Фаил Әлтәпов аны өч яшеннән өйрәнә һәм камилләштерү өчен атна саен авылына кайта
Башкортстанда соңгы елларда елкычылыкны, ат спортын үстерү юнәлешендә зур адым ясалды. Халкыбызның милли традицияләренә нигезләнгән яшәешен тергезүдә республикада кабул ителгән елкычылыкны үстерү программасы да мөһим этәргеч булды. Ә Башкорт дәүләт аграр университетының тармак өчен белгечләр әзерләве, урындагы токымчылык эшен яхшыртудагы фәнни-методик тәкъдимнәре моңа кадәр тармакта булган проблемаларны да кузгатып җибәрде. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта республика хуҗалыкларында 112 мең баштан артык ат исәпләнә. Аның ит һәм кымыз җитештерү юнәлешендәгесе күбрәк. Шунысы куанычлы, атлы спорт, медицина-савыктыру юнәлешенә караганнары да елдан-ел арта.
Әлбәттә, Башкортстанны ат яратучылар төбәге итеп танытучылар – ил, дөнья күләмендәге бәйге-конкурсларда катнашып җиңү яулаган осталар. Шуларның берсе – Илеш егете, Башкорт дәүләт аграр университеты студенты, ярышлар чемпионы Фаил Әлтәпов.
Фаил Әлтәпов Илеш районының 300гә якын йортлы Теләкәй авылыннан. Тыйнак егетнең ат чабышларында берничә тапкыр чемпион булуын белгәч, иркенләп сөйлә-шер өчен редакциягә чакырдым. Сөйләшкән вакытка килмәде. Ә күптән түгел балкып килеп керде. Сүзендә тормавының сәбәбе дә акланырлык булган. Ай ярым эчендә берничә бәйгедә катнашып, “Размашка” кушаматлы аты белән призлы урыннар яулап кайткан. Югары Яркәй сабантуенда чабыш атлары арасында беренче урынга лаек була, Чакмагышта узган бәйгедә өченче урын ала. Татарстанның Сарман районына авыл бәйрәменә чакыралар. Анда хәллерәк күрен-гән, зур исемнәр алган чабыш атлары да була. Аларның хуҗалары – бай инвесторлар Башкортстаннан килгән егеткә икеләнеп карый, янәсе, юкка тырышасың.
– Җиңүгә максат куйганда үзеңнән бигрәк, атыңны әзерләргә кирәк, – ди Фаил. – Татарстанга килгәч тә “Размашка”мның йөрәк ярсуын тойдым. Чапканда аның белән бергә сулыш алабыз кебек тоелды. Атка атланып чаба белү генә җиңү китерми. Ул да синең максатыңны тоярга, уйларыңны аңларга тиеш. Сарманда без булдырдык һәм өченче урын яуладык. Башкортстан вәкиле булуым да җиңүгә этәргеч бирде. Җиңү – республиканы данлау да бит!
“Атадан күргән – ук юнган”, ди халык мәкале. Фаилгә дә “ат җене” әтисеннән күчкән. Әтисе Фәнил дә ун яше тулганда инде иярдә курыкмыйча, үзаллы йөргән. Теләкәй авылы чигендәге янгын сагында торучылар депосын күпләр хәтерли торгандыр. Элек, техника җитешмәгәндә, янгын сүндерүчеләрнең үз аты булган. Аларны хуҗалыктагы башка бер эшкә дә җәлеп итмәгәннәр. Ә атлар хуҗасы Хәкимҗан абый белән уртак телне тиз таба Фәнил. 1980 елларга кадәр ул башкалар күзенә күренми генә шул янгын хезмәтендәге атларны “урлап” чаптыра башлый.
– Күрәсең, әтием мине бәләкәйдән атлар белән дуслаштырырга теләгәндер, – ди Фаил. – 3-4 яшьләр булгандыр, “Пучанка” яланында атка атландырып, берүземне генә өебез ягына таба җибәрә иде. Курыкканымны хәтерләмим. Әтине ферма мөдире итеп тәгаенләделәр. Аның “Карина” кушаматлы аты бар иде. Анысы балачактагы чыныгуларны ныгытты. Инде 10-12 ел аттан аерылганым юк. Бәйгеләрдә катнашкан атлар саны гына унбиштән арта. Берсенең дә исемен онытмыйм.
