Кырмыскалы икмәк комбинатының бер гасырлык тарихы бар. Әлбәттә, башта район үзәге халкы ихтыяҗы өчен генә эшләделәр. Куәтләр арткач һәм продукцияне авылларга да ташу мөмкинлеге булгач, тирә-якны хезмәтләндерә башладылар. Миллионлы башкала халкына юл табуның да кыяр-кыймас сәфәрдән башлануын онытмыйлар. Кибетләрдә көндәшлек көчле, моңа кадәр билгеле булмаган икмәкне кем тиз арада кабул итсен? Шул вакытта, “Кырмыскалы икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе Рәвис Хаҗиев белгеч белән сатучысын биш тартма икмәк белән башкаланың Үзәк базарына “разведка”га җибәрергә була. Һәм бу сәфәр бик уңышлы булып чыга. Берничә сәгать үтүгә өметсез генә киткән сәүдәгәрләр икмәкләрен сатып кайтып та җитә. Алдагы сәүдә биш тартма белән генә чикләнми, әлбәттә. “Нигә бик аз алып киләсез, икмәгегезгә тиңе юк бит”, — дигән югары бәя тагын да канатландырып җибәрә икмәк пешерүчеләрне. Хәзер инде Кырмыскалы икмәге Уфада 400гә якын сәүдә ноктасында сатыла. Еллар дәвамында шушы хуш исле чын авыл икмәгенә өйрәнгән уфалылар да моны куәтләр: аларның икмәге кибет киштәләрендә көннең икенче яртысында калмый диярлек.
— Кырмыскалы икмәген район бренды буларак та кабул итәләр, — ди комбинатның идарә рәисе Әлфирә Богданова. — Бу бик зур горурлык безгә. Әмма бүгенге шартларда киеренке сәүдә базарында үзебезнең йөзне саклап калу, сатып алучыларның ышанычын акларга тырышуыбыз беренче тапкыр уфалыларны күбрәк җәлеп итүгә караганда да катлаулырак һәм авыррак. Шуңа күрә даими рәвештә технологияләрне яңартырга, сәүдәгә яңа төр продукция тәкъдим итәргә һәм продукция бәяләрен арттыруга юл куймаска тырышабыз. Без бу максатка ирешәбез, дип уйлыйм.
Белешмә. Кырмыскалы икмәк комбинатының Прибельск авылында да предприятиесе бар. Алар икесе бергә көн саен 11 тонна чамасы — 120 төрдәге икмәк һәм икмәк-булка эшләнмәләре, 60 төрле кондитер ризыклары пешерә. Әзер продукция республиканың тирә-яктагы шәһәрләре һәм районнарындагы бер меңгә якын сәүдә ноктасына озатыла.
Берничә ел элек кырмыскалылыларның икмәкне кирпечтән салынган мичләрдә пешерә башлавы турындагы хәбәр Мәскәүгә кадәр барып ишетелгән иде. Бу турыда “Кызыл таң” гәзитендә дә язып чыктык. Комбинат икмәкне авыл йортларындагы кебек мичләрдә пешерә башлагач, кырмыскалылылар тәҗрибәсен илнең күп төбәкләреннән килеп өйрәнделәр. Мондый яңалыкны кертүгә әзерлек берничә ел барды. Рәвис Әбүзәр улының гади булмаган мич осталарын күрше өлкәләрдән шәхсән эзләгәне дә хәтердә. Казан шәһәре осталарын сайладылар. Һәм ялгышмадылар. 2012 елдан икмәкнең берничә сорты шушы мичләрдә пешә.
— Әлегә республикада бер генә икмәк предприятиесе дә мондый мичләр белән горурлана алмый, — ди Рәвис Хаҗиев. — Икмәкләр күп, ә иң тәмлесе — Кырмыскалыныкы, дип зурлыйлар икән, бу — иң олы бәя. Сыйфатлы, хуш исле күмәч пешерүебезнең сере мич белән генә чикләнми. Һәр икмәк кеше кулы аша уза. Ипикәйгә мич җылысы гына аз, кул җылысы да кирәк. Өлгергән камырны формаларга автомат түгел, ә икмәк пешерүчеләр сала. Өченче серебез колмак белән бәйле. Чүпрәдән баш тарттык. Кызарып, йөзе килеп пешкән икмәгебезне, Уфадан тыш, Салават, Стәрлетамак, Ишембай шәһәрләренә, Чишмә, Гафури һәм тирә-яктагы күрше районнарга озатабыз.
