Илеш районында шушы статусны саклап калган бердәнбер аграр предприятие рәисе Илгизәр Хәмидуллин шулай ди
Башкортстанның аграр тармагында “колхоз” статусын саклап калган хуҗалыклар бармак белән генә санарлык. Җәмгыятьләр, кооперативлар белән бергә, алар да ит-сөт җитештерә, игенчелек белән шөгыльләнә. Авыл тормышының яшәеш асылына төшенгәч һәм анда хезмәт салучылар белән якыннан аралашкач кына хуҗалык итү алымнарында аерманың ни дәрәҗәдә зур булуын тоясың. Мәгълүм булуынча, совет чорында гөрләгән колхозларны зыянга эшли, керемнәре түбән, дигән сылтау белән бетерделәр. Әмма ул табышның ни сәбәпле түбән булуы хакында рәсми аңлатмаларның да, фикерләрнең дә “чиләктән сөзелеп” тамганы гына ишетелде. Шундый статистика бар. 1980 елда илдәге барлык 25900 колхозның 13700е чынлап та зыянга эшләгән булган. Яртысыннан да күбрәге дигән сүз бу. Икътисадчылар зыянга эшләүнең төп сәбәбен колхозларның җитештерүгә тотынылган чыгымнары үскән бер вакытта, дәүләт тарафыннан сатып алу бәяләренең түбән булып калуында, дип аңлата. Мондый хәлгә 1983 елда чик куела, ягъни дәүләт аграрийлар җитештергәнне сатып алу бәяләрен арттыргач кына. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгының рентабельлелеге күзгә күренеп арта. 1985 елда, мәсәлән, илдәге 26200 колхозның нибары 3400е генә зыянга эшләвен дәвам итә. Рентабельлелек дәрәҗәсе минус 0,4 проценттан 19 процентка югары күтәрелә. Ихтимал, яңа Русия тарихында да күмәк хуҗалыкларга дәүләт ярдәме элекке хәлдә сакланса, тармакны бөлгенлек чигенә җиткергән реформалар да кирәкмәгән булыр иде. Кызганычка каршы, өч дистә ел чамасы элек башланган реформалар аркасында авыл хуҗалыгы тармагы гына түгел, ә анда яшәүчеләр дә җитди тетрәнү кичерде. Эшсезлек, демография, миграция, башка социаль проблемалардан әле көч-хәл белән арынып киләбез. Кызганычка каршы, дәүләт белән аграр җитештерүче арасындагы “күпер”ләр җимерелгәч, ике арага арадашчыларның керүе дә хәлне катлауландырды. Бүген дә кайбер эре аграр предприятиеләр алыпсатарлар хезмәтенә бәйле булып кала.Әмма төрле статустагы аграр хуҗалыкларда эшләүчеләрнең авылга, җиргә, крестьян хезмәтенә тугры калуы сокландыра. Җитештергәннәрен элеккечә дәүләт турыдан-туры сатып алмаса да, бүген аларның һәммәсе дә базар шартлары, сәүдә таләпләре буенча эшли. Без моның шулай булуына Илеш районының Муса Гәрәев исемендәге колхоз-кооперативы эшчәнлеге һәм коллектив уңганнары белән танышкач тагын да ныграк инандык.
Аграр хуҗалык зур түгел. Райондагы барлык сөренте җирләрнең 7 проценты алар карамагында. Сөт җитештерү буенча гәрәевлылар районда дүртенче урында. Колхоз биш авылны берләштерә.
Кайчандыр аларның бәләкәйрәкләрен перспективасызлар исемлегенә кертү куркынычы тугач, урындагы җитәкчелек беренче чиратта элекке фермаларны саклап, аларның арытабангы таралу куркынычына чик куя.
— Еш кына безнең колхоз статусын саклавыбызны үзгәрешләрне кабул итәргә теләмәү белән аңларга тырышучылар да булгалады, — ди хуҗалык рәисе Илгизәр Хәмидуллин. — Эш бит элеккегә ябышып ятуда түгел. Бүгенге яңача хуҗалык итү, җитештерү, икътисади үзгәреш шартларында үзгәрми мөмкин дә түгел. Безнең колхозның үткәне зур, тарихы бай. Заманында Мәскәү күргәзмәләрен шаккатырган казанышларыбыз бар. Алар барысы да күмәк тырышлык, бердәм эшчәнлегебез белән яуланды. Колхоз корылышын ничек үзгәртәбез, дигән сорау туганда да халык бертавыштан күмәк хуҗалык статусын саклыйбыз, дип тавыш биргән. Элеккечә үк булмаса да, колхоздагыча — бергә җитештерәбез, керемнәр һәркемнең хезмәтенә карап бүленә. Аңлаешлырак әйткәндә, бар тапканыбыз — халыкныкы.
