“Урожай” хуҗалыгында аз чыгымлы проект белән 1600 башка исәпләнгән комплекс төзелә
2019 елда республикада тугыз эре терлекчелек фермасы төзү һәм сафка кертү планлаштырылган иде. Аларның бишесе яңа мәйданчыкларда төзеләчәк, калган дүртесе — төрле сәбәпләр белән төзү кичектерелгән яисә тәмамланмаган җитештерү объектлары. 1600 баш сыер малына исәпләнгән сөтчелек комплексының берсе — Илеш районының “Урожай” токымчылык заводы” җәмгыятендә. Ул республиканың өстенлекле аграр проекты исемлегенә кертелде.
Районда алдагы елларда тулы куәтенә эшли башлаячак комплекс, гомумән, төбәктә сөт җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе булачак. Яңа төзелешнең үзенчәлеге шунда, ул яңа технология буенча һәм бары тик район эчендәге сәнәгать предприятиеләре җитештергән материаллардан салына. Түбә урынына — җылы саклаучы тент, бетон стена да тышкы салкынны үткәрми, сыер маллары асралган бина идәннәренең дә җылыту системасына тоташтырылуы зур яңалык булып тора.
— Комплексны төзү өчен бернинди проект та таләп ителмәде. Конструкцияләр һәм тентлар җитештерүче район предприятиеләре җитәкчеләре мондый материалларның кимендә 25 ел хезмәт итәчәген гарантияли, — ди җәмгыятьнең генеральный директоры Айдар Мөхәрләмов. — Объектны, нигездә, электр көче белән җылытачакбыз, ә кышкы салкын көннәрдә утын өстәләчәк. Агачын да хәстәрләп куйдык. Якынча исәпләүләр буенча, төзелешне мондый ысул белән башкару гадәти төзелеш бәяләреннән 35-40 процентка арзангарак төшә.
“Урожай” 2012 елда беренчеләрдән булып “500 ферма” программасына кергән иде. 13,6 миллион сумга яхшы токымлы мал сатып алдылар, программа кысаларында техника һәм җиһазлар алуга 33 миллион сум тотындылар. Тотынылган башка чыгымнар өчен кайтарып алынган субсидия 51 миллион сумнан артты. Шул рәвешле, терлекчелекне модернизацияләү урожайлыларга продукция җитештерүне арттырырга һәм тармакны тагын да табышлырак юнәлешкә борырга мөмкинлек бирде. Узган тугыз айда, мәсәлән, 53,4 мең центнер чамасы сөт җитештерелде. Бу узган елгы күрсәткечкә карата 116 процент тәшкил итә. Айдар Җиһанша улы сүзләренә караганда, әлеге вакытта хуҗалыкта сыер маллары саны — 3012 (үсеш — 121 процент), шул исәптән савым сыерлары 755 башка җиткән.
— Яз көне биредә ачык ялан иде. Апрель аенда Хөкүмәттә узган “инвестиция сәгате”ндә “Урожай”да төзеләчәк яңа проект тәкъдим ителде һәм хупланды. “Алты ай дигәндә 400 савым сыеры өчен беренче бина әзер булды. Саву залы эшкә кушылды. Сөт җитештерүдә дөньядагы иң камил җиһазлар — Израильдән “АfimiIk” корылмалары кайтарылды. Сыер малларына беркетелгән браслетлар компьютер системасында һәр терлекнең төгәл характеристикасын күрсәтә. Анда азык рационы, сөт бирү мөмкинлеге, аның сыйфаты һәм башка бик күп мәгълүматлар туплана. Урындагы җитештерүчеләр җыйган арзан конструкцияләр белән ферма төзү тәҗрибәсен без республика күләмендә таратырга кирәк дигән фикердә, — диде күптән түгел республика журналистларының “матбугат туры”ндагы очрашуда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Белешмә. Комплекс тулы куәтенә эшли башлагач, 2020 елдан биредә еллык сөт җитештерү 13,3 мең тоннага, ягъни көненә 36,5 тоннага җитәчәк. Яшь бозауларның тәүлеклек артымы 800 грамм тәшкил итәчәк. Якынча исәпләүләргә караганда, яңа комплексның еллык кереме 1 миллиард сум чамасы көтелә.
“Урожай” аграр хуҗалыгындагы колачлы төзелешкә дәүләт ярдәме дә зур булды. Һәр сатып алынган мал өчен 5 мең сум күләмендә субсидия, шулай ук, бина төзелешендәге чыгымнарның бер өлешен каплауга компенсация бирелде. Барлыгы 479,1 миллион сум инвестиция юнәлтелде.