Районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Бу хакта республика вице-премьеры вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдергән.
Республиканың 20 районында корылык нәтиҗәсендә чәчүлекләр юкка чыгуы турында сигнал бар. Баймак, Хәйбулла, Куергазы һәм Зилаер районнарында хәл тагын да катлаулырак, анда басуларга корылык яный.
Узган елда гадәттән тыш хәл режимы 19 районда кертелгән иде. Бу районнарда корылык, көчле җил, койма яңгырлар, боз-борчак кебек һава торышы теркәлүе билгеле.