Федоровка районының “Азат” хуҗалыгында моңа ничек ирешелә?
Һәр гектарны тиешенчә эшкәртеп, ашлама кертеп, барлык агротехник таләпләрне дә төгәл үтәп чәчкән “Азат” хуҗалыгы басуларында, ел уңай килгәнгәдерме, быел уңыш аеруча күпереп үскән. 30 июльдә без хуҗалыкта булганда алдынгы механизатор Тәлгать Дашкин биредә ЕS-1 үзйөрешле чапкычында уҗым бодаен чаба иде.
— Үткән көндә генә көчле яңгырлар явып үтте, шуңа, солы һәм аерым басуларда уҗым бодае өлгергән булуга карамастан, комбайннарны бүгенгә турыга суктыруга кертми тордык. Иртәгәдән исә дүрт “Акрос” комбайны суктыруга чыгачак. Аларны иярләүче басу батырлары Илдар Кинҗәгулов, Айдар Усманов, Илдус һәм Илһам Әлибаевлар җирнең кибүен генә көтә. Гомумән исә, урып-җыю кампаниясендә хуҗалыкның җиде комбайны катнашачак, — диде эшләр торышы белән таныштырып, “Азат” җәмгыяте җитәкчесенең үсемлекчелек буенча урынбасары Рәфис Дашкин.
Әйтергә кирәк, 11,5 мең гектар чәчүлек мәйданнары булган “Азат” хуҗалыгы уңганнары алдында урып-җыю кампаниясендә зур эш күләме тора. Аерым алганда, уҗым бодае — 560 гектарда, сабанашлык — 2660 гектарда, арпа — 1000 гектарда, солы — 300 гектарда үстерелгән. Янә дә 2100 гектарны көнбагыш били. Әлегә эш башланып кына тора. Без килгәндә уҗым бодае 100 гектар чамасы мәйданда гына чабылган иде.
— Язын көннәр кинәт суытып, туңдыру сәбәпле, менә бу басуны бозып чәчәргә туры килде. Ялгышмаганбыз. Инде бүген үк биредә башаклар бармак калынлык. Август ахырына өлгерү вакытына исә алар тагы да тулышачак. Гомумән, бу басудан гектар төшеме 30 центнердан да аз булмас дип уйлыйм, ә андый басулар исә бездә күпчелекне тәшкил итә, — диде яңа уңышка зур өметләр баглап Рәфис Сәетгәрәй улы.
Һава шартлары уңай торганда “Азат” хуҗалыгы уңганнары бөртеклеләр урагын сентябрь башына төгәлләргә ниятли. Эшләре — уң, уңышлары мул булсын, дип телик аларга. Хәерле сәгатьтә!