+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 август 2019, 03:52

Ашлык җиңел бирелми

Бүздәк районында урып-җыю эшләре катлаулы шартларда башланып китте

Бүздәк районында урып-җыю эшләре катлаулы шартларда башланып китте


Һава шартларына бәйле, басу эшләре киң колач ала алмый торды. Авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматларыннан күренүенчә, августның тәүге ункөнлегендә бөртеклеләр урып-җыюны җиде хуҗалык кына алып бара иде, калганнарында эш тоткарланды.


“Кыдаш” хуҗалыгында иртә бөртеклеләр урагына башка еллардан шактый соңлап, 26 июльдә генә төшкәннәр – бу көнне эспарцет үләне суктырыла башлаган. Уҗым культураларыннан арыш 500 гектарда үстерелгән. Уңышны югалтуларсыз җыю өчен хуҗалыкта техник мөмкинлекләр җитәрлек. Атап әйткәндә, игеннәрне тезмә­ләргә салуга югары җитештерүчәнле 3 агрегат әзерләнгән. Аларга идарә итүче механизаторлар Тәлгать Кашапов, Фәнзил Мөхәммәтгәрәев һәм Гали Хәлиуллин бай тәҗрибәле игенчеләр санала. Тезмәләрне суктыруны исә 5 комбайн алып бара. Шунысы үзенчәлекле, хуҗа­лыкта искергән техниканы сатып, алмашка яңаларын алуны максатка ярашлы саныйлар. Монда инде өстенлек Русия заводларының күптән сыналган “Ростсельмаш” комбайннарының “Акрос” маркалы­сына бирелә. Фидакарь хезмәте белән район һәм республика күләмендә танылган игенче Руслан Гәрәев, мәсәлән, быелгы уракка күптән түгел генә кайтарылган “Акрос-550” комбайнында чыкты. Басу остасы быел да сынатмый, ярышта алда бара. Аның үрнәгендә комбайнчылар Раил Галләмов, Фәнзил Асылгәрәев та югары нәтиҗәләргә ирешә.

Әмма, кем әйтмешли, табигать­тән узып булмый. Басуларда эш чәме кызган мәлдә генә көн бозылып, яңгыр эшкә комачаулык тудыра. Ә бит хуҗалыкта бөртек­леләрне генә 2300 гектарда җыеп аласы бар. Уҗым культураларыннан тыш арпа, бодай зур гына мәйдан­нарда үстерелгән, боларга маржиналь культуралардан 500 гектарда чәчелгән рапс, 100 гектарлы горчица да өстәлә.

Сүз дә юк, һава шартларының көйсезлегенә каршы торырлык юллар табар “Кыдаш” игенчеләре. Бу очракта алгы планга урып-җыю эшләрен нәтиҗәле оештыру чыга. Техник мөмкинлекләр ягыннан караганда, хуҗалык уракка яхшы әзерлектә килгән, урып-җыю конвейерының көйле эшләвен тәүге көннәр дә күрсәтте. Ындыр табагында ашлыкны кабул итүгә бар да әзер иде.
Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Бүздәк районы.
Читайте нас