Белешмә. Социологик тикшеренүләргә караганда, Русия гаиләләренең 60 проценты өендә берәр төр хайван асрый. Өстенлек, әлбәттә, мәчеләргә һәм этләргә бирелә. Гражданнарның бер процентында экзотик җәнлекләр бар. Шул ук вакытта, статистика буенча, Русиядә хуҗалары тарафыннан ташланган яки кыргыйланып баручы эт-мәчеләр саны 50 миллионлап.