Республика Башлыгы аграр үсештә ике төп юнәлешне билгеләде
Аграр җитештерү алга киткән илләрдә революцион яңарыш өлгереп килә. Якын унъеллыкта басу-плантацияләрдә эшләүче трактор һәм комбайннарны кабина эчендәге кеше түгел, ә роботлар хезмәтләндерә башлаячак. Әйтергә кирәк, пилотсыз авыл хуҗалыгы техникасы уйлап табу өстендә Санкт-Петербург шәһәре укучылары күптән шөгыльләнә. Данлыклы “Киров” заводында мәсәлән, мәктәп укучылары шундый робот-техника тәкъдим итте. Ил сәнәгате, галимнәр мондый “текә” трактор-комбайннарны кайчан күпләп чыгара башлар һәм бу яңалык авыл механизаторларын эшсез калдырмасмы, дигән сораулар инде җәмгыятьтә берникадәр борчу тудырырга да өлгерде. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы техникасы буенча дөнья сәүдә базарында соңгы елда берникадәр тотрыклылык күзәтелсә дә, Русиядә төп аграр техника җитештерү күләме кимеде. “GLAAS” компаниясе әзерләгән аналитик мәгълүматлар буенча, мәсәлән, ашлык җитештерү техникасын сатып алу 25 процентка кимегән. Сүз үзебезнең илдә җитештерелгәне турында бара. Ә мал азыгы техникасы сату, киресенчә, 8 процентка арткан. Шунысы да мәгълүм булсын, Көнбатыш җитештерүчеләре соңгы ике елда Русия базарында тоташ сатылган техника күләмендә үз өлешен ике тапкыр диярлек арттыруга ирешкән. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, илебездә аграр хуҗалыклар тарафыннан сатып алынган техниканың 31 проценты — Көнбатыш җитештерүчеләрнеке.
Русия предприятиеләре тәкъдим иткән авыл хуҗалыгы техникасын сатып алучыларны ничек дәртләндерергә, дигән сорау байтак кына “һавада эленеп торганнан” соң, ил Хөкүмәтендә 2019 елда субсидия күләмен ике тапкыр арттырырга карар иткәннәр иде. Федераль аграр ведомство башлыгы урынбасары Джамбулат Хатуов быел үзебездә җитештерелгән техника сатып алучылар өчен субсидия күләменең 22 миллиард сумнан артачагын хәбәр итте. Чагыштыру өчен: узган елда Русия төбәкләренә бүленгән субсидия акчасы 10 миллиард сум иде һәм ул 17 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу мөмкинлеге бирде. Әмма, аграр экспертлар фикеренчә, илдә авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту өчен таләп ителгән ихтыяҗ быел кимендә 18 миллиард сум булырга тиеш.
Башкортстанда бу юнәлештә нинди проблемалар бар?
2 октябрьдә Мәскәүдә Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашлыгында узган Хөкүмәт утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел башыннан республикада 4,5 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынуы турында җиткерде. “Әмма бу аз. Әлеге вакытта безгә 1200 берәмлек ашлык комбайны һәм чәчү комплекслары булган 3 мең данә югары җитештерүчәнле тракторлар җитешми”, — диде Радий Фәрит улы. Хөкүмәт утырышында Радий Хәбиров, техника паркын яңарту юнәлешендә “Росагролизинг” программасын дәвам итүне, аны тагын да киңәйтү мөмкинлекләрен карауны сорады.
Башкортстан авыл хуҗалыгын техник коралландыруны тизләтү нинди нәтиҗә бирәчәк? Якын елларда аграр җитештерүчеләрне комбайн, трактор һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүне яхшырту буенча нинди чаралар билгеләнә? Түбәндә сүз шул хакта.
Мәгълүм булуынча, республика Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан Республикасын 2024 елга кадәр социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында”гы указга кул куйган иде. Дәүләт дәрәҗәсендәге программада шушы чорга һәр тармакны үстерү мөмкинлекләре, бурычлар билгеләнде һәм гамәлгә ашыру юнәлешләре бәян ителде. Ул аеруча авыл хуҗалыгы өчен мөһим. Чөнки, программа кысаларында республиканың азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү, авылдагы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү, тармакны модернизацияләү, кадрлар белән тәэмин итү, беренче чиратта, Башкортстанның икътисади статусы белән дә бәйле. Шулай ук, ил башлыгы куйган бурычларны тормышка ашыруда — ягъни, Русиянең аграр экспорт күләмен арттыруда да Башкортстанның әлегә файдаланылмаган мөмкинлекләре бар.
— Әлеге вакытта республиканың агросәнәгать комплексы өчен ике юнәлеш принципиаль булып исәпләнә — тармакта техник модернизацияләүне тизләтү һәм авыл хуҗалыгы экспортын үстерү, — диде Радий Хәбиров югарыда телгә алынган Хөкүмәт утырышында республика аграрийлары алдында торган төп бурычларны билгеләп.
Авыл хуҗалыгын техник модернизацияләү бүген һичкайчан булмаганча мөһим. Чөнки, федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән максатлы индикаторга ярашлы, 2024 елга Башкортстан ашлыкның тулай җыемын 4 миллион 143 мең тоннага җиткерергә тиеш. Ә ул берничә факторга, беренче чиратта, тармакны техник коралландыруны тизләтүгә бәйле. Әлбәттә, соңгы елларда уңай үзгәрешләр булды.
Белешмә. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән мәгълүматларга караганда, яртыеллык йомгаклары буенча, гомум үзйөрешле урып-җыю комбайннарының тузу күрсәткече 50 проценттан артмый, 2010 елда бу күрсәткеч 62 процент тәшкил иткән. Тракторларны файдалануның норматив срогы җиде елда 85 проценттан 68 процентка төшкән. Аларның уртача “яше” 18дән 15,8 елга калган.
Быел ашлыкның тулай җыемы 3,3 миллион тонна тәшкил итте. Алдагы дүрт елда бу күрсәткеч 800 мең тоннага артырга тиеш. Аграр белгечләр исәпләвенчә, урып-җыюның озакка сузылуы аркасында үстерелгән ашлыкның 30 процентка кадәре югала. Республиканың аграр оешмаларын техника белән тәэмин итү күрсәткечен якын елларда, һәр 100 гектарга исәпләгәндә, 230-250 ат көченә җиткерү бурычы куелды. Әлеге вакытта ул 177 ат көченнән артмый. Республика Башлыгы кул куйган программа буенча, моңа ирешү өчен аграр җитештерүне техник модернизацияләү максатында ел саен 7-8 миллиард сум инвестиция салу таләп ителә.
Белешмә. 2011 елдан республикада тармакны техник модернизацияләү программасы эшли. Шушы вакыт эчендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан 3900дән артык трактор, 1865 данә ашлык комбайны, 334 берәмлек үзйөрешле мал азыгы комбайны, 4900 берәмлек чәчү һәм җир эшкәртү машиналары, башка җиһазлар алынды. Техника сатып алучыларга республика казнасыннан 8 миллиард сум субсидия түләнде. Бу барлык сатып алынган техника бәясенең 24 проценты дигән сүз.
— Республиканың агросәнәгать тармагын 2024 елга кадәр тотрыклы үстерүдә безгә Башкортстан Башлыгы тәкъдиме белән кабул ителгән программа зур ярдәм һәм стратегик юнәлеш булып тора, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Мондый бурыч — безгә эчке мөмкинлекләрне генә түгел, тышкы сәүдә хезмәттәшлеген үстерүгә дә зур этәргеч бирә. Соңгы елларда майлы культураларга өстенлек бирү аграр хуҗалыкларның табышын күтәрде. Хәзер, мәсәлән, рапс маен күбрәк күләмдә экспортка озату мәсьәләсен өйрәнәбез. Гомумән, аграр экспортта ашлык мөһим урын тота. Ә югары технология, яхшы сортлар белән беррәттән, техниканың да заманча булуы мөһим. Әлегә булган комбайннар белән урак эшен 30 көн дәвам итәргә кирәк. Бу бик озак. Әлбәттә, гел генә чит ил техникасына гына өмет итеп тә булмый. Соңгы елларда Русия сәнәгатьчеләре Көнбатыш белән көндәшлек итәрдәйләрне тәкъдим итә. Шатланып кабул итәбез. Башкортстанда да авыл хуҗалыгы машиналары төзү буенча эш җитди бара. Предприятиеләр тарафыннан 150 төрдән артык яңа техника һәм җиһазлар, комплекслы корылмалар үзләштерелде. Аларның күбесе техник күрсәткечләре һәм ышанычлылыгы буенча чит ил аналоглары белән көндәшлек итә.
Республика хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек башланды. Әлбәттә, бүгенге икътисади шартларда сәүдә базарында көндәшлек көчле. Яңа техника алу өчен үз акчаң булу да кирәк. Быел республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары 360 берәмлек трактор, 270 берәмлек ашлык комбайны, 50 данә мал азыгы техникасы белән тулыланырга тиеш иде. Аграр ведомствода, бу эшнең уңышлы дәвам итүен белдерделәр. Республика Хөкүмәтенең быел авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләүгә дәүләт ярдәмен 15 процентка арттырырга карар итүе дә эшне җанландырып җибәрде.
Берничә көн элек Чишмәдә районнарның авыл хуҗалыгы буенча баш инженерлары, эре аграр предприятиеләр, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белән шөгыльләнүче компанияләр җитәкчеләре очрашып, булган техниканы сыйфатлы ремонтлау, алдагы язгы кыр эшләренә бәйле проблемалар хакында сөйләште. Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов катнашты.
— Республика аграрийлары өчен моңа кадәр булмаган дәүләт ярдәме каралды һәм без аны нәтиҗәле файдалана белергә тиеш, — диде Илшат Илдус улы. — Башкортстанда техника сатып алуга бүленгән субсидия күләме башка бер төбәктә дә юк. Безгә мондый дәүләт ярдәме “старт алуга” гына түгел, ә зур сикереш ясарга этәргеч бирергә тиеш. Аграр экспортка да диңгез капкалары ачылды. Тышкы сәүдә базарына тәкъдим ителгән республика аграр продукциясе алдагы биш ел дәвамында, 2018 ел белән чагыштырганда, өч тапкыр үсеп, 230 миллион долларга җитәргә тиеш. Аграр сәясәттә, гомумән, без экспортны агросәнәгать комплексының үсеш ноктасы буларак кабул итәбез.
Олег Төхвәтуллин.