Яки республикада “икенче икмәк” мәйданнары кимүгә чик куярга мөмкинме?
Тарихта борынгы кешеләрнең 14 мең ел элек үк бәрәңге белән тукланганнары турында мәгълүматлар бар. Димәк, планетада яшәүчеләр өчен ул мең еллар дәвамында ризык булып тора. Әмма европалылар аны 400 ел элек кенә игә башлаган. Киләсе елда бәрәңгенең Русия дәүләтенә кертелүенә 320 ел тулачак. Русия патшасы Петр I 1700 елда Голландиягә баргач, бер капчык бәрәңгене граф Шереметьевка күчтәнәч итеп җибәрә һәм ил төбәкләрендә чәчүне оештырырга әмер бирә. Әмма “икенче икмәк”не хәтта ачлы-туклы яшәгән крестьяннар да кабул итми. Дөресрәге, үстерә һәм куллана белми. Бары тик 1765 елда гына Русия Хөкүмәте бәрәңге үстерүнең файдалы һәм кешегә туклану өчен кирәкле булуы турында махсус карар чыгаргач кына авылларда “икенче икмәк”кә игътибар итә башлыйлар.
Болары — тарихи мәгълүматлар. Бүген илдә бәрәңге үстерү проблемалары икенчерәк юнәлештә. Әмер-фәрман белән игелмәсә дә, хәзер “икенче икмәк”кә караш үзгәрде. Ил күләмендә бәрәңге плантацияләре кимү дәвам итә. Шул ук вакытта, Мисырдан, Израильдән китерелгән бәрәңге ел әйләнәсенә сатыла. Соңгы елларда Русия әлеге культураны җитештерү күләме буенча дөньяда тәүге бишлектән төшмәде. Беренче карашка, импорт бәрәңгесенә безнең сәүдәдә урын да калмаска тиеш кебек. Эш шунда, эре сәүдә челтәрләренә товар йөзе матур булган зур партия бәрәңге сатып алып, Русиягә кертү күпкә арзангарак төшә. Әйткәндәй, экспертлар фикеренчә, илебездә үстерелгән бәрәңге орлыгының 80-90 проценты чит ил чималыннан.
Кызганыч, аларның экологик яктан ни дәрәҗәдә чиста булуына да, геннары модификацияләнүенә дә игътибар итми русиялеләр. Әгәр бәрәңге импорты киләчәктә дә үсеш белән дәвам итсә, авыл ихаталарында аны үстерүнең әһәмияте дә калмас кебек. Шундый саннарга игътибар итик. Соңгы 3-4 елда гына Русиядә шәхси хуҗалыклардагы бәрәңге бакчалары мәйданы 600 мең гектарга кимегән. Димәк, тенденция шулай дәвам итсә, ил халкының үзебездә үстерелгән бәрәңге белән тәэмин ителеше дә куркыныч астында калуы бар. Русиянең Исәп палатасы белгечләре үткәргән тикшерү нәтиҗәләрендә соңгы 10 елда крестьян хуҗалыкларында бәрәңге мәйданының 1,7 тапкырга кимүе хәбәр ителә.
Башкортстанда халыкны “икенче икмәк” белән тәэмин итүдә нинди проблемалар бар? Читтән бәрәңге кертүне киметү мөмкинлеге бармы һәм җитештерүчеләр сәүдә көндәшлегенә әзерме? Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Россельхозцентр”ның Башкортстан буенча филиалы белән берлектә үткәргән “Бәрәңге басуы көне-2019” республика фәнни-гамәли киңәшмәсендә без шушы сорауларга җавап эзләдек.
Быел республикадагы барлык категориядәге хуҗалыкларда 48,9 мең гектарда, ягъни узган елдагы күрсәткечнең 94 проценты күләмендә бәрәңге утыртылган иде. Шуның 2,3 мең гектары авыл хуҗалыгы пред-приятиеләре һәм фермер хуҗалык-лары өлеше. Республикада бәрәңгене иң зур мәйданда Стәрлетамак районының “Салават” хуҗалыгы үстерә. “Икенче икмәк” плантацияләре 250 гектарга җитә. Уфа районының “Агростан”, Күгәрчен районының “Тәвә-кән” җәмгыятьләрендә ул 165-115 гектарны били. Шулай ук, Туймазы районының “Наилә”, Миякә райо-нының “Җиһаншин В.С”, Чишмә районының “Әгъли” фермер, шәхси предприятиеләре, Уфа районының “Алексеевский”, “Шемәк” хуҗалыкла-рында да ул күпләп үстерелә.
