Фермер хуҗалыгы басуларында шепкән культурасы быел 330 гектар мәйданда үстерелгән
Июльнең соңгы көнендә Федоровка районының Балыклы авылындагы Насыйровлар фермер хуҗалыгында без булганда биредә тулы куәтенә шепкән чабалар иде.
– Әлеге культураны беренче ел гына үстермибез, быел ул 330 гектарны били. Гектар куәте начар түгел, 14 центнер биргән урыннар да бар. Әмма бөтен мәйданнардан да уңышны җыеп алмыйча, уртача гектар төшемен төгәл генә итеп әйтеп булмый. Әле 110 гектар мәйданда шепкән суктырасы бар, – диде урып-җыю эшләре барышы белән таныштырып, “Насыйров” фермер хуҗалыгына нигез салучы гаилә башлыгы Салават Флүр улы.
Салават Насыйров белдерүенчә, әлеге майлы культураны сатуга бәйле бернинди дә авырлык юк икән.
– Белүемчә, шепкәнне авиация ягулыгы җитештерү-дә файдаланалар. Былтыр уңышны кырып-себереп диярлек алып китүчеләр быел да аңа карата кызыксыну белдерә. Без шулай ук 132 гектарда җитен, 190 гектарда нут борчагы үстерәбез. Аларга да сорау зур булырга охшаган, – дип аңлатма бирде фермер.
Яңа культуралардан тыш хуҗалыкта традицион игенчелек тә нәтиҗәле үсешә. Аерым алганда, 345 гектарны – уҗым бодае, 600 гектарны – солы, 600 гектарны көнбагыш били. Сабанашлык мәйданнары да ярыйсы гына.
– Бездә тәртип шулай: басуда фәкать ялланган бер “Вектор” комбайны эшли. Әле ул, күрүегезчә, шепкән басуында. Анда эшләрне тәмамлаганнан соң, уҗым бодае өлгерүгә, шул басуларга керәчәк. Аннары инде нут борчагы да җитешә. Гадәттә, без эшләрне шушы рәвешле алып барып, елның-елында бөртеклеләр урагын сентябрьнең тәүге ун көнендә тәмамлыйбыз. Дөрес, барлык культуралар бер вакыттарак өлгергән елларда өстәмә техника да ялларга туры килә, – ди Салават Насыйров.
Без килгәндә шепкән басуында мәһабәт “Вектор-410” комбайнында Фәнис Каһарманов эшли иде. Сменалап аны әлеге фермер хуҗалыгы җитәкчесе Булат Салават улы үзе алыштыра икән. Гомумән, хуҗалык эшендә аның яшь гаиләсеннән, энесе, җиденче сыйныф укучысы Исламнан алып, һәркем катнаша. Мәсәлән, Исламны биредә “гаиләдәге иң төп кымызчы” дип атыйлар. Эш шунда, әнисе Римма ханымның кул осталыгы белән һәм иң җитди контроле астында җитештерелеп, бер литрлы шешәләргә тутырылган кымызны машинага төяү яисә авылдагы кибеткә ташу, нигездә, аңа йөкләтелә. Ә ул биредә җәйге чорда азмы-күпме тәүлегенә 80-100 литр җитештерелә.
– Безнең кымыз бар яклап та табигый, шуның белән алдырабыз да. Әле менә көн саен 40-50 литр кымызны Мәләвез районындагы кибеткә илтәбез. Сорау зур. Эш болай барса, сихәтле продукцияне тагы да күбрәк җитештерү мөмкинлеге дә бар, – ди Салават Флүр улы.
Әлеге вакытта фермер хуҗалыгында 120 баштан күбрәк ат асрала. 30 бия савуга куелган. Киләчәктә алар санын тагы да арттырып, елкычылыктан тыш, сыер маллары үстерү белән дә ныклап шөгыльләнергә исәп тоталар.
– Монысы – тулысынча улым Булат Насыйровның стратегиясе. Фермер хуҗалыгы җитәкчесе буларак, ул алдагы чорда ит терлекчелеге белән шөгыльләнүне дә төп өстенлек итеп билгеләде. Әлеге вакытта ит токымлы 15 тана, аларны каплату өчен шундый ук нәсел үгезе кайтарылды. Чиратта тагын 12 баш тана алабыз дип торабыз. Максат – киләчәктә кымыз җитештереп сату белән генә чикләнмичә, үзебезнең ит продукциясен дә сәүдәгә чыгару, – ди Салават Насыйров.
Әйтергә кирәк, хуҗалыкта моның өчен тиешле матди-техник база әзерләнә дә инде. Әлеге эшчәнлек өчен лицензия, тиешле документлар юллау да баш бәласенә әйләнмәс, дигән ышанычта Насыйровлар. Аның каравы, әле “Насыйров” фермер хуҗалыгында 15 кеше даими нигездә эшләсә, производство куәтләре киңәйгәннән соң эш урыннары тагы да артачак. Ә монысы инде, беренче чиратта, Балыклы авылы халкы өчен сөенечле вакыйга булачак, чөнки алар соңгы елларда күпчелек нәкъ әлеге социаль җаваплы фермерларга йөз тотып яши, аның йөзендә терәк-таяныч таба. Шуңа да игелекле һәм булдыклы Насыйровларның фермер хуҗалыгына барлык башлангычларында да уңышлар гына юлдаш булсын дигән теләктә калыйк.
Агымдагы елда Башкортстан аграрийлары 3 миллион тонна ашлык җыеп алуга исәп тота. Бу хакта сишәмбе көнне республика җитәкчесе Радий Хәбиров рәислегендә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә вице-премьер вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде.
Басу батырлары алдында җәмгысы 1,7 миллион гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора. Әлеге вакытта 252 мең гектарда үстерелгән уҗым ашлыгының 33 проценты суктырылган. 184 мең тонна яңа уңыш тупланган, уртача гектар куәте 22,1 центнер тәшкил итә.
Сабанашлыгы һәм бөртекле-кузаклы культуралар исә 62,1 мең гектар мәйданда чабылган, алардан 105,4 мең тонна ашлык суктырылган. Язгы культураларның һәр гектары уртача 18,8 центнер төшем бирә.
Илшат Фазрахманов белдерүенчә, республикада тупланган комбайннар паркы тәүлегенә 65 мең гектарда эш башкару мөмкинлеге бирә. Бу җәһәттән ел башыннан гына 100дән артык яңа һәм ремонт предприятиеләрендә модернизацияләнгән 40 комбайн кайтарылган. Һава шартларының тотрыксыз булуы һәм авыл хуҗалыгы культураларының тигез өлгермәве генә әлегә урып-җыю эшләрен тулы куәткә җәелдерү мөмкинлеге бирми. Шул ук вакытта, көннәр утырып, эш ашыктырган очракта урып-җыю кампаниясенә машина-технология станцияләреннән өстәмә – 165 һәм шәхси оешмалардан 50 комбайнны җәлеп итү дә карала.