Бишкурай, Олы Бишкурай, Төйлегән, Иләкшиде һәм Ташчишмә. Тарихы йөзләрчә елдан арткан, халыкчан исемдәге авыллар. Хуҗалык район үзәгенә дә якын түгел. Кызганычка каршы, моңа кадәр авыллардан яшьләрнең күпләп китүе берникадәр куркыныч тудырган. Хәзер китүчеләр сирәгәйгән. Әлбәттә, монысы яшьләрнең азаюы белән бәйле түгел.
— Авыл биләмәсендә 930га якын кеше яши, шуларның 300дән күбрәге пенсия яшендә. Колхозда төрле тармакларда хезмәт салучылар йөздән арта. Минемчә, колхоз “канаты” астында яшәүнең бөтен өстенлеге шунда, аграр предприятие җитәкчелеге җитештерү белән генә шөгыльләнүне түгел, ә урында яшәүчеләрнең социаль якланган булуы өчен дә зур җаваплылык тоя. Халыкның якланган булуын һәм нинди мәсьәләдә дә колхозның ярдәмгә киләчәген тоеп яшәве уңышларыбызның да, социаль тотрыклылыкның да нигезе булып тора, — ди Бишкурай авыл Советы биләмәсе башлыгы Илвир Хәмидуллин.
Белешмә. Кооператив-колхозның 300дән артык пайчысы бар. Ел йомгаклары буенча аларга берәр центнер ашлык һәм чикләнмәгән күләмдә салам түләүсез бирелә. Ашлыкның калганы аның үзкыйммәте буенча тәкъдим ителә.
Авыл хакимиятенең колхоз белән аңлашып эшләве уртак проблемаларны тизрәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. “Урындагы башлангычларны яклау” республика программасы кысаларында быел салкыннарга кадәр Олы Бишкурай авылында 1760 метр озынлыгында су линиясе яңартылуы биредә яшәүчеләр өчен шатлыклы вакыйга булды. Бер миллион сумы республика казнасыннан бирелде, калган өч йөз мең сумның яртысын авыл халкы җыйса, калганын колхоз түләде. 2020 елда данлыклы якташлары, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан авыл биләмәсен төзекләндерү эше дә дәвам итә. Бәйрәм тантаналарына кадәр 1200 метр озынлыкта юлга асфальт салу мәсьәләсе карала.
Билгеле, күмәк хуҗалыкның икътисады тотрыклы булганда гына мөһим мәсьәләләр җиңелрәк хәл ителә. Гәрәевлыларның төп керем чыганагы — игенчелек һәм терлекчелек. Быел басучылыктагы уңышлары куанычлы булды. Гектар куәтен 25әр центнерга җиткереп, 67 мең центнердан күбрәк ашлык җыеп алдылар.
— Сәүдә базарында ашлык бәясе үзгәреп тора. Элек дәүләткә сатсак, хәзер сатып алучыны үзебез эзлибез, — ди Илгизәр Киагап улы. — Яңа уңыштан тоннасын 7,7 мең сумнан 6,3 мең центнер арыш сатып өлгердек. Әле келәтләрдә 200 тонна карабодай, 150 тонна рапс саклана. Хаклары артуны көтәбез. Эшчеләребезгә өләштек. Орлыкка тәгаенләнгәне дә яхшы сыйфатлы.
Хуҗалыкны районда гына түгел, республикада орлыкчылыкка махсуслашкан ышанычлы партнер буларак яхшы беләләр. Ел саен ике йөзәр тонна арпа саталар. Бодайның элита һәм суперэлита сортларына сорау зур. Кооператив-колхозның баш икътисадчысы Рабик Рәкыйпов сүзләренә караганда, соңгы елларда маржиналь культуралар кереме яхшырак булуы күзәтелә. Быел, мәсәлән, рапс культурасы мәйданын арттырганнар. Горчица 250 гектарга җиткән. Аның тоннасын 30 мең сум белән озатканнар. Чагыштыру өчен: бер тонна ашлык — 7-8 мең, елына карап 10 мең сум белән сатыла. Димәк, горчицаның кереме зуррак. Бер минусы бар — уңышы түбән, күп чәчәргә кирәк.
