+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 ноябрь 2019, 09:00

Бакча кереме түгел, акча кереме кирәк!

Авылларның картаю сәбәбе яшьләргә генә бәйлеме?

Авылларның картаю сәбәбе яшьләргә генә бәйлеме?

Заманалар үзгәрде, җәмәгать. Авыл проблемаларының очы-кырые күренми, тәгәрмәч кебек. Моннан чирек гасыр чамасы элек, яхшы техника булса, егетләр комбайн кабинасы эчендә ак күлмәк киеп утырырлык вакытлар җитсә, яшьләр авылдан китмәс иде, диләр иде. Хәзерге техникаларга кнопкага басып кына идарә итәләр, эшләргә кеше юк. Чагыштырмача хезмәт хакы да начар түгел, югыйсә. Яшь белгечләргә дәүләт ярдәме дә бар. Ә техникага эшлим дип тотынган ир-егетләрнең берсе дә эш хакы түбән дип зарланмый кебек.
Сәбәп нәрсәдә соң? Нигә авыллар сүнә? Ни өчен яшьләр авылда яшәргә теләми? Әлеге мәңгелек сораулар гәзит укучыларны да битараф калдырмас, дип уйлыйм. Фикерләрегезне ишетәсе килә, языгыз.

“Сельская жизнь” гәзитендәге бер язмада күптән түгел шундый мәгъ­лүматлар игътибарны җәлеп итте. Русиядәге 12 мең авылда, ягъни барлык авыл биләмәләренең 10 процентында диярлек эш урыннары юк икән. Шуларның 13 процентында даими яшәүче юк, ә 29 процентында кешеләр бармак белән генә санарлык. Авылларның юкка чыгуы, анда яшәүчеләрнең китүе, яшьләрнең калмау сәбәбе нәрсәдә дигәндә, мөгаен, беренче урында эшсезлек торадыр. Анысы күп очракта урындагы хуҗалык эшчәнлегенә, җитәкченең кайсы юнәлешкә йөз тотуына бәйле. Арытаба рәсми саннарга тукталыйк. Алар бу сорауга күпмедер дәрәҗәдә җавап табарга ярдәм итәчәк. Сүз илдә авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтү турында. Рәсми чыганаклар мәгъ­лүматларына караганда, соңгы елларга кадәр дәүләт ярдәменең 80 процентына якыны авыл хуҗалыгы оешмаларына һәм, нигездә, эре аграр предприятиеләргә күрсәтелде. Калган егермесе — фермер хуҗалыклары өлеше. Ә ил күләмендә бәрәңгенең — 80, яшелчәнең — 68 һәм сөтнең 39 процентына якынын җитештерүче 23 миллион шәхси авыл ихатасы өчен тоемлы ярдәм юк. Ә бит шулардан ике миллион крестьян хуҗалыгы продукцияне сату өчен җитештерә. Еш кына, кайбер икътисад бел­гечләре шәхси ихатасы булган гаилә ач яшәми, салымы да булырга тиеш, дигән фикердә. Хаклык бар, ач түгелдер. Әмма сезонлы бакча җимеше сатып кына авылда кемнең хәлләнгәне бар икән? Минемчә, яшьләргә эш булмаганда, аларны бакча кереме генә берничек тә авылда тотып тора алмый. Республикада кулланучылар кооперативлары оештыру буенча дәртләнеп диярлек тотынганнар иде. Аерым районнарда активлык арта. Күбесендә моның нәрсә икәнен дә аңлап җиткермиләр кебек. Әгәр дәүләт шәхси ихаталар җитештергәнне дә җыю, сатып алу һәм хәзерләү белән җитдирәк шөгыльләнсә, ихтимал, ул тоташ аграр тармак күрсәткечләрен үстерүгә генә түгел, ә крестьян ихаталарының җанлануына да яңа сулыш бирер иде. Һәрхәлдә, эш таба алмаган яшьләр өчен дә яшәү, керем чыганагы булыр иде. Әлбәттә, коопера­цияләр күбрәк оешыр, әмма әлегә авыл халкының менталитеты шулай: шәхси башлангычлар сүлпән, этәрүчеләр кирәк. Дәүләт думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин күптән түгел “Авылга яшьләрне җәлеп итү өчен аграр тармакта эшләүчеләрнең уртача эш хакы шәһәрдәгегә карата 110-120 процент тәшкил итәргә тиеш”, дигән фикер белдерде. Аның сүзләренә караганда, бары тик шушы максатка ирешеп кенә яшьләрне авылга җәлеп итеп, тиешле белемгә ия булгач, аларга кайту өчен алшартлар тудырып булачак.
