Шәһәр эшкуарлары авылга 30 миллион сумга якын үз акчасын нинди максат белән салган?
Тимур Латыйпов 1984 елда Уфа шәһәрендә туа. Башкаланың 43нче мәктәбендә укый.
Башкортстан төзелеш колледжын тәмамлый. ВЭГУ академиясендә һәм
БАГСУда белем ала. Белемен республика Хөкүмәте каршындагы “Төбәк фонды” акционерлар җәмгыятендә камилләштерә һәм биредә юридик бүлек начальнигы булып эшли. 2018 елдан эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйли.
Тормыш иптәше белән ике малай һәм бер кыз үстерә.
Беренче очрашуыбыз җәй айларында булган иде....Әллә ничә чакрымлы сикәлтәле юллар үткәч, авыл күренде. Якында гына сүтелеп, нигез ташлары гына калган ферма бинасы. Күрәсең, җир белән тигезләр өчен ул ташларны алып китүченең техникасы булмагандыр. Машинабыз туктап, тузан бераз басылуга, авылның бар булмышы уч төбендәге кебек күренде. Мәчет манарасының ялтыравыклы ае да куе агачлар арасыннан чагылып кала. Ике кибет эшләве дә мәгълүм булды. Әмма авылда тынлык хөкем сөрә. Югыйсә, юлга чыкканчы биредә 200ләп ихата барлыгын да ишеткән идек. Аның каравы, ике зират бар. Аның һәрвакыт тәртиптә тотылуы күренеп тора.
Кушнаренко районының төпкелдәге Ибраһим авылы бу. Бәлки, ике йөз ихаталы авылның тәмам сүнәсенә, сүреләсенә дә күп калмаган булыр иде. Ибраһимлыларның бәхетенә авылны саклап калу һәм анда гомер итүчеләрнең тормышларын җанландыру максатында башкаладан үз хуҗалыгын булдыру максаты белән эшкуарлар Земфира Абдуллина белән Әхсән Насыйбуллин кайтты. Аннары, аларның мавыгудан гына башланган шәхси ихаталары нигезендә фермер хуҗалыгы оештырыла. Ибраһим халкында бу вакыйга яшәү, тормыш дәртен күтәреп җибәрүгә этәргеч бирде. Һәрхәлдә, Земфира Марат кызы шулай уйлый.
Саннар телендә. Җәй көне аграр бизнес хуҗалары ихатасында илле баштан артык сыер малы асрала иде. 230дан күбрәк сарык һәм 45 баш кәҗә бар. Атлар саны 17 башка җиткән. Ә инде 450 баш мисыр тавыгы асралган мәйданны чын могҗизага тиңләргә була.
Әхсән Әнвәр улы сөйләвенчә, хуҗалыкта асралган һәр терлек, кош-корт үрчетүнең тәгаен максаты бар. Якын дуслары бүләк иткән 10 баш бәрәннән бүген бәләкәй генә ферма барлыкка килгән. Итен дә, йонын да зур керемле бәя белән сату ноктасын да тапканнар. Ә бит, эшкуарларның башкаладагы төп бизнесын калдырып, авылга борылганнарын ишеткәч, дуслары арасында да: “Кая барасыз, сезнең сыер күргәнегез бармыни? Акчасы булган кеше шәһәрдән китми”, дип әйтүчеләр дә аз булмый.
Фермер хуҗалыгы башлыгы Тимур Латыйпов Кушнаренкодагы мәктәп-гимназия укучыларына 2020 елның беренче яртыеллыгына 20 данә “Әллүки” журналы бүләк итте.
Земфира Марат кызында бизнес вәкилләрендә, бигрәк тә эшкуар хатын-кызларда да сирәк очрый торган сыйфат булуын тойдым мин. Бик тәвәккәл, гел генә беренче булу сыйфаты, амбициоз һәм үз фикерен яклый белүче, әңгәмәдәшчене ышандыруга сәләтле.
Җәйге очрашуыбызда аның кәҗәләр ашатып йөрүен, алар белән ничектер “аралашуын” күргәч хәйран калган идем. Шәһәрчә матур итеп киенгән үзе. Хәтта 45 баш кәҗәсенә дә үз исемнәре белән дәшкән кебек тоелды. Ә мисыр тавыклары белән “танышырга” килгәч, кешеләрдән болай да куркып таралышкан затлы кошлар үз хуҗабикәләрен әйләндереп үк алды.
— Без иренмибез, — ди Земфира Марат кызы. — Кайбердә Интернетта күргән яңалыкны, әйдә әле, үзебез күреп кайтыйк, дип чыгып киткән чаклар да булгалый. Авылны яраткач, малларны да, кош-кортларны да яратырга кирәк. Ибраһим авылының киләчәге матур булачагына һич тә шикләнмим. Авылдашлар белән күбрәк очрашырга, уртак проблемаларны бергә хәл итәргә тырышабыз. Кызганыч, яшьләр аз. Ә өлкәннәр билгеле сәбәп белән авыл бизнесын аңлап җиткерми. Менә шушы киртәне дә юкка чыгара алсак, Ибраһимнан да ямьле, халкы хәләл көче белән муллыкта яшәгән авыл булмас.
