+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 октябрь 2019, 04:15

Илне икмәкле итүдә бик зур өлешебез бар!

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен каршылап... Республика басуларыннан быел 3,3 миллион тонна ашлык үстереп алынды

Республика басуларыннан быел 3,3 миллион тонна ашлык үстереп алынды



Башкортстан агросәнәгатьчеләре бу көннәрдә һөнәри бәйрәмен тантана итә. Ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясала, уңганнарга бүләкләр тапшырыла. Әлбәттә, узган хуҗалык елына бәя биргәндә аграр тармак өчен монысы да үзенчәлекле һәм истә калырлык вакыйгаларга бай булды. Игенчелектә өметләр зуррак иде, иртә яздан кабатланып торган көйсез һава шартлары меңнәрчә гектар басуларда чәчелгәнне юкка чыгарып, уңыш күләмен киметте. Тармак министрлыгы мәгълүматларына караганда, ашлыкның тулай җыемы 3,3 миллион тонна тәшкил итте. Бу узган елгы дәрәҗәдән 136 мең тоннага күбрәк, ягъни үсеш — 104,3 процент. Һәр гектардан алынган уңыш — 20 центнер, узган елда 18,8 центнер иде.

Авыл эшчәннәренең бердәмлеге һәм Хөкүмәтнең аграр тармакка тоемлы ярдәме нәтиҗәсендә республика агросәнәгате ил күләмендә төп җитештерүдә лидерлык дәрәҗәсен саклап калуга иреште. Әйтергә кирәк, тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча Башкортстан моңа кадәр илдәге тәүге ун төбәк исемлегендә булса, ел дәвамындагы казанышлар күрсәткечнең югарырак баскычка күтәрелүенә дә өмет бирә. Үткән елгы рейтинг буенча, Башкортстан Русия төбәкләре арасында сөт һәм ит җитештерү, сыер малы саны һәм кымыз эшләү күләме буенча илдә беренче урында булды. Ябык грунтта яшелчә үстерү, савым сыерлары саны һәм сөт продукциясе җитештерүдә, шулай ук, ышанычлы рәвештә лидерлар исемен саклап калуга иреште.

Башкортстан икътисадында мөһим урын тотучы һәм республикада яшәүчеләрне сыйфатлы һәм экологик яктан чиста азык-төлек белән ышанычлы тәэмин итүче аграрийлар көчен әлеге вакытта 800 чамасы авыл хуҗалыгы предприятиесе, 6,1 меңнән күбрәк крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 655 мең шәхси хуҗалык күрсәтә. Соңгы ике елда исемлекне авыл хуҗалыгы кооперативлары тулыландырды, 2019 елда гына да аларның саны 110га артып, 317гә җитте. Ә әлеге берәмлекләргә берләшүче пайчылар 10 мең 600 кешегә якынлашты.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен авылда яшәүче 1,6 миллион кеше үзләренең иң олы бәйрәмнәре буларак билгели. Бу көнне басу батырлары янәшәсендә терлекчеләр, башка һөнәр ияләре хезмәтенә дә бәя бирелә. Әйткәндәй, һөнәри бәйрәм көнендә Башкортстан агросәнәгатьчеләренең Русия “Алтын көз-2019” күргәзмәсеннән олы бүләкләр белән кайтуын да искә төшерү мөһим. Анда Башкортстан Республикасы Гран-прига лаек булды. Республика казанышларын тәкъдим иткән төрле категориядәге аграр предприятиеләр, фермерлар һәм башка төрдәге берәмлекләр күргәзмәнең —171, шул исәптән 95 алтын медале белән бүләкләнде. Мәртәбәле чарада катнашкан һәм республика стенды белән якыннан танышкан ил Хөкүмәте һәм федераль тармак министрлыгы җитәкчелеге Башкортстанның инновацион үсеш юлында булуын һәм аграр секторны модернизацияләүдә уңышлы эшләвен билгеләде.

Авыл уңганнарының һөнәри бәйрәме алдыннан без, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белән очрашып, тармактагы уңышлар, алда торган бурычлар һәм авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләштек.



— Хөрмәтле Илшат Илдусович, Сезнең белән нәкъ бер ел элек авыл эшчәннәре бәйрәме алдыннан очрашкан идек. Һәм Сез әңгәмә барышында, алда торган максатларга тукталып, яңа хуҗалык елында җитештерү күләмен арттыру гына түгел, ә авыл хуҗалыгы тәгаенләне­шендәге җирләрне нәтиҗәле файдалану, продукциянең сыйфатын яхшырту, үсемлекчелек тармагын диверсификацияләү һәм, шулай ук, инвестиция, экспорт мәсьәләләрендә дә җитди сикереш булырга тиешлеген ассызыклаган идегез. Аграр тармактагы казанышлардан чыгып бәя биргәндә, ничек уйлыйсыз, моңа ирешелдеме?

