+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 гыйнвар 2020, 09:45

“Арыш коткысы”ның сәбәбе нәрсәдә?

Бу культура икмәгенә бәяләр күтәрелүгә безнең җавап нинди булачак?

Бу культура икмәгенә бәяләр күтәрелүгә безнең җавап нинди булачак?

Яңа ел бәйрәмнәре үтү белән илнең эчке базарында арыш җитешмәве һәм шу­ның аркасында икмәк продукцияләренә хаклар артачагы турында хәбәр таралды. Арыш үстерүчеләр һәм алыпсатарлар өчен бу хәбәр беренче карашка куанычлы кү­ренсә дә, сатып алучылар арасында ризасызлык тудырып та өлгерде. Айның тәү­ге яртысында башкалабыз Уфа сәүдә нокталарында арыш икмәгенә бәяләр арту күзә-телмәде. Әмма якын киләчәктә ничек буласын фаразлавы авыр. Ә арыш культура­сының сатып алу бәяләре күтәрелүенә әлбәттә, күбрәк шатланырга гына кирәктер. Хаклар арту аграрийларга узган елгы уңышны табышлырак сатарга ярдәм итәчәк.
Арышка хаклар ни сәбәпле кинәт күтәрелеп китте соң? Эш шунда: үткән елда Русиядә арыш уңышы соңгы ярты гасыр дәвамында иң түбәне булды. Чәчүлек мәйданнары 872 мең гектардан артмады, ә арышның тулай җыемы нибары 1,429 миллион тоннадан узмады. Моннан да түбән күрсәткеч илдә 1965 елда гына булган иде. Әлеге сәбәпләр узган ел ахырында ук илнең аерым төбәкләрендә кара икмәккә бәяләр арта башлавына китерде.
Соңгы еллардагы мәгълүматларга күз салганда, 2018 елда Русиядә арыш җыемы 1,92 миллион тонна тәшкил иткән. 2017 елда күрсәткеч 2,55 миллион тоннага җиткән. “Росстат” белешмәләренә караганда, узган елда, гомумән, икмәк-булка эшләнмәләре бәясе уртача 7,7 процентка үсте. Күренүенчә, бу еллык инфляция (3 процент) дәрәҗәсеннән дә югарырак. Хаклар, нигездә, кара икмәк исәбенә артты. Фаразлар буенча, халык яратып өлгергән “Бородинский” арыш икмәге бәяләре ел дәвамында тагын берникадәр үсүе мөмкин.
Илдә арыш онына ихтыяҗ арту сәбәпләре нәрсәгә бәйле һәм сәүдә базарын тотрыклыландыру өчен аграрийлар нинди максатлар куя? Башкортстанда ашлык җитештерүдә арыш культурасы нинди роль уйный, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә уҗым арышын күпләп үстерү файдалымы?


