+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 ноябрь 2019, 08:35

Каз канаты кат-кат була...

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты республика Хөкүмәте һәм “Аек Башкортстан” төбәк җәмәгатьчелек хәрәкәте белән берлектә 2011 елдан алып “Аек авыл” конкурсын үткәрә. Агымдагы елдан әлеге акциягә Илеш районы да кушылды. Чарада барлык 22 авыл биләмәсе катнашырга теләк белдерде.

Җәйләүдә “Аек авыл” акциясе кысаларында каз өмәсе узды

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты республика Хөкүмәте һәм “Аек Башкортстан” төбәк җәмәгатьчелек хәрәкәте белән берлектә 2011 елдан алып “Аек авыл” конкурсын үткәрә. Агымдагы елдан әлеге акциягә Илеш районы да кушылды. Чарада барлык 22 авыл биләмәсе катнашырга теләк белдерде. Төп максат – районда аек, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, шәхси һәм гаилә тормышында аеклык традицияләрен тергезү, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, алкоголь, тәмәке һәм наркотиклардан азат булган җәмгыять төзүгә ирешү, халыкларның тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрен тергезү.
Исәмәт авыл биләмәсенә караган Җәйләү авылында Зилә һәм Альберт Калининнар хуҗалыгында шушы кысаларда милли бәйрәм – “Каз өмәсе” оештырылды. Чарада Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Расих Хәмитов, район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмат-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы Рәмил Нуретдинов, Илеш районы башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Илшат Сибәгатуллин, Исәмәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илшат Басыйров катнашты.

Калининнар гаиләсе төбәктә уңганлыгы, тырышлыгы белән күпләргә үрнәк булып тора. Гаилә башлыгы Альберт Валерьевич Югары Яркәйдәге район техник пред­приятиесендә – водитель, әлеге вакытта — балта остасы. Зилә Әхкям кызы — штукатур-маляр. Өч бала – Альбина, Линда, Линарны тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгаралар. Уллары Линар үз крестьян-фермер хуҗалыгын булдырган. Хуҗалык эшләрендә әти-әнисе, дәү әнисе, тормыш иптәше Айсылу ярдәмләшә. Алар, дүрт буын, бер түбә астында тату, бердәм булып, матур итеп дөнья көтеп яши. Һәр ел саен мал, күпләп каз, үрдәк үстерәләр. Хуҗабикә яз көне каз бәбкәләре алу белән, гореф-гадәт буенча каз өмәсе үткәрүне күңеленә салып куя. Аның бу ниятен “Аек авыл” конкурсына әзерләү комиссиясе рәисе урынбасары Мәрьям Шәмсиева, авыл халкы күтәреп ала. Шулай ук район хакимияте, Илеш районы башкортлары корылтае Башкарма комитеты, мәдәният бүлеге Илеш районының М. Гәрәев исемендәге башкорт мәдәни үзәге “Агинәйләр” төркеме әлеге бәйрәмне оештыруга лаеклы өлеш кертәләр.
Калининнар йортында иртәнге сәгатьтән үк самавыр кайный, таба чыжылдый, ихатадан ук бәйрәм кәефе каршы ала. Өмәчеләр Лена Гыйльметдинова, Рима Фәтхетдинова, Флидә Нуретдинова, Дилбәр Гәрәева, күрше-тирәләр өмәгә килеп тә җитте. Авылның имам-хатыйбы Ансаф хәзрәтнең хәер-фатыйхасын алгач, эш башланды. Каз йолыккан кызларның, апаларның кулларына күз иярми. Бүлмәдә ак карларны хәтерләтеп, каз йоны оча. Ул арада өмәчеләр җыр башлый — “Каз канаты кат-кат була”... Шаян сүзләр әйтешеп, матур теләкләр теләп, бар тырышлыкларын салып эшләде өмәчеләр. Балалар табышмаклар әйтешеп, каурыйларын йолыкты.
Өйдә өмәчеләр өчен сый-нигъмәт әзерләнде. Аш-су остасы Лена Гыйльметдинова, токмач кисеп, аш пешерү белән мәшгуль булса, Люция Кашапова — уңдырып тәбикмәк, Халидә Хәсәншина тәмле бәлешләр пешерде. Боларның барысына да Тутыя апа күзәтчелек итеп, киңәшләрен бирде.
Менә эш тәмамланды һәм көянтәгә казлар аскан кызлар, апалар авыл урамнарын җырга күмеп, чишмә буена юнәлде. Алар артыннан яше-карты ияреп, балалар каурыйларны юлга сибеп барды. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен, еллар имин, бай булсын, дигән теләктә эшләнде.
Гармун моңы, дәртле җырлар беркемне дә битараф калдырмады, халык капка алдына ук чыгып, карап калды.
– Авылыбызның яме саклана, иң мөһиме, халкыбызның милли йолалары югалмаячак, буыннан-буынга күчеп, дәвам итәчәк, — дип чараны оештыручыларга рәхмәтен белдерде өлкән яшьтәге абый-апалар.
Казларны коеда чайкаганда да шат тавышлардан, җыр-моңнан урам яңгырап торды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Алик Борһановның – курайда, Ришат Абдуллинның баянда уйнавы, М. Гәрәев исемендәге башкорт мәдәни үзәге әгъзаларының җырлы-биюле такмак әйтүләре, Исәмәт авыл мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Ак калфак” бию төркеменең чыгышы, Илнар Миң­некәевнең, Әмир Нуретдиновның моңлы җырлары һәркем күңеленә хуш килде. Кое янында Корылтай аллеясе булдырылып, анда юкә һәм миләш агачлары утыртылды.
Уфа кунагы Расих Хәмитов:
– Йортларыгызның төзеклеге, матурлыгы, йөзләрегезнең ихласлыгы, яшь гаиләләрнең булуы биредә аек фикер йөртүче, уңган халык яшәве турында сөйли. Сездәге кебек, традицияләребезне сакласак, милли йолаларны тергезүдә эзлекле эш алып барсак, һичшиксез, авылларыбыз сүнмәс, аларда җыр-моң, дәртле биюләр сүрелмәс. Әлбәттә, моның өчен халыкның тырыш, тәртипле, аек тормыш алып баруы кирәк. Шулай яшәгәндә генә без алга барабыз, — дип, бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде ул.
Бәйрәм Калининнар йортында, мул сыйдан сыгылып торган табын артында дәвам итте.
Шулай ук бу көнне Расих Хәмитов, Рәмил Нуретдинов, Илшат Си­бәгатуллин мәчеттә булып, халык белән җанлы әңгәмә корды, авыл тарихына байкау ясады, осталарның кул эшләре белән танышты.

Лира ГӘРӘЕВА.
Илеш районы.

Читайте нас