+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 октябрь 2019, 16:34

Радий Хәбиров аграр тармакны үстерү планы турында сөйләде

Башкортстанда төбәк аграр тармагы өчен чималны тирәнтен эшкәртү буенча проект эшләү планлаштырыла. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Алтын көз" агросәнәгать күргәзмәсендә Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашу йомгаклары буенча хәбәр итте.

Башкортстанда төбәк аграр тармагы өчен чималны тирәнтен эшкәртү буенча проект эшләү планлаштырыла. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Алтын көз" агросәнәгать күргәзмәсендә Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашу йомгаклары буенча хәбәр итте.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ашлыкны тирәнтен эшкәртү проекты инвестицион нигезләү стадиясендә тора.
-- Башкортстан Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының барлык проектларында катнаша, әгәр исәпләсәң, республикага теге яки бу программалар буенча 40 миллиард сумга якын акча килгән. Бу - кредитлар да, субсидияләр дә.
Без эшкәртүне арттыру өстендә эшлибез. Бездә шундый сорау туды: эшкуарлар тарафыннан сөткә карата да зур кызыксыну бар. Сентябрь указында амбициоз максат куелды: товарлыклы сөт җитештерү күләмен 1 миллион 200 мең тоннага кадәр җиткерү, хәзер ул 700 мең тонна тәшкил итә. Шуңа күрә без сөт булыр дип уйлыйбыз, димәк, Башкортстан территориясендә эшкәртү дә булырга тиеш. Бизнес бик тиз сизә. 8 октябрьдә узган "инвестицион сәгать"тә Уфа сөт заводының икенче линиясен төзү мәсьәләсе каралды. Бөтен җирдә дә эш кайный, — диде Радий Хәбиров.
Авыл хуҗалыгы җитештерү темплары өмет уята: узган елда ашлык уңышы 3 миллион тонна тәшкил иткән, быел -- 3,2 миллион тонна.
Республика җитәкчелегенең җиңел сәнәгатьне дә үстерү планы бар.
"Мин коллегаларымны, Башкортстанда бары тик авыл хуҗалыгы производствосы үсеш ала, дип тиргим. Шуңа күрә без сәнәгать һәм җиңел сәнәгатьне үстерәчәкбез. Кичә инвестор производствога миллиардка якын акча салырга теләгән, ә ике муниципалитет аны ярты ел йөрткән һәм аңа берни дә бирмәгән. Эшләсәң, барысы да булачак», - дип аңлатты төбәк җитәкчесе.
Читайте нас