— Авыл хуҗалыгы бүгенге шартларда “басу-ферма җитештерүе” белән генә чикләнми. Бигрәк тә соңгы елларда, илдәге сәүдә базарыннан тышкы хезмәттәшлекне үстерү юлларын эзләгәндә, яңа технологияләр, көндәшле аграр продукция, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшырту мәсьәләләре аграр тармакка карашны яңартуны таләп итәргә кирәклеген ачык күрсәтте. Ел башыннан без Башкортстанда аграр җитештерүне арттыруга этәргеч бирүче “үсеш нокта”ларын барладык. Моның өчен, билгеле, авыл хуҗалыгы сәясәтендә яңа караш, яңача хуҗалык итү юлларын формалаштыру мөһим иде.

Ассызыклап әйтергә телим: республика Башлыгы Радий Хәбировның “Башкортстанны 2024 елга кадәр социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында”гы Указы, чын мәгънәсендә, авыл хуҗалыгы өчен үсеш ноктасын һәм юнәлешләрен билгеләүче мөһим документ булды. Республика Башлыгы 19 сентябрьдә яңа вазыйфага керешү тантанасындагы чыгышында: “Русия Пре­зидентының “май указлары” дәвамы буларак, без үзебезнең “сентябрь указлары”н кабул итәбез. Анда без федераль дәрәҗәдә башланган эшләрне конкретлаштырачакбыз. Хәл ителмәгән һәр мәсьәләгә, объектка барып җитәргә тырышачакбыз. Бурычларны бюджетта финанс ресурслары белән ныгытачакбыз, программаларда, “юл карталарында” тәгаен башкарылу вакытлары билгеләнәчәк”, дигән иде.

Минемчә, республика Башлы­гының “сентябрь указлары” республикада аграр сәясәтне тормышка ашыруда яңа бурычлар гына түгел, яңача караш булдыруны да таләп итә. Димәк, ел башындагы өметләр акланды, дигән сүз.


— Башкортстанны Русиянең ышанычлы аграр төбәге дип бәяләгәндә, әлбәттә, иң тәүдә игенчелектәге казанышлары күз алдына баса. Һөнәри бәйрәм көнендә басу уңганнары хезмә­тенә нинди бәя бирер идегез?

— Игенчелек өчен һәр ел кайсыдыр ягы белән катлаулы, үзенчәлекле була. Быелгысы да җиңел булмады. Шуны әйтергә телим: Башкортстан аграрийлары шундый катлаулы шартларда эшләргә сәләтле булуын гына түгел, ә җитештерүне яңа техно­логияләргә көйли алуын һәм сәүдә базарында үз урынын табарга сәләтле икәнен дә күрсәтте. Кабатлап әйтергә телим: без бирешмәдек. Ашлыкның тулай җыемын 3,3 миллион тоннага җиткердек. Климатик зоналарның берсе өчен дә җәй көйле булмады. Шулай булуга карамастан, сигез районда ашлыкның тулай җыемы йөзәр мең тоннадан артты. Стәрлетамаклыларда исә бу күрсәткеч — 207,1, чакмагышлыларда — 191, илешлеләрдә 166,6 мең тоннага җитте.

Иң югары уңыш — Чакмагыш районында. Биредә гектар куәте 41 центнерга җитә. Ә “Базы” җәмгыятендә күрсәткеч 50 центнерга күтәрелде. Авыргазы, Кырмыскалы, Чишмә, Стәрлетамак районнары буенча уртача күрсәткеч республика дәрәҗә­сеннән югарырак һәм 28-29 центнер тәшкил итә.

Форсаттан файдаланып, аграр җитештерүдә өлешләре елдан-ел арта баручы фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә дә зур бәя бирергә телим. Һөнәри бәйрәм тантаналарында аларның фидакарь эшчәнлегенә лаеклы бәһа биреләчәк. Бүләкләнүчеләр арасында да фермерлар аз түгел.


— Югарыда телгә алынган документта 2024 елга сөт җитештерү һәм эшкәртү күлә­мен — 1,2 миллион тоннага, ә һәр кешегә еллык сөт куллану күләмен 370 килограммга җиткерү бурычы куелды. Ничек уйлыйсыз, Илшат Илдусович, республика Башлыгы билге­ләгән максатка ирешү өчен алшартлар ышанычлымы?

