Район эшчәннәре хуҗалык елына йомгак ясаганда олы куаныч кичерде
Тукай шигырендәгечә, соңгы елларда җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явып куандырмаса да, авыл хуҗалыгы эшчәннәренең фидакарь хезмәте, алдынгы технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә продукция җитештерү буенча районыбыз республикада алдынгы урын тота. Икътисадны тотрыклы итүгә саллы өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбыз олы хөрмәткә ия.
Шул уңайдан Чакмагыш районы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне тантаналы шартларда билгеләп үтелде. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә зур күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгылары, белгечләр, хуҗалык рәисләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл Советы биләмәләре башлыклары, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, ветераннар җыелды.
Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар – Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Нуриәхмәтов, район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Соколов, Ирек Усманов, район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсанов, җаваплылыгы чикләнгән “Агро-200” җәмгыятенең генеральный директоры Руслан Биктаһиров катнашты.
Кунаклар тәүдә фойеда урнаштырылган бай күргәзмә белән таныштылар. Тамаша залында исә чара районыбыз турындагы видеоязманы караудан башланды. Туган ягыбызның гүзәл табигате, күкрәп үскән иген басулары, кара алтын чыгаручы нефть корылмалары һәм тырыш халкы турындагы документаль фильмны карагач, райондашларыбыз һәм кунакларның да күңеле соклану һәм горурлану хисе белән тулышкандыр. Чөнки район мәдәният йортының вокаль ансамбле башкаруындагы районыбызның гимнына әверелгән “Шат кояшлы Чакмагышым” җырын залдагылар аягүрә басып тыңладылар. Бәрәкәтле Чакмагыш туфрагында үскән тук башаклар һәм игенчеләребезнең бөек казанышы, яшәү көче – күпереп пешкән икмәк сәхнә түренә урнаштырылгач, район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев залдагыларны бәйрәм белән тәбрик итеп чыгыш ясады. Авыл эшчәненең хезмәтен бәһалап, зур куаныч белән ирешелгәннәргә тукталды.
– Катлаулы һава шартларында эшләүгә карамастан, районыбыз быел да югары күрсәткечләргә иреште. Республика караваенда Чакмагыш ашлыгы өлеше тулаем җыем исәбендә – икенче, ә һәр гектардан уңыш алу буенча беренче урында. Барлыгы 191 мең тонна ашлык җыелды, уртача гектар куәте 41 центнер тәшкил итте. “Базы”, “Герой”, “Байбулат” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күрсәткечләр тагы да югарырак. Шикәр чөгендере һәр гектардан 429 центнер уңыш бирде, барлыгы 156 мең тоннадан артык җыеп алынды.
Терлекчеләребезнең фидакарьлеге дә зур хөрмәткә лаек. Безнең район дистә еллар дәвамында сөт җитештерү һәм һәр сыердан савым күрсәткече буенча республикада лидер булып тора. Ел барышында 45 425 тонна сөт һәм 2612 тонна ит җитештерелде. 2019 елда да безнең район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломына лаек булды. Тармакның барлык хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтлемен, – диде ул.
Реканс Фәнил улы бер төркем хезмәт алдынгыларына “Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел” юбилей медальләрен, районның Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Нуриәхмәтов бәйрәм шатлыгы белән уртаклашты.
– Башкортстан Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм шәхсән үземнең исемнән тырыш хезмәтегез, ил табынын баетуга керткән лаеклы өлешегез өчен зур рәхмәт белдерәм, барчагызга да бәхет, имин еллар телим. Бүген ирешелгәннәрегезгә яңа казанышлар өстәлсен, үрләр арты үрләр яулансын, – диде ул.
Чыгышы соңында Рамил Рәмзил улы агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы эшләгән дистәдән артык чакмагышлыга Русия һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Аннан соң сүз алган Вадим Соколовның, Ирек Усмановның чыгышлары да хезмәт кешесенә тирән ихтирам, чакмагышлылар өчен горурлык хисе белән сугарылган иде.
Тантанада безнең район белән хезмәттәшлек итүче “Агро-200” җәмгыятенең генеральный директоры Руслан Биктаһиров та чыгыш ясап, Бәләбәй сөт комбинатына 15 ел дәвамында бары тик сыйфатлы продукция тапшыручы, кулга-кул тотынышып эшләүче чакмагышлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бүләкләрен тапшырды.
Тантана җыр-бию белән үрелеп барды. Район тарихын, авылдагы хезмәт шавын чагылдырган, күмәк сәхнәләштерелгән тамаша, “Ядкарь”, “Березка”, ”Сеспел” вокаль ансамбльләренең һәм “Асылъяр” бию, “Дуслык” балалар бию коллективларының чыгышлары авыл уңганнарына олы бүләк булды.
Гөлүсә ФӘРВӘҖЕВА.
Чакмагыш районы.