+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
7 ноябрь 2019, 04:09

Табигый зирәклеккә таянып

Галиәкбаровларның крестьян-фермер хуҗалыгы һәр җәһәттән эшне төгәл оештыра

Галиәкбаровларның крестьян-фермер хуҗалыгы һәр җәһәттән эшне төгәл оештыра


— Бик вакытлы килдегез. Кичә урып-җыюны төгәлләдек. Шул хөрмәткә сарык суеп, бәйрәм ясап алдык. Әйдәгез, табынга үтегез. Барысы да үзебезнең хәләл көчебез белән җитештерелгән ризык, — дип Бачкыйтау авылы фермерлары Эмилия һәм Халит Галиәкбаровлар мине зур кунактай күреп, ачык йөз белән каршы алды.

Ә табында исә ни генә юк! Сыер асраучы йортларда сөт-маен, каймагын күреп өйрәнгәнбез инде. Эмилия ханым исә сырны да үзе ясый икән. Табын түрендә, әлбәттә, гәрәбәдәй сары бал. Хуҗалыклары никадәр зур, эшләре тавык чүпләп тә бетерә алмаслык күп булса да, Галиәкбаровлар бал кортлары үрчетергә дә вакыт таба икән. Әле җиләк-җимеш бакчасында 16 умарталары бар.


Галиәкбаровларның крестьян-фермер хуҗалыгы, чыннан да, районда эреләр исәбендә. Алар карамагында 370 гектар җир бар. Шуның 250 гектары – сөренте җирләр. Быел 100 гектарда арпа һәм 150 гектарда бодай үстергәннәр.

— Иген басуларыбыз куандырып тора. Язын һәм җәен һава шартлары бик катлаулы булуга карамастан, быел гектар көче 20 центнердан ким булмады. Киләсе елда чәчү өчен җиткелекле күләмдә орлык, малларга фураж ашлыгы салганнан соң, байтак кына ашлык сатарга да калды, — дип, куанычы белән уртаклаша Эмилия Фәйзелхак кызы.

Хуҗалыкның “Енисей” маркалы ашлык комбайны бар. 1990 елда таркалган бер хуҗалыктан сатып алынган бу техника инде бик нык искергән булса да, барлык урып-җыю эшләрен аның ярдәмендә “җиңеп” чыкканнар. Ашлыгы җыеп алынган басуларда җирләрне туңга сөрү бара.

— Без басуларны чылбырлы трактор ярдәмендә 18 сантиметр тирәнлектә туңга сөрәбез. Чөнки туфракны “өстән эшкәртү” дигән һәр­төрле алымнарга ышанмыйбыз. Урып-җыю вакытында барлык басуларда да саламны тулысынча кистереп, җиргә сиптерәбез. Басуны сөргән вакытта ул тулысынча туфрак астында кала һәм органик ашламага әверелә. Бәлки, нәкъ шуның өчен безнең басуларыбыз югары уңыш белән сөендерәдер дә, — дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы Халит Хөҗҗәт улы.

Галиәкбаровлар 120 гектар мәйданны печәнлек буларак файдалана. Чөнки крестьян-фермер хуҗалы­гының төп тәгаенләнеше – терлекчелек. Ә тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, ит җитештерү.

Гомерем Краснокама районы­ның Агыйдел буена сыенып утырган Бачкыйтау авылында үтәр, дигән уй Аскын районының Солтанай авылында туып-үскән Эми­лиянең күңеленә яшь чагында кереп тә чыкмагандыр, әлбәт­тә. Тормыш очраклы хәл­ләрдән тора, дип юкка гына әйт­мәгәннәр, күрәсең. Эмилия 9нчы сыйныфны тәмамлаган елда Солтанайга Нефтека­маның 31нче механикалаштырылган колоннасыннан егермегә якын егет килеп, урамнардагы электр тапшыру линияләрен яңарта башлыйлар. Алар арасында яңа гына хәрби хезмәтне тәмамлап кайткан, әле солдат киемнәрен дә алыштырырга өлгермәгән Халит Галиәк­баров та була.

Табигый, егетләр эштән соң авыл клубына килә һәм яшьләрнең уенына кушыла.

— Авыл яшьләре арасындагы кара күзле, кара кашлы бик чибәр кыз беренче күрүдән үк күңелемә ятты. Ә инде ул моңлы тавышы белән җырлап та җибәргәч, түзмә­дем, “Бу кызыкайның егете бармы?” дип кызыксындым. “Юк”, дигән җавап ишеткәч, “Ул фәкать минеке булачак!” — дип күңелемә беркетеп куйдым. Һәм шул кичтә үк кызны озатып та киттем, — дип хатирәләре белән уртаклашты Халит ага.

Сентябрь ахырында егет­ләр эшләрен төгәлли һәм тоташ бригада белән Эмилиянең йортына киләләр.

— Кызыбыз бигрәк яшь бит әле, бер-ике ел сабыр итәсезме әллә... — дип әти-әниләре каршы килеп маташа, әлбәттә. Ләкин егермеләп егеткә каршы торып буламы соң инде? Бәхетле әти белән әнигә яшьләргә бәхет теләүдән башка чара калмый.

— Егетләр бик булдыклы булып чыкты. Шул көнне үк тагын бер йорттан кәләш әйттереп, “ГАЗ-63” йөк машинасының чыпта ябылган кузовында Нефтекамага ике килен төштек, — дип елмая Эмилия ханым.

Төшкән җирендә таш була Солтанай кызы. Ике яшь йөрәкнең тәүге мәхәббәт җимеше булып 1974 елда уллары туа. Аңа Рөстәм дип исем кушалар. Икенче уллары Радик — 1981 елда, төпчек­ләре Юлай 1987 елда дөньяга аваз салалар.

