Бүгенге оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов урып-җыю кампаниясе барышы турында чыгыш ясады һәм төбәктә иң күп уңыш җыеп алган районнарны атады.
Ул белдерүенчә, катлаулы һава шартларына карамастан, бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю төгәлләнгән. Бүгенге көнгә 3 миллион 300 мең тонна ашлык сугып алынган. Уңыш гектарыннан уртача 20 центнер тәшкил иткән.
Күрсәткечләр буенча Чакмагыш районы алда бара, анда гектарыннан 41 центнер уңыш җыеп алынган. Бу исемлектә Авыргазы, Кырмыскалы, Стәрлетамак, Чишмә районнары да аталды.
Техник һәм майлы культуралар урагы, яшелчәләр алу дәвам итә.