— Мин республика терлек­челәренең казанышларын кабатлап тормыйм, чөнки ел дәвамында аларның эшчәнлекләре дә, яңа­­лыклары да матбугатта даими яктыртыла.

Стратегик документка килгәндә, без товар сөте җитештерүне әлеге дәрәҗәдән 66 процентка арттырырга тиеш. Моның өчен индустриаль типтагы 21 сөтчелек фермасы төзү планлаштырыла. Ассызыкларга телим: безнең бурыч өстәмә комплекслар, эшкәртүче заводлар төзү белән генә чикләнми. Башкортстанлыларны үзебездә җитештерелгән экологик чиста сөт эчү культурасына, урындагы җитештерүчеләргә өстенлек бирүгә өйрәтү.


Белешмә. Русия буенча һәркем елына 240 килограмм сөт куллана. Башкортстанда ул — 325, ә Европа илләрендә 370-420 килограмм тәшкил итә.



Шунысы куанычлы: республикада сөт яратучылар саны елдан-ел арта. Ел саен үткәрелүче традицион “Сөт иле” фестивале дә моңа этәргеч бирә. Хәзер ул төбәкара статусына ия булды. Быел бу чарага 58 мең кеше килде һәм фестиваль кысаларында түләүсез 12 мең тонна сөт эчелде.

Ел ахырына кадәр республикада моңа кадәр булмаган технологик дәрәҗәдәге зур тугыз комплекс сафка басачак. Алар — чын сөт фабрикалары. 2800 баш савым сыерына исәпләнгәне Ярмәкәй районында урнашкан. Әлеге комплекс көн саен 80 тонна сөт озатачак. Тугыз комплексның бишесе яңа булачак. Арада Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” хуҗалыгында 400 баш малга исәпләнгән “роботлаштырылган” ферма Русиядә шундый типта эшләячәк бердәнбер булып тора.

Ел ахырына кадәр республикага читтән кимендә 11 мең баш сыер малы сатып алыначак. Алар товар сөте җитештерүне 500 мең тоннага арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Республика Башлыгы указына ярашлы, ел саен шул кадәрле күләмдә сөт арта барырга тиеш. Әйткәндәй, узган елда 1,6 миллион тонна сөт җитештерелсә, шуның 715 мең тоннасы товарлыклы сөт иде.

Форсаттан файдаланып, ит җитештерү перспективалары турында да берничә сүз әйтергә телим. Үсеш стратегиясе кысаларында алдагы биш ел дәвамында сугымга ит һәм кош ите җитештерүне тереләй авырлыкта 500 мең тоннага җиткерү бурычы тора. Шулай ук, 50 мең баш малга исәпләнгән ун симертү мәйданчыгы төзү, 40 мең баш чамасы токымлы мал сатып алу күз уңында тотыла.


— Бурычлар да, максатлар да авыл хуҗалыгы тармагы эшчән­легенә хас булганча амбициоз. Боларны Хөкүмәт финанслары белән генә тормышка ашыру мөмкин түгел. Димәк, респуб­ликаның аграр тармагындагы инвестиция активлыгын күтәрергә кирәк булачак?

— Нәкъ шулай. Башка төбәкләрдә, чит илләрдән инвесторларны җәлеп итү белән беррәттән, республика эчендә малтабарлык активлыгы эшчәнлеген дә күтәрергә кирәк. Безгә бу яклап республика җитәкчесе катнашлыгында узган “Инвестиция сәгате” бик отышлы һәм нәтиҗәле булды. Әйтик, узган елның нояб­реннән башлап аграр өлкәдә генә дә гомум бәясе 67 миллиард сумга җиткән 42 инвестицион проект шушы чара аша “узды”. Инвестициянең республикада җитеш­терү күләмен, икътисадны үстерү белән бәйле булуын истән чыгармаска кирәк. Алда әйтеп үтүемчә, әлеге тармакта инвесторлар сөтчелек юнәлешенә өстенлек бирә.


Белешмә. Әлеге вакытта республиканың агросәнәгать тармагында гомум суммасы 85,1 миллиард сум күләмендә 38 инвестиция проекты гамәлдә. Әлеге проект кысаларында 6185 яңа эш урыны булдырылачак. Ел башыннан инвестиция суммасының 14,6 миллиард сумы файдаланылган.


“Алтын көз-2019” күргәзмәсендә ике яклы хезмәттәшлек буенча килешүләр төзелүе дә, минемчә, Башкортстанны чит төбәкләргә танытуда, аның көчле аграр республика буларак абруен үстерүдә мөһим адым булды. Алты килешү төзелде.


— Аграр экспортны үстерү мөмкинлекләрен ничек бәя­лисез?

