Көз көннәрендә башкалабыз тагын да күркәмләнеп, матураеп китә. Ул табигать дөньясының алтынсыман төсләргә керүе белән генә бәйле түгел. Шәһәр урамнарында аеруча ял көннәрендә җанлылык арта. Чөнки башкалага авыл уңганнары, тынгысыз фермер хуҗалыклары үзләре үстергән уныш белән сәүдә итәргә ашыга. Әйтерсең лә, авылның да бар яме, игелекле җир бәрәкәтләре тоташ шәһәргә күчә. Ярминкәләр дә үтә. Ә атна дәвамында дистәләгән урам сәүдәләрендә уфалылар кышкылыкка яшелчә-җимеш, бәрәңге хәзерли. Әйткәндәй, рәсми мәгълүматларга караганда, шәһәр халкының 70 процентка якыны кышкы запасны нәкъ сентябрь-октябрь айларында ук хәстәрләп куя икән. Инде сәүдә нокталары буйлап сәяхәт ясыйк. Ничек тукланабыз? Башкортстанда үстерелгәне үзебезнең ихтыяҗларга җитәме?
Сентябрьнең тәүге ункөнлегендә Уфада авыл хуҗалыгы ярминкәләре чын мәгънәсендә гөрләп узды. Башкалага 33 районнан 300дән артык аграр җитештерүче үз продукциясе белән килде. “Ике көн дәвам иткән ярминкәдә 10 меңнән артык уфалы булды һәм бал, бәрәңге, яшелчәләр сатып алды. Натураль һәм экологик яктан чиста продукцияне шәһәр халкы ел саен көтеп ала. Ә бәяләрне базар көндәшлеге үзе көйли. Балның килограммы 250 сумнан алып 2 мең сумга кадәр җитте. Барлыгы 25 тонна чамасы бал сатылды. Бәрәңгенең килограммы 20 сум иде, анысы да күтәрелде. Ярминкәдә сатылган “икенче икмәк” 25 тоннадан артты. Мондый муллык бәйрәмнәре дәвам итәчәк. Иң мөһиме, шәһәр халкы еллар дәвамында сыналган җитештерүчеләренә өстенлек бирә һәм көтеп ала”, — дип хәбәр итте безгә тармак министрлыгының бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов.
Узган елгы мәгълүматларга караганда, яшелчә җитештерү буенча Башкортстан илдә — 12нче, ә федераль округта — өченче урында. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы аграрийлар алдына башкортстанлыларны ел дәвамында үзебезнең яшелчәләр белән тәэмин итү бурычын куйган иде. Әлегә кадәр республика кыяр һәм помидорга ихтыяҗны канәгатьләндерә алмады. Кәбестә, кызыл чөгендер, кишер һәм суган да бераз җи-тешми иде. Яшелчәләр буенча үз-үзебезне тәэмин итү дәрәҗәсе 64 проценттан артмый һәм дефицит 206 мең тонна тәшкил итә. Бу турыда узган ел ахырында тармак министры урынбасары Ирек Сураков белдергән иде. Янә дә, җиләк-җимеш белән тәэмин ителеш тә 47 мең тоннадан артмый. Сүз үзебездә җитештерелгәне турында бара. Фәнни нигезләнгән норматив күрсәткечкә ирешү өчен байтак тир түгәсе бар әле.
Башкортстанда бәрәңге, һәр кешегә исәпләгәндә, санитар нормада билгеләнгәннән байтакка күбрәк җитештерелә. Русиядә һәр кешегә елына уртача 20 килограмм күләмендә җиләк-җимеш җитеш-терелсә, Башкортстанда ул 11 килограммнан артмый. Соңгы 10 елда җиләк-җимеш импорты 3 тапкыр, шул исәптән виноград — 5, алма сатып алу 5 тапкыр арткан.