Һәрхәлдә, Земфира Марат кызы авылның матур киләчәген фермер хуҗалыгының көчле һәм халыкның эшле булуында күрә.
Әлегә авылда булдыклы фермерның, эшкуарларның матур планнары барлыгын күпләр белми дә торгандыр әле. Якын киләчәктә алар Ибраһимны агротуризм белән данламакчы. Краснодар краена, Мәскәү өлкәсенә барып, анда агротуризм юнәлешендә уңышлы эшләүче хуҗалыклар белән танышып кайтырга да өлгергәннәр. Ибраһим Краснодар якларындагы авыллардан һич тә ким түгел, дигән нәтиҗә белән кайта алар. Кушнаренко районының бу төбәген чын мәгънәсендә табигать оҗмахы белән чагыштыручылар да бар. Янәшәдә — урманнар. Аның сөзәк таулар аерып торган урыннары гаҗәп матур. Ә күлләре янәшәсендәге сихри дөнья кемне дә әсир итә алыр иде. Туристларга күрсәтердәй табигый матурлыкка ия бу урыннар. Атлы туризмны да бер юнәлеш итеп булачак. Ә кунакларны ял иттерү зур мәсьәлә түгел. Әйткәндәй, авыл элек-электән милли традицияләрне онытмаган, гореф-гадәтләргә тугры калган җанлы татар биләмәсе иде. Иң мөһиме, матур уй-хыяллар тормышка ашса — ибраһимлылар өчен бу сүрелә башлаган тормыш учагына яңа куз өстәүгә тиң булыр иде. Авылда да аш-суга оста хуҗабикәләр, авыл ихатасының элекке яшәеш тәртипләрен саклаучы гаиләләр аз түгел.
Башкала эшкуарларының авылга кайтуы һич тә аларның шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, тыныч һәм иркен тормышка өмет итүе белән бәйледер дип уйламыйм. Алар авылны ярата. Һәрвакыт яңалыкка омтылып яшиләр. Мондый очракта бәлки, “кан да тарта, җан да тарта” дип чагыштыру урынлырактыр. Дәрт-дәрманнары ташып торган Әхсән Әнвәр улы белән Земфира Марат кызы, һәрхәлдә, тынгысыз аграр бизнес юнәлешен сайлауларына һич тә үкенми.
Ә Тимур Ян улының авыл тормышын үз итүенә бер дә аптырыйсы түгел. Крестьян мәшәкатьләре яхшы таныш аңа. Ул башкала янәшәсендәге 8 март бистәсендә туып-үскән. Элек биредә халык үз ихаталары белән, кош-корт, мал-туар асрап яшәгән. Тимур үзенең кечкенәдән үк авыл малайлары белән бергә көтү көткәнен яхшы хәтерли. Күрәсең, хәләл көч һәм тырышлык белән мал асрап, әйбәт кенә бизнес ясап булуын да ул үсмер чагында ук аңлагандыр?! Һәм аның яшьлектәге шушы өмет-хыяллары хәзер чынбарлыкка аша. Шәхси предприятие — фермер хуҗалыгы башлыгы буларак, ул күбрәк “стратегик үсеш” мәсьәләләре өчен җавап бирә. Яңа программа, бизнес-план, хезмәттәшлек-сәүдә мөнәсәбәтләре, юридик оештыру эшләре белән бәйле мәсьәләләр һәммәсе дә Тимур Ян улы эшчәнлеге белән бәйле. Ә Ибраһимдагы хуҗалык эшләрен оештыруда Әхсән Әнвәр улы белән Земфира Марат кызы чын белгечләр инде.
Ә бит, эшкуарларның башкаладагы төп бизнесын калдырып, авылга борылганнарын ишеткәч, дуслары арасында да: “Кая барасыз, сезнең сыер күргәнегез бар- мыни? Акчасы булган кеше шәһәрдән китми”, дип әйтүчеләр дә аз булмый.
...Алар яшәгән йорт алдында юл аша гына сүтелә башлаган өйләрне күреп эчтән генә борчылып та куйган идем. Менә бит, Ибраһимны тергезүгә дип кайткан эшкуарларга үч иткәндәй, иске өйләрне алар яшәгән урам очыннан сүтә башлаганнар. Әхсән Насыйбуллинның бу күренештән, киресенчә, шатлануын күргәч кенә аңладым. Фермер хуҗалыгы башлыгы берничә иске йортны сатып алып, анда үз эшчеләре өчен яңа йортлар салырга уйлый икән. Ибраһимның киләчәге дә шушы урамнан башланырга тиеш!
—- “Фермер хуҗалыгы да әкренләп үсәчәк. Димәк, белгечләр, эшчеләр кирәк булачак. Барысын да роботлар гына башкара алмый. Алар терлекчелектәге кул көчен җиңеләйтергә генә ярдәм итәчәк. Даими эшләүчеләрне җәлеп итү өчен якын киләчәктә яңа йортлар салырга уйладык. Аннары, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә тотыначакбыз”, — ди Тимур Ян улы.
Олег Төхвәтуллин.
Кушнаренко районы.