Төньяк районнарда нинди культура игү отышлырак һәм ни өчен?
Тәтешле районының “Агро-Танып” хуҗалыгында төньяк урман-дала зонасы хуҗалыклары өчен “Басу көне-2019” чарасы оештырылды. Анда әлеге зонаның үсемлекчелек тармагы үсеше перспективалары турында фикер алыштылар. Андагы сөйләшүләрдән чыгып, әлеге тармак үсешенә бәйле аерым гыйльми карашларым һәм фикерләрем белән уртаклашмакчымын.
Төньяк урман-дала зонасы Башкортстанның 14 муниципаль районын үз эченә ала. Ул әйдәүче авыл хуҗалыгы зоналарыннан туфрак-климат үзенчәлекләре буенча шактый аерылып тора. Биредә, нигездә, составында гумус аз, әчкелтем, соры урман туфрагы. Вегетация чоры 10-15 көнгә кыскарак. Мондый шартларда авыл хуҗалыгы җитештерүен алып бару җиңел түгел. Шулай да зона, нигездә, авыл хуҗалыгы юнәлешен ала. Биредә үсемлекчелек тармагын үстерүнең һәм авыл хуҗалыгы культураларын сайлауның да үз үзенчәлекләре бар.
Төньяк районнар өчен сыйфатлы ашлык үстерү авырга төшә. Гадәттә, сабан бодае 5нче класслы була, ягъни фуражныкы. Урал авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Красноуфимск селекция станциясенең “Ирень” һәм “Екатерина” сортларын үстерү аерым өстенлеккә ия. Бу сортлар безнең илдә иң кыска сроклы булып санала һәм, төньяк урман-дала шартларында ашлыкның югары уңдырышлылыгын формалаштырып кына калмыйча, 3-4нче класслы җилемчә туплап та өлгерә. Кайбер хуҗалыкларда “Экадо-70” сортына өстенлек бирәләр. Зонаның югары дымлы булуы үсемлекләрнең интенсив үсү мөмкинлеген бирә, ә менә икмәк пешерү сыйфатлары җитәрлек дәрәҗәдә формалашмый һәм, нәтиҗәдә, республиканың көньяк районнары өчен интенсив төрендәге сорт биредә үзенең биологик сәләтен күрсәтә алмый, фураж ашлыгы килеп чыга, хәтта ул өлгереп җитмәскә дә мөмкин.
Үз вакытында академик Н. И. Вавилов, уҗым арышы һәм солы илнең төньяк районнарына, бу безнең республиканың төньяк урман-дала зоналарына да кагыла, бодай орлыгы белән чүп үләне кебек килгән, дип билгеләп үтте. Әлеге культуралар Урта Азиядә барлыкка килгән. Вакыт узу белән бу үсемлекләр төньяк районнарына яраклаштырылып үзләштерелә. Дымлылык югары булган җирдә туфракның әчелеге артык булуы да билгеле. Культуралы үсемлекләр туфракның кислоталылыгына төрлечә җавап бирә һәм аларның уңдырышлылыгына бәйле. Мәсәлән, бодай һәм арпа өчен оптималь кислоталы 6,2-7,2 рН белән исәпләнә. Әгәр бу күрсәткечләр туры килмәсә, әлеге культураларның уңдырышлылыгы нык кими, ә менә уҗым арышы һәм солы өчен 5,3 рН оптималь санала. Ягъни мондый туфракка известьлау үткәрмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә уҗым арышы һәм солыдан сыйфатлы ашлык алырга өйрәнергә кирәк.
Уҗым арышы бездә азык-төлек культурасы әһәмияте буенча икенче урында тора. Арыш бодаен азык-төлек һәм фураж төренә бүләләр. ГОСТка ярашлы, икмәк пешерү сыйфаты буенча арыш 4 класска бүленә. Димәк, төньяк урман-дала зоналарында арышның азык-төлек ашлыгын җитештерергә өйрәнергә кирәк.
Моннан тыш, арыш ашлыгын җыеп алуга да җаваплы карау мөһим. Гадәттә, бодай яки арпаның өлгерүе була, хуҗалыкларда арыш басуларын соңга калдырып, урып-җыюга керешәләр. Нәтиҗәдә арышның фураж төре җыеп алына.
Әйтергә кирәк, төньяк районнардагы уҗым арышын яшел масса, сенаж һәм силос кебек файдаланырга мөмкин. Гомумән алганда, бу культура дөньяда мал азыгы хәзерләүдә яшел масса өчен иң иртә чимал булып санала. Монда да азык сортларын чәчәргә кирәк. Уҗымнан сенаж һәм силосны июль азагында хзерләү мөһим, бу, шулай ук, хуҗалыкларның матди һәм хезмәт ресурсларын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.
Солы кыйммәт азык-төлек һәм фураж культурасы булып тора. Әйтергә кирәк, бүген солы мәйданнары дөньяда һәм илдә нык кыскартылды. Төньяк районнар өчен солы табышлы культура булырга тиеш. Беренче чиратта, сортларын дөрес сайларга кирәк. Солы еш кына кузаклы культуралар катнашмасында яшел масса өчен чимал сыйфатында сенаж һәм силос өчен файдаланыла. Бүген аның ашлык юнәлешендәге югары уңдырышлы сортлары чыгарылган. Мондый сортлар вегетатив массаны аз бирә, димәк, яшел массаның уңышы түбән һәм күбрәк мәйдан кирәк булачак. Әлеге проблемадан котылу өчен бу максатларда солының мал азыгы сортларын чәчәргә кирәк. Мәсәлән, “Урал 2” сортын. Ул югары вегетатив массасы белән генә түгел, уңдырышлылыгы белән дә аерылып тора. Мәсәлән, Федоровка районының Илһам Акчурин крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге сортлы солы ашлыгы уңышы узган елда гектарыннан 32 центнер тәшкил итте. Әлеге сортны төньяк районнарда гына түгел, башка зоналарда да мал азыгы өчен чәчү яхшы булачак. Моннан тыш, солының тамыры бөртекле культуралар авыруларының күп төрләрен юкка чыгарырга ярдәм итә.
Төньяк районнар үзләренең климат шартлары буенча шикәр чөгендере һәм көнбагыш кебек мөһим техник культуралар игә алмый. Көнбагыш уңышлы елларда орлык уңдырышлылыгын формалаштыра ала, әмма аларда май аз туплана.
Рапс орлыкларын хәзерләүчеләр дә орлыкларны физик авырлыгы буенча түгел, ә аларның майлылыгы буенча сатып алалар. Әлеге зона өчен дә рапс сортларын дөрес сайларга кирәк. Мәсәлән, көньяк сортлар орлыкларда май туплау гына түгел, өлгермәскә дә мөмкин. Сабанашлык рапсын яшел массага югары аксымлы азык культурасы буларак та үстерергә була. Бигрәк тә югары аксымлы культуралар чыганаклары чикләнгән төньяк районнар өчен. Чәчү әйләнешендә язгы рапс туфрактан махсус элементларны үзләштерергә сәләтле булганы өчен дә кирәк.
Әлеге зонада кузаклы культуралар чәчү дә мөһим. Алар симбиотик бүлбе бактерияләре исәбенә һава азотын үзләштерүне тәэмин итәчәк. Әмма туфракның әчелеге аркасында бу бактерияләрнең эшчәнлеге чикләнгән һәм шуңа күрә монда борчак уңышы бик югары түгел. Аның каравы, зонада әче туфракка чыдам люпин чәчәргә мөмкин, әмма бу культура мәйданнары юк диярлек дәрәҗәдә.
Төньяк районнарда кузаклылар арасыннан бердәнбер көзге культура – вика үстерергә мөмкин. Аны көзге арыш катнашмасында игәләр. Тәтешле районының кайбер хуҗалыкларында бу культураны уңышлы үстерәләр. Вика – төньяк районнар өчен генә түгел, башка районнар өчен дә перспективалы кузаклы азык культурасы. Аны уҗым бодае, тритикале катнашмасында игәргә була.
Төньяк районнарда төп силос культурасы булып көнбагыш исәпләнә. Көнбагыш силосының сыйфаты кузаклы культуралар катнашмасына бәйле булачак. Биредә “Белоснежка” сортын игү отышлы. Аны соңрак чәчсәң дә була, мәсәлән, уҗым арышын яшел азыкка һәм силоска җыеп алганнан соң.
Силос өчен кукуруз төньяк районнарда зур булмаган мәйданнарны били. Бу кырау төшү белән аңлатыла. Әлеге вакытта кукуруздан силос хәзерләү культураның вегетатив массасы исәбенә түгел, ә азыкта коры матдә җыю тенденциясе исәбенә башкарыла. Күпчелек очракта хуҗалыкларда кукуруз силосын орлык балавызы өлгергән вакытта хәзерлиләр. Бу дөрес түгел. Өлгергән кукурузны терлекләр организмнары тулысынча үзләштерми. Шуңа күрә кукуруз силосын беренче аскы яфрак кибә башлаган вакытта хәзерләргә кирәк. Бу үсемлекләргә минераль туклану элементларының тамыр системасыннан керүе туктаган дигән сигнал.
Тоташ алганда, төньяк районнарның үсемлекчелек тармагы авыл хуҗалыгы җитештерүендә әйдәүче булып кала. Аны урыннарда социаль-икътисади проблемаларны хәл итү максаты белән белгечләр әзерләү һәм җәлеп итү исәбенә фәнгә нигезләнеп үстерергә кирәк.
Башкорт дәүләт аграр университетының Туфракны өйрәнү, ботаника һәм үсемлекләр селекциясе кафедрасы
профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.