— Былтыр тармак экспорты 76,3 миллион доллар тәшкил иткән иде, һәм ул, 2017 елдагы белән чагыштырганда, 2 тапкыр үсте. Быел авыл хуҗалыгы экспортын 91 миллион долларга җиткерү бурычы куелды. Мәгълүм булуынча, республика экспорт күләмендә ашлык өлешен киметеп, әзер, эшкәртелгән продук­цияләрне арттыруга юнәлеш алды. Ягъни быел экспортта ашлык культуралары 40-50 проценттан артмаячак. Эшкәртү сәнәгате, ит һәм сөт продукцияләрен чит илләргә күпләп озату мөмкинлекләрен эзлибез. Аграр экспортны арттыруга булышлык итүче чаралар эшләнде. Шушы максатларда файдаланылган транспорт чы­гым­нарының бер өлешен компен­сацияләү һәм ташламалы кредит­ларның процент ставкаларын өч процентка кадәр калдыру да, ми­немчә, куелган максатка ирешүгә этәргеч бирәчәк.

Билгеле, ил, дөнья базарындагы конъюнктураның ничек һәм кайсы якка үзгәрәсен хәтта 2-3 ай алдан да фаразлап булмый. Шуңа күрә экспорт мәсьәләләре сыйфатка гына түгел, ә ихтыяҗның ничек үсүенә дә бәйле. Гомумән, соңгы елларда чит илләр белән хезмәттәшлекнең үсә баруы беренче чиратта Башкортстан агросәнәгатенең дөнья базарында көндәшле аграр продукция җитеш­терүгә сәләтле булуын да дәлилли.


— Илшат Илдусович, Башкортстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ничек үсә? Һәм шуңа бәйле керемле пред­приятиеләр саны артамы, халык моны ничек кабул итте?

— Әлеге ике сорау бер-берсенә бәйле һәм мин җавапны соңгы сораудан башлар идем. Башкортстан — Русиядә авыл халкының урындагы инициативаларына ярдәм күрсәтү программасы кабул иткән һәм бу юнәлештә уңышлы эшләүче бер­дәнбер төбәк. Әлеге программа авыл ихаталарына, фермерларның, аграр җитештерү белән шөгыль­ләнүче предприятиеләрнең үзара берләшеп кооперациягә керүен күз уңында тота. Билгеле, мондый берләшү бары тик гражданнар башлангычы белән башкарылырга тиеш. 2025 елга кадәр шундый 500 кооператив булдыру һәм малтабарлык эшенә 20 мең кешене җәлеп итү планлаштырыла. Бу проектны гамәлгә ашыру максатында 2019-2021 елларда 818,4 миллион сум, шул исәптән быел 318,2 миллион сум юнәлтү планлаштырыла.


Белешмә. Былтыр Башкортстанда 116 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы оешкан булса, быел тагын 110га артты. Яңа оешкан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары саны буенча республика илдә беренче урында.


Кооперациянең асылы шунда: анда бер үк төрле җитештерү белән шөгыльләнүчеләр үзара берләшә һәм продукцияне сату мәсьәләләрен берлектә хәл итә. Кооперациягә керү транспорт, җиһаз сатып алу проблемаларын җиңелрәк хәл итәргә ярдәм итә.


— Илшат Илдусович, бәйрәм алды көннәрендә авыл эш­чәннәренә нинди теләкләр әйтер идегез?

— Авыл хуҗалыгында җирне яратучы, үз хезмәтеннән тормыш яме табучы, үз һөнәренә нинди авыр вакытларда да тугры калган кешеләр эшли. Мин аларның тырышлыгына, сабырлыгына һәм бердәмлегенә бәләкәйдән үк сокланып яшим. Һәм шушы матур сыйфатлар дәвам иткәндә хезмәттә дә, тормышта да бергә яхшырак булдыра алуыбызга ышандым. Әлбәттә, һәрвакыттагыча, алда зур бурычлар тора. Авыл кешесе, гомумән, алга карап, иртәгәсе көннең матуррак булуына ышанып яшәргә күнеккән. Авылда җиңел түгел һәм крестьян хезмәте беркайчан да җиңел булмаячак, чөнки җир тир түккәндә генә игелекле була.

Ихлас теләкләрем шул: намуслы хезмәтегез һәрвакыт игелек китерсен, гаиләләрегез имин булып, йортларыгызда бәхет-шатлык артсын. Авыл һөнәр ияләренең фидакарь хезмәте олы бәягә, кадер-хөрмәткә лаек. Илебез, республика күләмендә аграр сәясәт үзәгендә крестьян факторы, авыл кешеләренең мәнфәгате тора икән, димәк, аграрийларга ышаналар дигән сүз.


Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.


Читайте нас