Кодаш фермерының аны үстерүдә үзе генә белгән сере бар
Флүрә һәм Илфир Фәйзуллиннар – республикабызның яшь фермерлары сафында. Бу уңган гаилә Борай районының Кодаш авылында яши. Төп шөгыльләре – кәбестә үстерү. Кодашта бүгенге көндә 130 йорт тәрә-зәсендә ут балкый, тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, мәдәният йорты, кибет эшли.
— Үзебезнең крестьян-фермер хуҗалыгын 2014 елда оештырдык, — ди гаилә башлыгы Илфир Фәгыйть улы. — Мин һөнәрем буенча мал табибы, тик менә 2008 елда авылыбызда күмәк хуҗалык таркалды, эшсез калдым. Тормыш юлдашым Флүрә исә белеме буенча юрист. Аңа да авыл җирендә эш табу мөмкин түгел иде. Икәүләшеп уйлаштык, киңәшләштек тә, ни булса, шул булыр, дип тәвәккәлләп үз эшебезне ачып җибәрергә карар иттек.
Безнең авыл халкы элек-электән яшелчәчелек белән җитди шөгыльләнә, без дә, кулыбыздан килергә тиеш дип, бакчабызда күпләп кәбестә, бәрәңге, кишер, сарымсак утырттык. Көзен җыеп алган уңышыбыз бик яхшы сатылды. Шуннан 27 гектар җир алып, яшелчә үстерү эшенә “чумдык”.
Моннан өч ел элек Фәйзуллиннар “Эш башлаучы фермер” программасы кысаларында 1,5 миллион сумлык грантка ия булган. Әлеге акча хуҗалыкла-рының матди-техник базасын ныгытуга тотынылган.
— Кәбестә утырту, корткыч бөҗәкләргә каршы агу сибү җайланмалары, пресс-җыйгыч, тырма һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы юнәттек, — ди Флүрә Рим кызы. — Тәгәрмәчле тракторларыбыз, “Газель” машинабыз бар.
Бүген инде Фәйзуллиннар аякларында нык басып торучы фермерлар. Аларның кәбестәсен халык бик яратып ала. Алар Уфа, Дүртөйле, Нефтекама шәһәр ярминкәләрендә көз саен үз продукциясен сатып бетерә. Моннан тыш, аларның яшелчәләрен Борай районы балалар бакчалары, мәктәпләр ашханәләре дә ала.
— Кәбестәнең нигездә ике сортын үстерәбез, — ди Флүрә. — Уртача өлгерә торган “Ларсия” голубцы ише ризыклар әзерләүгә бик яхшы булса, соң өлгерүче “Атрия” тозларга бик шәп. Үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар. Ярминкәләрдә алар безнең “Газель” янына зур чират булып тезелә. Кешеләргә файдалы, кирәкле эш белән шөгыльләнәбез, дип сөенәбез.
— Кәбестәләрнең рәт араларын Илфир тәгәрмәчле тракторга тагылган җайланма ярдәмендә чүп үләннәреннән арындырса, Флүрә китмән белән төпләрен эшкәртә. Кәбестәне утырту өчен дә техникалары бар. Кызлары Илнара белән уллары Айнур да әти-әнисенә зур ярдәм күрсәтә.
— Әтием Фәгыйть Әгъли улы да, инде өлкән яшьтәмен дип тормый, хуҗалыгыбызны алып баруга саллы өлешен кертә, — ди Илфир. — Ул гомер буе авылда, малчылык тармагында хезмәт салган кеше.
Фәйзуллиннар иген дә үстерә. Ни өчен дигәндә, аларның 11 баш мөгезле эре терлеге, 30 баш сарыгы бар. Сыер малын симертеп, суеп сатсалар, сарыкны нигездә халык Корбан бәйрәме алдыннан күпләп ала. Үстерелгән ашлыкны урып-җыяр өчен булдыклы гаилә “Нива” комбайны сатып алган.
— Быел да мул уңыш җыйдык, — ди әңгәмәдәшләрем.
2017 елда уңган фермерлар илебез башкаласында узган “Алтын көз” күргәзмәсендә катнашып, аның көмеш медаленә лаек булган.
— Киләчәккә планнар күп, — ди Фәйзуллиннар. — Башлаган эшебезне матур гына дәвам итәргә, балаларны җәмгыятькә файдалы шәхесләр итеп үстереп, зур тормыш юлына чыгарырга — бөтен көч һәм сәләтебезне шушы максатларны тормышка ашыруга юнәлтәбез. Иншаллаһ, барысы да уң булыр дип ышанабыз!
Уңган гаиләгә без дә уңышлар телибез. Күңелләрендә хезмәт, яшәү дәрте сүнмәсен!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.