Белешмә. Комбинатка икмәк пешерү өчен елына уртача бер тоннага якын колмак таләп ителә. Ул, нигездә, Чуваш Республикасы хәзерләүчеләреннән сатып алына. Таләп ителгән чималның ун проценты чамасын урындагы халык хәзерли. Сәүдәгә чыгарылган икмәкнең 90 проценты шушы мичләрдә пешә. Бу — тәүлегенә 10 тонна дигән сүз!
Бер ел элек комбинатта “Миланде” дигән яңа икмәк пешерә башладылар. Аның үзенчәлеге шунда: аны хәзерләүдә чүпрә генә түгел, колмак та кулланылмый. Әчеткене нәкъ авылдагыча — баш ясап, берничә сәгать өлгергәнен көтеп ясыйбыз, — ди Әлфирә Идрис кызы.
Мәшәкатьле, әлбәттә. Аның каравы, сыйфатын озак саклый, күгәрми икән. Әлеге вакытта “Миланде” барлык пешерелгән икмәк өлешендә 13 процентны алып тора. Соңгы елларда азык сәнәгате ихтыяҗлары өчен югары сыйфатлы онга да таләпләр үсә. Тәкъдим итүчеләр арта, ләкин икмәк комбинатлары ихтыяҗын канәгатьләндергәннәре күп түгел. Кырмыскалылылар Дәүләкән, Казахстан, Ырынбур һәм Удмурт Республикасы предприятиеләре белән озак еллар ышанычлы хезмәттәшлек итә.
Әлфирә Идрис кызының икмәк пешерү өлкәсендәге эшчәнлеге дистәләрчә елдан арта. Беренче карашка, комбинатта еллар дәвамында җайга салынган, көйләнгән хезмәтне башкача берничек тә камилләштереп булмас кебек. Әмма җитәкче һаман да эзләнә, өйрәнә. Ихтимал, сатып алучылар игътибарын башкача яулап та булмый торгандыр.
— Икмәкне төрлечә пешереп була. Махсус компонентлар икмәкне өч сәгать эчендә өлгертә ала. Ә без ул юлдан китмәдек. Безгә тизлек тә, күләм дә мөһим түгел. Без сыйфат өчен көрәшәбез. Безнең икмәк өч көн дәвамында күпереп пешкән халәтендә саклана икән, ул өстәмә катнашмалар булуын күрсәтми, ә аның сыйфатлы икәнен дәлилли. Бездә һәр буханка — эксклюзив. Колмак чүпрәсе әзер булганчы ике тәүлек көтәбез. Аннары камыр куела. Сигез сәгатьтән соң формаларны мичкә урнаштырабыз. Сыйфат турында уйлаганда, күрәсез, вакыт, тизлек мөһим түгел.
Гадәттә, район җитештерүчеләренә башкаладагы эре сәүдә челтәрләренә керү җиңел бирелми. Чөнки алар сыйфатка гына түгел, күләмгә дә, иң мөһиме — хезмәттәшлек итүченең статусына да игътибар итә. Кырмыскалы икмәк комбинаты продукцияләренең федераль әһәмияттәге “Монетка”, “Полушка”, “Магнит” һәм “Бәйрәм” сәүдә челтәрләрендә үз урыннарын алуы да авыл икмәк пешерүчеләре абруеның югары булуын күрсәтә. Көндәшлекле сәүдә итү эшчәнлегендә комбинат үзен ышанычлы тота. Төрдәш предприятиеләр арасында республика күләмендә төп күрсәткечләр буенча лидерлар исемлегендә.
Әлбәттә, шундый югары бәя алу, беренче чиратта, коллективның тотрыклылыгына бәйле. Биредә дистәләрчә һөнәр буенча 130дан артык кеше эшли. Кадрларга кытлык юк. Эштән дә лаеклы ялга чыгып кына китәләр. Хезмәт хакы тотрыклы. Һөнәр осталарының айлык эш хакы 20-25 мең сум тәшкил итә.
“Башкортстанның иң яхшы 100 продукты” бәйгесендә катнашып, Кырмыскалы икмәге ел саен лаеклы бәя ала. Моңардан тыш, Русия, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда яуланган медаль һәм грамоталары да күп. Әмма, Әлфирә Богданова сүзләренә караганда, иң зур бүләк — сатып алучы бәясе.
Олег Төхвәтуллин.
Кырмыскалы районы.