Фаил Әлтәпов Югары Яркәйдәге һөнәрчелек лицеен тәмамлагач, ике дә уйлап тормыйча, Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керә. Биотехнология-ветеринар медицина факультетын сайла-вының да сере бар – югары белем алганнан соң, туган районына эшкә кайту. Илеш районы елкычылык, ат спорты буенча республикада үрнәкле-ләр исемлегендә. Теләкәй егетенең максаты тагын да зуррак – биредә ул токымлы ат үрчетүне, ат спортын үсте-рүне район күләмендә күтә-рергә тели. Үзе кебек амбициоз карашлы егетләр белән аралаша, яшьлектәге “йөгәнсез хыялларын” тормышка ашыру өчен ниндидер планнар кора. Әлегә югары уку йортында үзе сайлаган һөнәр серләрен өйрәнә. Аграр университетта да “ат җене” кагылган преподавательләрнең күп булуы аны тагы да дәртләндереп җибәргән. “Акбузат” ипподромы белән хез-мәттәшлек итү булачак яшь белгечләргә гамәли күнекмәләрне ныгытырга булышлык итә. Әлеге вакытта биредә югары уку йортыннан дистә-ләрчә егет һәм кыз шөгыль-ләнә.
– Башкалага килеп укый башлавыма бер ел да үтмәде, инде егермедән артык төрле дәрәҗәдәге ат ярышларында катнашырга өлгердем, – ди Фаил. – Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Уфада узган бәйгеләр аеруча җимешле булды. Дө-ресен әйткәндә, әлегә призлы урын алу максатыннан бигрәк, башкалардагы яңалык-тәҗри-бәләр күбрәк кызыксындыра. Мин аларны бөртекләп дигән-дәй өйрәнәм. Диплом алып туган якка кайткач, барысы да кирәк булачак.
Университетта бергә белем алган дуслары Фаилнең атна саен туган Теләкәенә ашкынуына башта аптырый иде. Башкаланы калдырып, ял саен кайтуының сере дә авылда көтеп торучы атка бәйле булуын соңыннан гына аңлады алар. Сагынып, якын дустын юксынгандай ашкынып кайта Фаил. Мондый тугрылыкка беркайчан да хыянәт итеп булмый.
* Республикада елкычылыкны үстерүгә 2019 елда Хөкүмәт тарафыннан 100 миллион сум акча бүленә.
* Быелдан башлап кымыз җитештерү һәм аны сату белән бәйле чыгымнарга, шулай ук, атларны ипподромнарда сынау һәм токымлы ат сатып алуга субсидияләр биреләчәк.
* Дәүләт программасы кысаларында “2018-20 елларда Башкортстан Республикасында елкычылыкны үстерү” ярдәмче программасы эшли. Аны тормышка ашыруга бәйле чараларга 1,057 миллиард сум акча каралган.
* Төрле милек формасына караган хуҗалыклардагы атлар саны 2019 ел башына — 112,2 баш булса, быел аны — 122 меңгә, 2020 елга 122,5 мең башка җиткерү бурычы куелды.
* Башкортстан атлар саны буенча Русиядә лидерлар исемлегендә.
* Русиядә тулай җитештерелгән кымызның 45 проценты — Башкортстан өлеше.
* Республикада төрле токымлы атлар үрчетү белән 15 токымчылык оешмасы шөгыльләнә.
* Елкычылыкны үстерү буенча кече программада тармакның рентабельлелеген 14,* проценттан 33,1 процентка җиткерү бурычы куелды.
* Галимнәр фикеренчә, әлеге атларның иң борынгы “бабалары” уртача эт зурлыгында булган һәм моннан 50 миллион ел элек планетаны каплап алган калын урманнарда яшәгән.
* Атны беренче тапкыр кеше хәзерге Казахстан җирләрендә иярләгән.
* Дөньядагы иң бәләкәй атның буе 44,5 сантиметрдан артмаган.
tАтларның уртача гомер озынлыгы — 25-30 ел.
* Атлар кеше тавышындагы эмоцияне тоя.
* Ат тоякларының тагын бер функциясе бар. Ат җиргә баскан саен тояклар кан тамырлары буйлап канны югарыга таба куучы насос ролен дә үти.
tПланетадагы ике дистәдән артык милләт халкы атларны изге җан буларак кабул итә.
* Атлар фотография-дәге һәм картинадагы башка атларны танырга сәләтле.
* Дөньяда, кыргыйларын да исәпләп, 60 миллион баш чамасы ат исәпләнә.
* Атларның хәтере бик яхшы. Алар үзләрен үпкәләткән кешеләрне дә, дусларын да гомере буе онытмый.
* Җайдаклы килеш иң биеккә сикерүче ат рәсми рәвештә 1949 елда теркәлгән. Күрсәткеч 2 метр 47 сантиметрга җиткән.