Белешмә. Тармак министрлыгы белешмәсенә караганда, республикада яшәүче һәр кешегә елына 159 килограмм исәбеннән бәрәңге җитештерелә. Илдә кабул ителгән санитар норма буенча ул 90 килограмм каралган. “Икенче икмәк” белән тәэмин ителеш Башкортстанда 177 процент тәшкил итә.
Бәрәңге үстерү Совет заманында бик керемле иде. Шәхси хуҗалыкларга да ул табыш китерде. Гомум туклану учреждениеләре күпләп сатып алды. Планлы хуҗалык итү системасы аны ихтыяҗны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә җитештерергә булышлык итте. Ничектер, ул вакытларда кемнең күпме бәрәңге ашарга тиешлеген дә нормага салып билгеләмиләр иде шикелле. Ә хәзер сәүдә базарында бәяләр, азык-төлек кытлыгы белән бәйле проблемалар туганда, галимнәр санитар нормалар барлыгын искә төшереп тора. Дөрес, бәрәңгесез яшәп тә, көн дә аның белән генә тукланып та булмый. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы, мәсәлән, Русияне дөньяда бәрәңгене иң күп күләмдә ашаучы ил дип билгели. Һәр русиялегә ул елына 130 килограмм туры килә. Русиянең Бәрәңге җитеште-рүчеләр берлеге аны 80 килограммнан артмый дип бәяли. А. Г. Лорх исемендәге Бәрәңгечелек буенча Бөтенрусия фәнни-тикшеренү институты галимнәре, һәр русияле елына урта-ча 95-110 килограмм бәрәңге ашый, дигән нәтиҗә ясый. Күренүенчә, “норма”лар төрлечә. Ихтимал, илдәге сәяси-икътисади шартлар да безнең күпме күләмдә бәрәңге куллануыбызга йогынты ясый торгандыр.
Телгә алынган институт галимнәре борчулы фаразлар белдерә. 2020 елга шәхси хуҗалыкларда гына түгел, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында да бәрәңге мәйданнары әлегедән 8-9 процентка кадәр кимүе ихтимал. Моның сәбәбе һич тә техника җи-тешмәүгә яисә сәүдә базарындагы чит ил продукциясе белән көндәш-леккә бәйле түгел. Аграр бизнес, гомумән, бәрәңгегә ихтыяҗ кимүдән сакланырга тели. Чөнки яңа агро-технологияләр, сортлар яңача эш-ләргә өйрәнергә өлгерә алмаучыларны “кысрыклап” чыгарачак.
Мондый хәл Башкортстанда да күзәтелә. Уфа районының “Николаевская” агрофирмасы базасында узган “Бәрәңге басуы-2019” киңәшмә-сендәге чыгышында авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков “икенче икмәк”не үстерүдә элекке караштан арынырга кирәклегенә басым ясады. Кызганычка каршы, республикада “бәрәңге сәясәте” соңгы елларга кадәр үзагышына дәвам итте. Төп игътибар яңа технологияләргә, техника алуга һәм күбрәк җитештерүне дәртләндерү чараларына гына юнәлтелде. Ә әзер продукция өчен саклагычлар булдыру, иртә өлгерүче сортларын күбрәк үстерү, сәүдә-логистикадагы тәртип-ләрне өйрәнү, ничектер, читтә калды.
— Совет чорында республикада бәрәңгенең тулай җыемы 1 миллион тоннадан арта иде. Ике ел элек кенә, “икенче икмәк” басулары 90-95 мең гектар тәшкил итсә, хәзер 50 мең гектарга да җитми. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре берничә ел элек кенә 7-8 мең гектарда икте бу культураны. Быел ул өч тапкырга диярлек кимрәк. Бәлки, шул ук күләмдә үстерергә дә кирәкми торгандыр. Әмма тиз өлгерүче, вируссыз һәм сәүдәдә товар йөзе булган бәрәңгегә ихтыяҗ беркайчан да кимемәячәк, — диде үзенең чыгышында ми-нистрлыкның бүлек начальнигы Азат Мөхәммәтшин.