Башкортстанда бакчачылыкны, яшелчә-җимеш җитештерүне арттыруны аграр сәясәтнең бер юнәлеше буларак кабул итү яхшы нәтиҗәләр дә бирә башлады. Республикада махсуслашкан хуҗалыклар күп түгел. Әмма районлаштырылган яшелчә-җимешләр белән тәэмин итүдә шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалык-лары ролен дә онытырга ярамый. Моңа кадәр төп проблема нигездә куәтле саклагычлар җитешмәү һәм авыл кешеләренең сәүдә итү мөмкинлекләре чикле булуда иде. Ел дәвамында мәсьәлә Хөкүмәт дәрәҗәсендә каралып, проблеманы хәл итү юллары билгеләнде. Һәм әйтергә кирәк, быел башкала районнарында сәүдә нокталарының артуы да моны ачык күрсәтә. Үз продукциясе белән сату итүчеләргә легаль сәүдә мәйданчыкларында урыннар да түләүсез тәкъдим ителә. Кем әйтмешли, хәзер авыл да кыюрак, сәүдә-сату эшләрен оештыру да эшлекле булырга тиеш. Кызганычка каршы, мондый очракта сәүдә-хәзерләү авыл хуҗалыгы кооперативлары яхшы нәтиҗә бирер иде. Әмма аларда да әлегә активлык сүлпән.
Материалны матбугатта әзерләү барышында легаль исәпләнгән берничә сәүдә ноктасында булдык. Бәяләр турында бертөрле нәтиҗә ясау дөрес булмас иде. Ул шәһәрдәге районга, хәтта тукталышларга якын булу белән дә бәйле. Ә менә бәрәңге бәясе көне-сәгате белән диярлек үзгәреп тора. Ун көн элек, мәсәлән, Әй урамындагы мәйданчыкта килограммын 20 сум белән тәкъдим итәләр иде, сентябрь уртасында ул 30 сумга менгән. Менделеев урамында да шундый ук хәл күзәтелә. Шунысы куандыра, әлегә Аскын, Караидел, Балтач бәрәңгесен сатабыз, дип кычкырып торган “кара халыклар” күренми. Ә бәлки, килеп җитмәгәндер. Зур “фура”ларның элек кем бәрәңгесен сатканы билгесез булды, әмма алар күпләп саткач, арзанрак. Ихтимал, авылдан үз бәрәңгеләре белән сәүдә итүчеләр дә “Аскын бәрәңгесе” килеп җиткәнче, күбрәк һәм кыйммәтрәккә сатып калырга телидер. Гадәттә, мондый шикле сәүдәгәрләр алып килгән бәрәңге озак сакланмый, бозыла. Шуңа күрә дә башкала халкының арзан яшелчә-җимешләргә алданмавын теләр идек.
Быел суган да яхшы уңган. Кайсы гына районнан китермәгәннәр аны. Килограммын уртача 35 сум белән тәкъдим итәләр. Сатулашсаң, биш тәңкәгә киметкәннәре дә бар. Ни сәбәпледер, урам сәүдә мәйданчыкларына якын кибетләр-дә кәбестә арзанрак тора. Аерма унар сумга җитә. Ихтимал, халык та кибет кәбестәсенең озак саклану серенә төшенә башлагандыр.
— Урамда гадәттә өлкән яшьтәгеләр сата, — ди Иглиннән килүче Сәвия апа Фәйзуллина. — Пенсиягә дә әйбәт кенә өстәмә. Мин суган алып килгән идем. Үземнекен 30ар сумнан саттым. Хәзер күршеләремнекен алып килдем. 35 сумга да әйбәт алалар Иглин суганын. Картым машинасына иртә белән төрле яшелчә, бәрәңге төяп киләбез. Саталмыйча кайтып киткәнебез юк, Аллаһка шөкер.
Әлбәттә, шәһәр халкын авыл тәкъдим иткән продукциянең ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуы да борчый торгандыр. Шунысы да мәгълүм булсын: барлык сәүдә нокталарындагы, шул исәптән легаль урам сәүдәсе мәйданчыкларында сатуга чыгарылган бәрәңге, яшелчә-җимешнең сыйфатын шәһәр ветстанциясенә һәм “Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсенә күзәтеп тору бурычы куелган. Рәсми сайт һәм телефон номеры аша аларга һәркем мөрәҗәгать итеп, кызыксындырган соравына җавап алала.
Күзәтүләрдән чыгып, шундый нәтиҗә дә ясарга була. Беренчедән, сәүдә итүчеләр базар шартларын исәпкә алып, үзе җитештергәнгә гадел бәя куярга тырыша. Аның аерым катлам вәкилләре өчен кыйммәтрәк тоелуы да мөмкин. Икенчедән, ничек кенә булмасын, шәһәрдә яшәүчеләр дә яшелчә-җимешне кайчандыр ияләшеп өйрәнгән кибетләрдән алырга ашыкмый башлады. Товар йөзе артык җәлеп итмәсә дә, экологик яктан чиста, түтәл җире кибеп коелырга да өлгермәгән бәрәңгегә, яшелчәгә өстенлек бирә.