+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
23 октябрь 2019, 10:39

Яхшы эшләгәне өчен - җиңел машина!

Рим Нигъмәтуллин – Дүртөйле егете. Ике дистә елга якын ул “Үзәк” машина-технология станциясендә водитель булып эшли.

Рим Нигъмәтуллин – Дүртөйле егете. Ике дистә елга якын ул “Үзәк” машина-технология станциясендә водитель булып эшли.
Хезмәт юлын ул төзелеш оешмасында башлый, аннары “Сельхозхимия” предприятиесендә эшли. Ә менә 2002 елдан ул - “Үзәк” машина-технология станциясе (ул вакытта “Башкирская” МТСы) хезмәткәре.
 - Эшемне яратам, - ди Рим Хөснулла улы. - Гомеремнең күп вакыты, әлбәттә, юлда үтә. Руль артында җаным тынычлана, барлык уйларым тәртипкә килә. Машина тәрәзәсеннән табигать күренешләренә хозурланып, чакрымнар сүтелгәнен сизми дә калам! Туган республикабыз шундый гүзәл бит! Үзем белән кабинада һәрчак фотоаппарат йөртәм, елның төрле мизгелләрен фотога төшерергә тырышам.
“Үзәк” МТС”ының тугыз филиалы бар. Алардан элеваторларга ашлык ташу, чәчү чорында районнарга ашлама, орлык китерү - водительләрнең төп бурычы. Филиалларның терлекчелек объектларын азык белән тәэмин итү, аларга фураж, катнашазык ташу да алар өстендә. Кыскасы, ел әйләнәсенә руль артында Нигъмәтуллин. Тик ул бер дә зарланмый. Быел язын гына яңа “КамАЗ” бирделәр, кинәнеп эшлим, ди.
Уңган водитель берничә тапкыр Дүртөйле районы хакимиятенең Мактау грамотасына лаек булган. Аеруча истәлекле бүләкләр арасында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы кадерләп саклана. Быел Рим Хөснулла улы республикабыз водительләре арасында ашлык ташу буенча җиңүче дип табылды, шуңа җиңел автомобиль белән бүләкләнүчеләр исемлегендә ул да бар.
Читайте нас