Республикада бәрәңге орлыгын сертификатлаштыру һәм чит илләрдән китерелгән орлыкларның урындагы шартларда ничек таралуы турында “Россельцентр”ның Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рөстәм Кирәев сөйләде. Әйткәндәй, филиал Башкортстанда бәрәңге җитештерү тармагын фәнни нигездә үстерү, яңа сортлар тәкъдим итү һәм тарату буенча зур эш башкара. Әлеге вакытта биредә берничә дистәдән артык вируска бирешми торган сортлар тәкъдим ителә. Пробиркаларда “яралган” бәрәңге бүлбеләре югары уңыш бирү белән беррәттән, үсентеләрдә булган төрле чирләргә каршы торучанлыгы белән аерылып тора. Киңәшмәдә тәҗрибә плантация-ләрендә алар белән якыннан танышу мөмкинлеге булды. Министр урынбасары Ирек Сураков, республикада бәрәңге үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен филиалның җитди тәҗрибә мәйданчыгы булуын ассызыклады.
Башкортстанда 40тан артык район бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә. “Икенче икмәк”кә ихтыяҗ юк. Кайчандыр аны спирт җитештерүчеләр, мал симертү комплекслары күпләп сатып ала иде. Кызганычка каршы, крестьян ихаталарында да бәрәңге мәйданнары кими. Малга ашатыр идең – анысы да елдан-ел кими. Сер түгел, авылда күпчелек кеше аны элекке гадәт буенча җиребез буш калмасын дип үстерә. Аннары, алыр вакыт җиткәч, нигә шулай күп утыртканына үкенә. Ихтимал, бу мәсьәлә дә дәүләт дәрәҗәсендә хәл итүне көтә торгандыр. Халыктан җыелган бәрәңгегә дә урын табарга буладыр бит. Юкса, 15-20шәр сутый җиренә бәрәңге утыртып, аны казып алырга да, сатарга да хәленнән килмәгән кешеләр нишләргә тиеш?
Белешмә. 2018 елда республикада тулай бәрәңге җыемы 869,3 мең тонна тәшкил итте. Башкортстанда бәрәңге саклагычлар куәте 43 мең тоннадан артык кабул итә алмый. Шуның 8 мең тоннасы гына заманча “климат-контроль” системасы урнаштырылган саклагычларда урын алган.
Әлбәттә, бәрәңгегә ихтыяҗ зур түгел, булганы да үзебезгә җитә дип тынычланырга ярамый. Мисырдан, Израильдән китерелгәннәре өелеп яткан хәлдә дә үстерергә, көндәшлек белән көрәшергә кирәк. Аларның матур, йомры булулары белән беррәт-тән, ни сәбәпле җир корткычлары эзе калмавы да уйландырырга тиеш сатып алучыларны. Бәлки, экологик яктан тикшергәндә сораулар туар.
Бәрәңгене үстерә беләбез. Ә менә аны саклау, төрләндерү, эшкәртү мәсьәләләре буенча чит илләрдән калышабыз. Бәрәңге продукцияләре төрлелеге белән дә мактанып булмый. Әйткәндәй, бәрәңге эшкәртүче, яңа продукция җитештерүче заводлар кирәклеге турында Русия Хөкүмәтендә дә аз фикер алышмадылар.
Белешмә. Көнбатышта җитештерелгән барлык бәрәңгенең 50 процентыннан артыграгы төрлечә эшкәртелә. Русиядә бу күрсәткеч 5 процентка да җитми.
Импорт продукциясе һәрвакыт сәясәт, аграр бизнес белән бәйле булды. Әлбәттә, чик буендагы сәүдә капкаларына “йозак” элгәндә, импорт бәрәңгесен дә киметеп булыр иде. Бөтендөнья Сәүдә оешмасы әгъзасы булып торган илләр арасында да үз җитештерүчеләренә өстенлек бирүче-ләр аз түгел. Ул чагында, аграр ху-җалыклар гына түгел, ахыры ни белән бетәсен белмичә бер бакча бәрәңге үстерүче авыл кешеләре дә аның файдасын күрәм дип үстерер иде. Республикада бәрәңге һәм яшелчә үстерүчеләр өчен дистәләрчә юнә-лештәге программалар, субсидияләр каралган. Әмма бүген авыл хуҗалыгы җитештерүе, аграр бизнес белән шөгыльләнүчеләргә төрле дәрәҗәдәге дәүләт ярдәме генә түгел, бу юнәлештәге озак елларга исәпләнгән анык аграр сәясәт булу да кирәк.