Борай районында урып-җыю эшләре кызганнан-кыза
Быелгы җәй игенчеләр алдына авыр сынаулар куйды: чәчүдән соң яңгырлар аз яуса, урак чоры җиткәч, киресенчә, көн саен диярлек явым-төшем күзәтелә. Шуңа карамастан, Борай районы игенчеләре сынатмый, аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.
Борайга сәфәребез барышында районның иң зур хуҗалыкларыннан берсе булган “Урожай”га кагылып чыктык. 140 гектарлы арпа басуында эшнең иң кызган мәле иде.
– “Саша” сортлы арпа үстердек, – ди “Нива-эффект” комбайнына идарә итүче Илшат Даутов. – Уңыш гектарыннан 23-25 центнер чыга.
Икенче “Нива-эффект” комбайны штурвалы артындагы Ринат Маннанов та, хезмәттәше кебек, 15нче ел уракта катнаша. Техникаларын яхшы әзерләгән алар, шуңа ватылып ятып, алтынга тиң вакытны әрәм итми – иртә таңнан шәфәкъ нуры сүнгәнче эш белән мәшгуль. “Полесье” комбайнына идарә итүче Рәфил Хамматов исә быел да “Урак батыры” дигән мактаулы исемне беркемгә дә бирмәскә тырыша.
– Көненә ике тапкыр – күчмә ашханә һәм заправка машинасы килгәндә генә беразга тукталабыз. Тир түгеп үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз амбарларга кайтарыр өчен һәр минутның кадерен белергә тырышабыз, – ди комбайнчылар.
Ашлыкны амбарга ташуда “ЗиЛ” машинасы водителе Айдар Низамов алдынгылар сафында. Чәчүдә ул орлык төяүдә эшләсә, кышын вахта автобусы белән савучыларны, механизаторларны йөртә. Гомумән, биредә тотрыклы коллектив, игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә үз һөнәренең осталары тупланган.
– Урожай”ның барлыгы 5160 гектар җире бар, шуның 3741 гектары – чәчүлекләр, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев. – 455 гектарда – арыш, 1800 гектарда – бодай, 379 гектарда – арпа, 405 гектарда – солы, 700 гектарда вика үстерделәр.
Хәлил Ислам улы әйтүенчә, быел “Урожай” хуҗалыгы арыш культурасын яңарту максатында “Памяти Кунакбаева” элита сортлы орлык сатып алган. Әлеге вакытта аны чәчәләр.
Ашлык артык дымлы булу сәбәпле, келәтләргә салганчы, аны яхшылап киптерү таләп ителә. Бу җәһәттән аларның заманча ашлык киптерү комплексы бар. Аның ярдәмендә ашлыкны фуражга да, орлыкка салырга да әзерләп була.
Борай игенчеләре алдында урып-җыюны 29 мең 200 гектар мәйданда башкару бурычы тора. Район буенча арпаның уңышы гектарыннан 23-25 центнер, солыныкы – 20, борчакныкы 17, арышныкы 15 центнер тәшкил итә.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.