— Колхозның үз техникасы да җитәрлек. Яңартасы бар, әлбәттә. Соңгы ике елда гына ике “Акрос-550” комбайны сатып алдык. Мал азыгы җыю комбайны, МТЗ-82 тракторлары да куәтләрне үстерде. Ашлык киптерү корылмасы да кирәк иде. Хәзер басудан дымлырак кайтканны үзебездә киптерәбез. Гомумән, яңа техника-корылма сатып алуга быел 25 миллион сум тотындык. Шушы техника өчен Хөкүмәттән сигез миллион сумга якын субсидия акчасын көтәбез, — ди Рабик Өлфәт улы.
Колхоз тормышының тагын бер үзенчәлекле ягы бар. Дөресрәге, анысы күбрәк “Олы йөк”не тартучы рәис Илгизәр Киагап улының шәхси тырышлыгы, карашы белән бәйледер. Ул авылдагы эш көчендәге һәркемне шөгыльле, “ашлы” итәргә тырыша. Өч авылдагы фермаларны бетерү түгел, аларда мал санын ишәйтү теләге дә шуның белән аңлатыла. Эшле икән, димәк, хезмәт хакы ала, тормышын көтә, авылда “туп тибеп” йөрергә вакыты калмый. Өстәвенә, үз ихатасында мал асрау мөмкинлеге дә бар. Бүген колхоз күмәк көч белән табып җитештергәнне үз эшчеләренә юмарт өләшә. Әлбәттә, базар хаклары белән түгел. Тормыш көтәргә дәрт-дәрманы булган кешеләргә шартлар чикле түгел. Колхозда эшләгәне белән шәхси хуҗалыктагы хезмәте авылда һәркемгә кинәнеп яшәү мөмкинлеге бирә.
Белешмә. Авыл Советы биләмәсенең эшләр идарәчесе Миләүшә Тимерова әзерләгән мәгълүматтан күренүенчә, шәхси хуҗалыкларда унга якын трактор, җиде данә йөк машинасы һәм 140 чамасы җиңел автомобиль теркәлгән. 460тан артык авыл ихатасы өчен яхшы күрсәткеч бу.
Терлекчелектә мал кышлату уңышлы дәвам итә. Өч фермада 1450 баш сыер малы исәпләнә, шуларның 650се — савым сыерлары. Чималның күбрәген Бәләбәйгә озаталар. Иләкшиде фермасы токымчылык репродукторы статусына ия. Республика хуҗалыкларына ел саен 30га якын токымлы тана саталар. Әйткәндәй, быел гәрәевлылар һәр сыердан уртача сөт савып алуны 7 мең килограммга җиткерү максаты белән эшли. Ләйсән Ямаева, Фәнүзә Нурлыгаянова, Хәнния Әминева, Илсур Гомәров кебек терлекче-савучылар үрнәгендә моңа ирешү җиңел булачак, ди рәис.
Бу көннәрдә авыл матур шәлгә ябынды. Һәр тарафта “ак” тынлык. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Колхоз үзәге Олы Бишкурайны үз куенына яшергән сөзәк тауга күтәрелгәч үк авылның бар матурлыгы уч төбендәгедәй. Авылга якынрак килгән саен тимерлектә шул авыл тынлыгын “кисеп үткәндәй” чүкеч тавышлары яңгырап ала. Димәк, механизаторлар язгы мәшәкатьләргә әзерләнә. Арырак — ферма. Кичке савым якынлашканда сөтлебикәләр “сөйләшә” башлый.
Илеш табигатенең матур төбәгендә, уңдырышлы җирләренә хуҗа булып яши әлеге колхоз. Әлбәттә, аларның хәл итәсе проблемалары да аз түгел. Әмма биредә элекке күмәклек белән көчле булып яшәүче авыл һөнәр ияләре шуны ачык белә: аларны шушы бердәмлек тагын да көчлерәк, ышанычлырак һәм максатчанрак итә.
Олег Төхвәтуллин.
Илеш районы.