Бер үгез аны көненә унар чиләк ашый ала.
Моның өчен аны өч тапкырга бүлеп, иртә, көндез һәм кич бирергә була.
Кабыгын чистартмыйбыз, чөнки әле ул каты түгел. Кабакны ярата маллар, тиз арада ялт иттерәләр. Аны биргәч, су да эчмиләр. Маллар өчен менә дигән витаминлы азык, файдалы үзлекләре бик күп бит.
Кабакта май һәм клетчаткалар аз, анда протеин да күп түгел - нибары 1-2 процент. Кабакның күп сортлары каротинга бай. 90 проценты судан тора, энергия концентрациясе, башка сусыл азык белән чагыштырганда, югарырак.
Кабак терлекләрнең ашказанына уңай йогынты ясый, шуңа күрә аны азык рационына кертергә кирәк. Сыерларга көнгә 10-15 килограмм кабак ашатырга мөмкин, рационның билгеле бер баланслы булуы шарт. Кабак төше эчәклектәге суалчаннарны бик яхшы куа.
Кабакның хуш исе иткә дә сеңсә, һай тәмле буладыр ул, ә?..