының туфрак-климатик шартлары, “Нерал-Буздяк” җәмгыя-те мисалыннан күренүенчә, кытай борчагы игү өчен яхшы. Бу хуҗалыкта узган ел 37 гектарда үсте-релгән әлеге культура һәр гектардан 16,8 центнер уңыш биргән. Быел аны 150 гектарда чәчтеләр һәм аның 80 гектары – сугарылган мәйданнар.
Тикшеренүләрдән күренүенчә, соңгы өч елда май уртасында чәчелгән шушы Себер селекциясе борчагы сентябрь урталарында өлгерде. Шуңа күрә дә кайбер аграр җитәкчеләр орлыкның көзгә өлгереп җитүенә икеләнеп карый. Икенче бер мәшәкате дә бар: кытай борчагын вакытны сузмыйча тиз арада җыеп алырга кирәк. Урып-җыюдагы иң төп проблема — кыякларда борчакның җир өстенә якын урнашуы. Димәк, комбайннарны көйләү дә өстәмә таләп куя. Мондый хәл Бүздәк басуында да күзәтелде һәм өлгергән борчакны җыйганда техника басу аркылысына эшләде, ягъни эзгә аркылы йөреп җыелды. Әлбәттә, болай эшләү югалтуларны киметергә ярдәм итте.
Әйтергә кирәк, кытай борчагы чәчүдә “Нерал-Буздяк” җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштыру очраклы түгел һәм аны реклама рәвешендә кабул итәргә дә кирәкми. Биредә бу культураны үстерүдә бай тәҗрибә бар. Кирәкле техника җитәрлек тупланган. Республика җитәкчелеге маржиналь культуралар мәйданын арттыру бурычы куя икән, кытай борчагы да чәчү структурасында лаеклы урын алырга тиеш, дигән фикердә мин.
Билгеле, кузаклы культуралар аз чәчелми республикада. Борчак, нут борчагы, кәрешкә (вика), башкалары бар. Аларны җыеп алганнан соң дымлылыкны 14-15 процентка калдырып киптерергә һәм сакларга була. Ә кытай борчагына, майлы культура буларак, мондый технология ярамый. Аны җыеп алып башка чүпле үсентеләр катнашмасыннан аерып тазартканнан соң дымлылыкны 10-12 проценттан арттырырга ярамый. Югарыда телгә алынган хуҗалыкта шушы максатта орлык тазарту-чистарту комплексы төзеделәр.
Саннар телендә. Башка басу культуралары белән чагыштырганда кытай борчагы орлыгына ихтыяҗ һәм бәяләр елдан-ел арта. Быел аның тоннасы уртача 25-30 мең сум тәшкил итте. Кытай борчагыннан соң чәчелгән бодай уңышы 17-25 процентка, ә аксым микъдаре 4-5 процентка арта. Мал азыгы хәзерләүдә 1 тонна соя май һәм аксым энергиясе исәбенә 10 тонна фураж бодаен алыштыра.
Кытай борчагын орлыкка үстерүнең перспективасы зур дип исәплим. Сөт продукциясен арттыруда, ит эшләнмәләрен аксым белән баетуда, икмәк һәм кондитер эшләнмәләре җитештерүдә, шулай ук, спорт белән шөгыльләнүче балалар өчен һәм функциональ туклану продукциясе җитештерүдә соя экологик яктан таза һәм ышанычлы азык булып тора. Башкортстанда кытай борчагын үстерү өчен табигый шартлар да уңайлы һәм тәҗрибә хуҗалыгы да бар.
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры.