Рапс игүчеләр белән умартачылар арасындагы каршылыкка ничек нокта куярга?
Соңгы вакытта матбугатта бал кортларының күпләп үлүе турындагы хәбәрләр җәмәгатьчелектә кызу бәхәсләр уятты. Халыкара “Апимондия” конгрессына әзерләнүче Башкортстан өчен бу хәл бигрәк тә хәвефле. Умартачылар арасында бал кортлары үлеменә сәбәпче булган рапс культурасы мәйданнарын киметергә кирәк, дигән фикер белдерүчеләр дә бар.
Гәрчә, монда сүз һич тә басу культурасы турында түгел, ә аны эшкәртүдә кулланылган пестицидлар турында барырга тиеш. Гомумән, рапс культурасының республика хуҗалыклары өчен файдасы нәрсәдә? Бал кортлары үлеменә юл куймыйча рапс мәйданнарын арттыру өчен ничек эшләргә кирәк һәм бу юнәлештә нинди тәҗрибә бар?
Шушы һәм башка сораулар белән без рапс культурасын игү буенча белгечкә — Башкорт дәүләт аграр университетының туфракны өйрәнү, ботаника һәм үсемлекләр селекциясе кафедрасы профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рәзит Нурлыгаяновка мөрәҗәгать иттек.
Илебездә һәр яңалык гадәттә, бәхәсләр, кайбердә каршылыклар белән юл яра. Бу табигый хәл. Рапс үстерү белән дә шундый ук проблемалар. Аны игә башлау тарихыннан алып, ил хакимнәре карашы бертөрле генә булмады. Билгеле француз ботанигы һәм сортлар сынаучысы Альфонс Декандоль ХIХ гасырда ук әлеге үсемлекнең 4 мең еллар элек үк үстерелә башлавы турында язган. Әлбәттә, аңа майлы культура буларак өстенлек биргәннәр. Рапс мае шул заманнарда бүлмәләрне яктыртуда, сабын пешерүдә һәм парфюмериядә, шулай ук, еллар үтү белән дизель двигательләренә ягулык, механизмнарны майлау өчен кулланылган.
Бүген дә рапс мае үзенең өстенлекле яклары белән куллануда мөһимлеген арттыра бара. Аны биодизель сыйфатында да, азык сәнәгатендә дә киң кулланалар. Әйтергә кирәк, көнбатыш Европа, Азия — Тын океан төбәгенә караган илләрдә дә рапс нигезендәге биодизельгә күчәләр. Аның экологик өстенлеге бар — янганда углекислый газ һәм су парлары бүленеп чыга. Ә инде табигый углеводлар янганда тере организм өчен зыянлы газлар бүленә. Биоягулык җитештерүгә өстенлек бирүче-ләр һәм табигый углеводлар хуҗалары белән булган каршылыкларның сәбәбе дә соң-гыларының сәүдә базарын югалтуга бәйле проблемаларга кайтып кала. Кызганычка каршы, дөньяда, илдә рапс мәйданнары кимүнең төп сәбәпләренең берсе — эре бизнес хуҗалары белән булган шушы каршылыкларда.
Мәгълүм булуынча, рапс чәчәгенең 70 проценты үзаллы серкәләнә, калган 30 процент өлеше бал кортлары эшчәнлегенә бәйле. Шуның өчен дә ул баллы культура дип йөртелә. Чыганакларга караганда, зур булмаган рапс басуының да 30-100 килограмм бал бирүе мөмкин. Аннары, бу культураның иртә, уртача һәм соң өлгерә торган сортлары бар. Чәчү вакытына килгәндә, бу эш бер айга якын да дәвам итүе бар. Рапс чәчелгәннең 40нчы көнендә чәчкә ата башлый. Гадәттә мондый “алтын басу” матурлыгы 15 июньнән 20 июльгә кадәр дәвам итә. Шуңа күрә, умартачылар телиме-юкмы, бал кортлары беркайчан да мондый хозурлыкны урап очмаячак.
Плантацияләрне эшкәртү турында сүз алып барганда, әлеге культураның 80гә якын чир һәр корткычлардан зыян күрүен дә истән чыгармаска кирәк. Аннан башка чүп үлән-нәре дә җитәрлек. Рапс үсен-теләренә 40тан артык бөҗәк турыдан-туры үлемечле куркыныч тудыра. Алардан бары тик химик препаратлар кулланып кына котылып була. Аларның кайберләре үсентедә беренче яфраклар күренү белән барлыкка килә һәм уңышны җыеп алганчыга кадәр яшәргә сәләтле. Шуңа күрә, рапсны пестицидлар белән җәй дәвамында берничә тапкыр эшкәртергә кирәк.
Шәхси фикер буларак шуны да ассызыкларга телим: Башкортстан 2021 елда узачак халыкара “Апимондия” конгрессына әзерләнә. Бал кортлары үлеме белән бәйле шау-шуның әлеге мәртәбәле чара-ның Башкортстанда үткәре-лүенә көнчел караучылар “тырышлыгы” белән оештырылуы да ихтимал. Чөнки, шул ук химик препаратлар элекке елларда да кулланыла иде, ләкин, мондый “сюрпризлар” булмады шикелле.
Миңа еш кына рапсны зур мәйданнарда үстерүче аграр хуҗалык башлыклары белән очрашырга туры килә. Беренче ел гына шөгыльләнми алар. Тулай керемнең 30-40 проценты рапс үстерүгә бәйле булганнары да аз түгел. Тотрыклы хезмәт хакы, эш урыннары дигән сүз. Шуңа күрә мин рапс үстерүгә игътибарны арттыручы хуҗалыклар тырышлыгын яхшы бәялим.
Аннары, басучылыкта агулы химикатларны куллану кагыйдәләре бар. Умартачылык турында закон эшли. Мәсәлән, “Илеш МТСы” җәм-гыятендә корткычларга, чүп үләннәренә һәм төрле чирләр-гә каршы көрәшүдә эшнең ничек оештырылуын мисал итеп китерергә телим. Биредә чәчү әйләнеше махсус рәвештә рапс культурасын исәпкә алып эшләнгән. Ул чиста пар — рапс — бодай һәм арпа куль-тураларының чиратлаштырып чәче-лүе. Бәлки, республикада мондый чәчү әйләнеше башкача юктыр да.
Биредә чиста пар әзерләүгә мөһим игътибар бирелә. Арытаба технология чылбырының ничек дәвам иткәне турында сөйләп тормыйм. Иң мөһиме — җаваплылык һәм технологиянең төгәл үтәлүе. МТСның чәчүлекләрне эшкәртүдә дөньяда билгеле җитеште-рүчеләр тәкъдим иткән техника белән эш итүе дә игътибарга лаек...
Минемчә “кара исемлек”кә керүче хуҗалыклар рапс плантацияләрен иртә таңнан яисә төнге сәгатьләрдә химик эшкәрткән булса, тавыш-гауга чыкмас та иде. Заманча сип-терү җиһазлары эшне төнлә башкару мөмкинлеге дә бирә. Мәсәлән,“Туман-2” үзйөрешле сиптергеч агрегатында, навигация кулланыла. Ул бик нәтиҗәле эшли. Кызганычка каршы, күпчелек хуҗалыкларда рапсны һаман да көн яктысында химик эшкәртү өс-тенлек алган. Бигрәк тә урта һәм вак фермер хуҗалыклары рапс үстерүдә таләп ителгән техника-җиһазлар сатып алуга акча тотынырга ашыкмый. Ул чагында бу эшнең башкару тәртибен белүче махсуслашкан оешмаларга, малтабарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ике төп шартны истә тоту мөһим. Хезмәт күрсәтүче механикалашты-рылган отрядлар, гадәттә, тәүлек әйләнәсенә эшләргә тырыша. Чөнки, аларга башкарылган эш күләме һәм түләнеләчәк акча мөһим. Рапс мәйданын химик эшкәртүче “ярдәмче”ләргә экология мәсьәләсе дә, бал кортлары язмышы да мөһим түгел. Шуңа күрә аларның эшчәнлеге ныклы контрольдә булырга тиеш. Икенче мөһим таләп — кулланылган препаратларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле, һәм үсемлекләрне химик эшкәртү максатында куллануга рөхсәте булуына игътибар итегез. Намуссыз арадашчылар еш кына билгесез фирмада җи-тештерелгән арзан бәягә шикле препаратлар да тәкъдим итә. Әгәр барлык таләпләргә дә җаваплы карасагыз, рапс та үсәр, бал кортлары үлеменә дә юл куелмас.
Башкортстанда бал кортларының күпләп үлүе, әлбәт-тә, күңелсез хәл. Әмма бүген кемнең гаепле булуын ачыклау белән беррәттән, арытаба мондый югалтуларга юл куймас өчен ничек эшләргә кирәк-леге турында да сүз алып барылырга тиеш. Беренчедән, рапс үстерүче хуҗалык басуда башкарыласы химик эшкәртү турында халыкка хәбәр итәргә тиеш. Ә менә умартачы үзе дә активлык күрсәтәме, ягъни, аграр предприятиеләр белән аралашамы, бал кортлары күчен күчереп йөртүне урындагы хакимият белән килешәме? Ә бит еш кына басу читенә искәртмичә генә урнаштырылган умарталарны хуҗалык җитәкчесе түгел, агроном да, бригадир да күрмәскә мөмкин.
Бал кортларының үлеменә рапс культурасы гына гаепле микән? Беренчедән — көнбагыш культуралары игүне тәртипкә китерәсе бар. Аның мәйданнары да елдан-ел арта. Чәчү, эшкәртү технологиясе төгәл үтәлми. Чәчү әйләнеше сакланмау аркасында, аны игүчеләр, уңышны күтәрү өчен еш кына химик чараларны, агротехнологиягә туры килмәгән препаратларны кулланалар. Нәтиҗәдә, көн-багышка кунган бал кортлары үлемечле агу ала.
Икенчедән — үсемлек-челектә майлы культурага гына түгел, ә барлык чәчүлек-ләрдә дә үсемлекләрне химик саклау препаратлары күп кулланыла башлады. Бу бигрәк тә минималь һәм туфракны “ноль”гә эшкәртү технологиясе кулланыла башлагач артты. Әлбәттә, бу алым туфрак структурасын һәм анда дымны саклап калырга булышлык итә. Ә бит җирдәге барлык корткыч шушы өске катламда сакланып кала һәм үсемлекләр үсе-шенә тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә, алардан арыну өчен кулланылган химик препаратлар корткычларга гына түгел, бал кортларына да куркыныч тудыра. Өченчедән — бал кортларына кышка азык запасы азрак калдырылган булса, алар язга хәлсезләнеп чыга. Күбесе язгы айларда ук үлә. Димәк, ветеринар хезмәт-ләр дә бал кортларының ни сәбәпле үлгәнен җентекләп тикшерергә бурычлы.
Башкортстанда рапс мәйданнарын тагын да киңәйтергә һәм бал җитештерүне бермә-бер арттырырга алшартлар яхшы. Моның өчен, беренче чиратта, умартачылар белән рапс игүчеләрнең берлеге көчле булырга тиеш. Үзара аңлашу, уртак проблемаларга бердәй караш булганда, ышанам, Башкортстанда быелгыдай күңелсез хәлләр башкача кабатланмаячак.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.