Мине балаларның яшь аермасы шулай зур булуы гаҗәпләндерде. Әмма Эмилия Фәйзелхак кызының бу мәсьәләдә дә үз фикере.

— Бала беренче сыйныфка укырга барганда янәшә­сендә әнисе булу бик мөһим. Моның өчен, әлбәттә, иң ышанычлы юл — әнинең декрет ялында булуы. Без балалар тууны махсус шулай планлаштырдык, — дип, ул мине тагын бер тапкыр гаҗәп­ләндерде.

1981 елдан Галиәкбаров­лар гаиләсе Бачкыйтау авылында яши. Тәүдә зур булмаган йорт сатып алалар һәм аның янәшәсендә кирпечтән зур, иркен йорт сала башлыйлар. Гаилә башлыгы балыкчылар бригадасында эшли, Эмилия исә мәктәп аш­ханәсенә пешекче булып урнаша. Йорт салу өстәмә чыгымнар таләп итә. Бу мәсьә­ләне уңай хәл итү өчен Галиәкбаровлар ихатадагы мал санын ишәйтә.

— Ике сыер саудык, тәүге елларда биш-алты дуңгыз баласы үстереп саттык, — дип искә ала хуҗабикә.

Шулай тәҗрибә туплый авыл уңганнары, һәм иң отышлысы – сыер ите җитеш­терү, дигән нәтиҗә ясыйлар. Чөнки дуңгызның төп ризыгы – ашлык, ә сыер малы салам-печән кебек тупас азыкны һәм сенаж-силос кебек сусыл азыкны да яратып ашый. Шундый ният белән сыерлар санын арттыралар.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк: Бачкыйтау авылы район үзәгеннән дә, Нефтекама шәһәреннән дә ерак урнашкан. Биредә сөт җитештерү белән шөгыльләнү отышлы түгел, шуны исәпкә алып, бозауларны аналарыннан аермыйлар. Сөт имгән бозау бертөрле авыруларга да бирешми, шуңа алар тиз үсә, итләре дә сыйфатлы була.

Моның өчен, әлбәттә, мал­ларның яхшы токымлы булуы мотлак. Бу максатта Чакмагыш районыннан Казахстанда чыгарылган токымлы үгез сатып алалар. Соңрак абердин-ангусларга өстенлек бирелсә, бүген Га­лиәкбаров­ларның көтүендә, нигездә, симменталь токымлы маллар. Алар бездәге салкыннарны җиңел үткәрә һәм утарда кышлый. Абзар төзү өчен өстәмә чыгымнар таләп ителми.

Маллар саны ике дистәгә якынлашкач, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкче­леге тәкъдиме белән Галиәк­баровлар крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлә.

Бүген Галиәк­баров­ларның көтүендә бозавын иярткән кырыклап сыер йөри. Алардан тыш, иллеләп баш сарык та асрыйлар. Алар өчен кышлату чорына җитәрлек мал азыгы һәм фураж ашлыгы тупланган. Кар төшеп, көтү утарга кайтарылгач, егерме­ләп сыер малын ит комбинатына тапшырырга җыеналар.

Хәзер күпчелек фермер хуҗалыкларын җитеш­терел­гән продукцияне сату мәсьәләсе борчый. Га­лиәк­баровларның бу яктан да күңеле тыныч. Күп еллар инде алар Татарстандагы Әгерҗе ит комбинаты белән эшлекле бәйләнештә.

— Ит комбинатына телефон аша шалтырату да җитә. Билгеләнгән вакытта берничә

“КамАЗ” машинасы белән килеп, малларыбызны төяп алып та китәләр. Акчасын да вакытында күчерәләр. Шуңа безнең салымнар буенча да, башка төр түләүләр буенча да бурычыбыз юк. Тиешле субси­дияләрне дә вакытында алабыз, — ди Эмилия Фәйзелхак кызы.

Галиәкбаровларның ху­җалы­гы белән якыннанрак танышкан саен аларга карата ихтирамым арта барды. Ничектер, аларның барлык эшләре дә бик җиңел бара кебек. Һичкайчан аптырап, зарланып тормыйлар. Язгы чәчү, мал азыгы хәзерләү, урып-җыю кебек күмәк көч таләп итүче эшләрне уллары, оныклары белән бергәләшеп башкаралар да куялар. Ә бит, уйлап карасаң, хуҗалык­ларында бер генә авыл хуҗалыгы белгече дә юк. Эмилия ханым — һөнәре буенча 4нче разрядлы пешекче, ә Халит абзыйның ярты гасырдан күбрәк хезмәт стажы булып, шуның утыз елдан артыгын балыкчылар бригадасында эшләгән. Төп хикмәт табигатьтән бирелгән сәләттә һәм зирәклектәдер, күрәсең.

— Арытаба да иген үсте­реп, мал үрчетеп яшәп булмас, ахры. Чөнки еллар үткән саен эш авырлаша бара. Быел эшнең иң кызу мәлендә абыегыз авырып, бер ай дәва­ханәдә ятты. Шуларны уйлап, бәрәңге бакчасының яртысына җимеш агачлары, җир җиләге утырттык, — дип, киләчәккә планнары белән дә уртаклашты Эмилия Фәйзел­хак кызы.

Узган елда Галиәкбаров­ларның крестьян-фермер хуҗалыгының уңышлары Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министр­лыгының Мактау грамотасы белән билгеләнгән иде. Быелгы Сабантуйда исә Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрдан­шинның Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Рим ӘХМӘТОВ.

Краснокама районы.
Читайте нас