+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 гыйнвар 2020, 17:50

Авыл хуҗалыгы - үсештә

Башкортстан аграрийлары 2019 елны продукция җитештерү күләме үсеше белән тәмамлады. Бу турыда вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Хөкүмәттә Радий Хәбиров җитәкчелегендә үткән оператив киңәшмәдә белдерде.

Башкортстан аграрийлары 2019 елны продукция җитештерү күләме үсеше белән тәмамлады. Бу турыда вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Хөкүмәттә Радий Хәбиров җитәкчелегендә үткән оператив киңәшмәдә белдерде.

- Республиканың, ит һәм яшелчәләрдән тыш, башка продукция белән үз-үзен тәэмин итүе ихтыяҗдан берничә тапкыр артып китә, - диде Илшат Фазрахманов.
Ул, шулай ук, безнең базарга чит илләрдән түбән сыйфатлы ит кертүгә юл куймау өстендә Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә эш алып барылуы турында әйтте.

Республикада җитештерелгән яшелчә ихтыяҗның яртысын гына канәгатьләндерә. Мәсьәләне хәл итүнең бер юлы - сәгәгать нигезендәге теплицалар. Алар яшелчәне ел әйләнәсенә җитештерү мөмкинлеге бирә.

Инвестиция проектларын активлаштыру узган ел 6,5 миллиард сумлык 2800 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алу мөмкинлеге биргән. 162 фермерның матди-техник базасы яхшыртылган.

Русия төбәкләре рейтингында авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру күләме буенча Башкортстан беренче урынны били. Аграр проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 7 мең яңа эш урыны булдырылган.

Агымдагы елдан "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлаячак. Программа 8 юнәлешне үз эченә ала, шуның җидесенең үтәлешенә республика Авыл хуҗалыгы министрыгы җаваплы булачак.

Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешү кысаларында алдагы өч елда бу инфраструктураны үстерү өчен 4,7 миллиард сум акча бүленәчәк. Шуның 3 миллиард сумы - федераль бюджеттан.

Вице-премьер, республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов 2019 елда авылларны үстерү өчен 1,2 миллиард сум акча бүленгәнлеген әйтте.
Читайте нас: