Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, биредә гектарыннан уртача 39 центнер, барлыгы 142 мең тонна уңыш җыялар.
Чакмагышлылар белән беррәттән, уңыш җыю буенча лидерлар - Стәрлетамак һәм Илеш районнары игенчеләре. Алар 137 һәм 134 мең тонна ашлык суктырган.
Төбәк буенча тулаем 1,3 миллион гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган.