Ул тиздән республика кибетләренә чыгарылачак.
Быел бәрәңге уңды, шөкер. Ләкин белгечләр аның вируссызына, пробиркада үстерелгәненә өстенлек бирергә тәкъдим итә.
Башкортстан селекционерлары бу проект өстендә өч ел эшли. Тиздән шундый элита сортлы бәрәңгеләр махсус кибетләрдә сатыла башлаячак.
Мондый бәрәңге яңгырга да, эссегә дә бирешми. Озак саклана, каралмый һәм, белгечләр әйтүенчә, бик тәмле. Туфракка вакытында ашлама кертеп торганда, шулай була.
Ел саен бер үк төрле бәрәңгене утыртканда ул файдалы сыйфатларын югалта, еш чирли. Яңа методика аларны вируслардан сакларга мөмкинлек бирәчәк. Бакчачылар мондый үсемлекләр белән нык кызыксына икән. Ә менә эре хуҗалыклар әлегә заказлар бирми. Ә бит бу сортлар республика басуларында бик яхшы үсәчәк, ди белгечләр.