Быелгы уракта югары күрсәткечләргә ирешеп, җиңел автомобиль белән бүләкләнүчеләр арасында Рим Нигъмәтуллин да бар
Һөнәреңдә югары уңышларга ирешим дисәң, эшеңне ярату, аны күңел биреп башкару иң төп шарт булып тора. Бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәт салуга багышлаган Рим Нигъмәтуллин — бу сүзләрнең хаклыгын үз мисалында раслаучы фидакарьләрнең берсе.
Рим Хөснулла улы – Дүртөйле егете. Ике дистә елга якын ул “Үзәк” машина-технология станциясендә водитель булып эшли.
– Кешенең ярты бәхете – яраткан һөнәре булуда дип уйлыйм. Җәмгыятькә, янәшәдәгеләргә файда китереп яшәү күңелгә рәхәтлек бирә, — ди ул. — Тормыш юлым күп кешеләрнекенә охшаш, әллә нинди шаккатырырлык хәл-вакыйгаларга анда урын юк. Дүртөйленең 2нче лицеенда белем алган елларда ук водитель таныклыгына ия булдым. Аннары эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Армия хезмәтен Польша җирендә уздым.
Водитель һөнәре дә булуын белгәч, егетне автотранспорт частена тәгаенлиләр, хәрби “КамАЗ” руле артына утырталар. Яхшы хезмәт итә Рим Нигъмәтуллин. Автотранспорт часте солдатлары хәрби йөкләр ташудан тыш, төрле күнекмәләргә дә йөри, барлык тиешле нормативларны тапшыра. Иң югары нәтиҗәләргә ирешкәннәренең әти-әнисенә командирлардан Рәхмәт хатлары юллана. Мондый хат Римнең туган йортына да килә. Армиядә ике ел хезмәт итә ул. Бу вакыт эчендә автобус йөртү хокукы бирүче категория дә ала.
– Әти-әнигә, дусларга хатлар яза идек. Аларда беркайчан да авырлыкларны тасвирламадык, гел яхшы хәбәрләр генә юлладык. Егет кешене төрле сынаулар чыныктыра гына ул! Минем өчен армия үзе бер тормыш мәктәбе булды. Бу елларны сагынып искә алам, — ди әңгәмәдәшем.
Сержант погоннары белән кайта егет туган ягына. Кайткач та хезмәт юлын башлый. Башта төзелеш оешмасында, аннары “Сельхозхимия” предприятиесендә эшли. Прицепка категория ала. Ә менә 2002 елдан башлап ул — “Үзәк” машина-технология станциясе (ул вакытта “Башкирская” МТСы) хезмәткәре.
— Эшемне яратам, — ди Рим Хөснулла улы. — Гомеремнең күп вакыты, әлбәттә, юлда үтә. Руль артында җаным тынычлана, бар уйларым тәртипкә килә. Машина тәрәзәсеннән табигать күренешләренә хозурланып чакрымнар сүтелгәнен сизми дә калам! Туган республикабыз шундый гүзәл бит! Үзем белән кабинада һәрчак фотоаппарат йөртәм, елның төрле мизгелләрен фотога төшерергә яратам.
“Үзәк” МТС”ының тугыз филиалы бар. Алардан элеваторларга иген ташу, чәчү чорында районнарга ашлама, орлык китерү водительләрнең төп эш даирәсе. Филиалларның терлекчелек объектларын азык белән тәэмин итү, фураж, катнашазык ташу да алар өстендә. Кыскасы, ел әйләнәсенә руль артында Рим Нигъмәтуллин. “Быел язын гына яңа “КамАЗ” бирделәр, кинәнеп эшлим”, ди ул.
Уңган водитель берничә тапкыр Дүртөйле районы хакимиятенең Мактау кәгазенә лаек булган. Аеруча истәлекле бүләкләр арасында Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе дә кадерләп саклана. Быел Рим Хөснулла улы иген ташу буенча республикабыз водительләре арасында җиңүче дип табылды, шуңа җиңел автомобиль белән бүләкләнүчеләр исемлегендә ул да бар.
Рим Нигъмәтуллин эшендә алдынгы хезмәткәр булса, гаиләсендә — уңган ир, хәстәрлекле әти. Тормыш юлдашы Эльза белән зур, якты йорт салып кергәннәр, ике кыз үстерәләр.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.