+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
13 август 2019, 12:39

Гектарыннан - 37 центнер уңыш!

Республика авыл хезмәтчәннәре алдында 1,7 миллион гектарда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора.

Республика авыл хезмәтчәннәре алдында 1,7 миллион гектарда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора.
Корылыктан интеккән Урал аръягы районнарыннан тыш, башка урыннарда сабан ашлыгының торышы яхшы. Бу хакта бүгенге киңәшмәдә Хөкүмәт вице-премьеры вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде.
—Быел без 3 миллион тонна бөртеклеләр уңышы көтәбез, 1,3 миллион тонна көнбагыш, 850 мең тонна бәрәңге, 320 мең тонна яшелчә, 50-60 мең тонна рапс һәм горчица җыеп алырга планлаштырабыз. Әле 183,5 мең тонна ашлык суктырып аланган. Уңыш гектарыннан уртача 22,1 центнер тәшкил итә , — диде ул.
Чакмагыш, һәрвакыттагыча, алда бара, анда игенчеләр гектарыннан 37 центнер ашлык суктырып ала. Әмма начар һава шартлары басу батырларына эшләрне тиешенчә җәелдерергә форсат бирми. Мондый шартларда өстәмә комбайннарга мохтаҗлык туа.
Әле республикада 3634 комбайн исәпләнә. Соңгы елда гына да аграрийлар 1294 данә авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган.
Читайте нас