Кызганычка каршы, элекке колхоз статусын үзгәртеп, яңа төр берәм­лек­ләр булып оешкан аграр пред­прия­тиеләрнең дә күбесе авыл язмышына, анда яшәүчеләр һәм эшләүчеләр хәленә керергә теләп бармый. Арзанлы чыгымнар белән күбрәк җитештерүгә, кеше хезмәтен киметеп, заманча технологияләр куллануга өстенлек бирү дә эзсез калмады. Ә без еш кына авылның үз балта осталары булуга карамастан, җитәкчеләрнең ни өчен читтән килүчеләрне яллап эшләтүгә өстенлек бирүен аңлап җиткерми идек. Хәзер “килгән кешеләр” ферма төзү белән генә чикләнми, кичә генә урындагы ир-егетләр хезмәтлән­дергән техникаларга менеп утырды. Проблеманың асылы шунда: аграр хуҗалыкларга читтән яллап эшләтү күпкә арзан, хәтта табышлырак та. “Ярдәм итәргә теләүчеләр” хезмәте өчен күп сорамый. Алар өчен салым түлисе дә исем өчен генә. Мондый көндәш­леккә, әлбәттә, урындагы халык риза түгел. Ә нәрсә эшли алсын? Акыллырак җитәкчеләр яшь гаиләләргә өй салырга ярдәм итеп, аларны бурычлары белән бергә авылдан тиз генә китә алмаслык итеп “тышаулап куйды”. Билгеле, теләгән һәр яшь гаиләгә йорт төзүдә ярдәм итеп тә, аларның барысын да авылда калдырып та булмый.
Туксанынчы елларда авыллар шактый җанлы иде әле. Хәзер күп авылларда клуб ябылды. Җәй көннәрендә анда халык маллары хуҗа. Медпунктлар күп җирдә юкка чыкты. Шунысы аеруча кызганыч: бу хәлләр барысына да таныш. Нинди дәрәҗәдә күпме сайлау узса да, депутатлыкка кандидат­ларның һәммәсе дә авыл халкын гел генә күтәрелгән мәсьәләләрнең хәл ителәчәгенә ышандырып китә. Нә­тиҗә генә күренми. Шундый мөнә­сәбәттән соң ничек итеп яшьләрне авылда калырга үгетләп була?
Күптән түгел шундый бер мәгълүмат күзгә ташланды. “Русия патриотлары” партиясенең төбәк бүлекчәсе рәисе Заһир Хәкимов былтыр сәяси һәм җәмәгать эш­леклеләре катнашлыгында узган “түгәрәк өстәл”дәге чыгышында 2005 елдан башлап авыл җирләрендә көндезге гомуми белем бирү учреждениеләре 50 процентка якын, мәктәпкәчә учреждениеләрнең — 10 һәм мәдәни-ял итү юнәлешендә булганнарының 6 процентка кимүе турында сөйләгән иде. Ә быел июнь аенда Дәүләт җыелышы-Корылтайда узган “түгәрәк өстәл” очрашуында соңгы елларда республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендә яшәүче­ләр саны 20 процентка кадәр азаюы турында хәбәр ителде.
Ни сәбәпле авыллар картая, яшьләр бәхет эзләп читкә китә, дигән сорау беркем өчен дә яңалык түгел. Беренче чиратта — эш, торак төзелеше, социаль проблемаларны хәл итәргә кирәк. Бу җәһәттән соңгы чорда республикада демография, миграция, авылда кече һәм урта малтабарлыкны үстерү, кооперация хәрәкәтен җәелдерү белән бәйле мәсьәләләрнең Хөкүмәт дәрәҗә­сендә күтәрелүе авыл тормышына яңа сулыш бирәчәк дигән ышанычта калыйк.
Автор: Олег Төхвәтуллин
Читайте нас