Аграр экспертлар арышка бәяләрнең арту сәбәбен беренче чиратта аны җитештерү күләменең кимүе белән аңлата. Соңгы елларда илнең аграр экспортка ышанычлы йөз тотуы элекке табышлы культурага ихтыяҗ түбәнәюенә китерде. Чөнки чит илләр арышка караганда бодайны күбрәк һәм югарырак бәягә ала. Узган елда арыш, мәгълүм булуынча, 872 мең гектарда игелде, бу, аннан алдагы елдагы белән чагыштырганда, 108 мең гектарга, ягъни 11 процентка кимрәк дигән сүз. Тарихка күз салганда, 1989 елда илдә арыш мәйданы 8,2 миллион гектарга җитә иде. Димәк, 20 ел эчендә игү күләме 10 тапкыр азайган.
Узган елда урак эшләре ил күләмендә катлаулы булды. Аграрийлар бәхетенә, илнең эчке сәүдә базарында арышның сату бәясе тоннасы 8942 сумга күтәрелде. Ә эшкәртүче предприятиеләр аны 12,6 мең сумга да алырга риза иде. Ничек кенә булмасын, базар тәртипләре шундый: чималның аз булуы ихтыяҗның да, бәяләрнең дә үсүенә китерә.
Арыш икмәгенә хаклар артуның тагын бер сәбәбе бар, ди белгечләр. 2018-19 авыл хуҗалыгы елында арышның экспортка күпләп озатылуы белән бәйле ул. Чит илләргә ул чакта 280 мең тонна арыш сатылган, гәрчә бер ел элек бу күрсәткеч 69,5 мең тоннадан артмаган булса да. Экспорт ихтыяҗы арту сәбәпле, аграр бизнес, экспорт поставкаларын арттыру максатында яңа килешүләр төзеп, үстерелгәнне чит илләргә планлаштырылганнан күбрәк озата. Шуның аркасында илнең эчке базарында арыш запасы азрак кала. Әйткәндәй, бер ел элек ул чактагы ил Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев, югары уңыш шатлыгыннан “башы әйләнеп”, 2035 елга ашлык экспортын әлеге күләмнән өчтән бер өлешкә кадәр арттыру планлаштырылуы турында хәбәр иткән иде.
Арыш культурасына, аның кара икмәгенә хаклар артуга ил Хөкүмәтендә артык борчылмыйлар шикелле. Аңлашыла, бу — вакытлы хәл, һәм кара икмәкнең ниндидер “социаль шартлау”га китерү куркынычы да күренми. Федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгында исә бу проблеманың аграрийлар файдасына гына булуына ышаналар. Арышка ихтыяҗ һәм кара икмәккә хаклар арту, киресенчә, аграр җитештерүчеләргә әлеге культура мәйданнарын тагын да киңәйтергә этәргеч кенә бирәчәк. Карабодай белән дә шундыйрак хәл булды түгелме соң? Башта дефицит куркытты. Аннары, карабодайны күбрәк үстерә башлагач, сәүдә нокталары да баеп китте. Әмма, аның кыйммәтләнеп калган хакы бер дә кимемәде.
Башкортстан авыл хуҗалыгы җитеш­те­рүендә дә арыш мө­һим урын тота. Аны терлекчелек, авыл ихаталары һәм сату өчен җитеш­терәләр. Авыргазы — республикада арышны күп­ләп үстерүче район­нарның берсе. Әлеге проблемалар белән без район хакимияте башлыгы урынбасары Тәлгать Сафинга мөрәҗәгать иттек.
— Без уҗым культураларына беркайчан да игътибарны киметмәдек, — ди Тәлгать Мидхәт улы. — Узган елда 16,2 мең гектарда игелгән иде, шуның биш мең гектарын — арыш, калганын бодай тәшкил итте. Узган язда уҗым культураларының 6 мең гектарын, кыштан зыян күрү сәбәпле, бозып, кабат чәчтек. Ә арыш 400 гектарда яңадан чәчелде. Гомумән, элек-электән арышны страховка культурасы буларак игә идек. Чөнки ел начар килгәндә дә ул беркайчан да уңышсыз калдырмады. Быел арыш бәяләре шактый күтәрелде, чөнки сәүдә базарында ихтыяҗ үсә. Димәк, быел көздән уҗым арышы мәйданнары тагын да артыр дигән сүз. Дөресен әйтергә кирәк, арышка караганда аграр хуҗалыкларга уҗым бодае күбрәк табыш китерә. Аны сораучылар аз түгел. Элек халык та арышны күпләп ала иде. Нигездә, мал азыгы рәвешендә. Хәзер шәхси ихаталарда да терлек кими. Арыш азрак кирәк. Узган елда пайчыларга центнерын 500-700 сум белән тараттык. Зур күләм түгел.
Тәлгать Сафин сүзләренә караганда, соңгы елларда терлекчелек тармагында да арышка ихтыяҗ зур түгел. Югары продукция алу рационында, мәсәлән, арыш урынына нәти­җәлерәк концентрат-катнашмалар кушыла. Арышка караганда алар күпкә файдалырак. Меңнәрчә баш сыер малы асраучы “Дружба”, “Урал” хуҗалыклары, мәсәлән, шулай эшли.

Башкортстанда “арыш проблемасы” кискен түгел. Аграр хуҗалыкларда әлеге культураны үсте­рүгә, базар ихтыяҗ­ларына бәйле сораулар белән без республика авыл хуҗа­лыгы министры урынбасары Ирек Сураковка мөрәҗәгать иттек.

— Ирек Искәндәрович, ил күләмендә арыш һәм кара икмәккә хаклар күтәрелү, ничектер, җәмгыятьтә көтелмәгән хәл тудырды. Аграрийларга арыш үстерү отыш­лы түгел, арыш икмәгенә хаклар тагын да үсәчәк, дигән имеш-мимешләр ишетелә. Башкортстанда мондый “коткы” нинди чагылыш тапты?
— Ышаныч белән әйтә алам: республикада әлеге сәбәп белән борчылырга һич тә урын юк. Ихтыяҗ бар икән — хуҗалыклар үстерә, сату хаклары төшә икән — арыш мәйданнары кими. Моны һәр аграр җитештерүче үзе тоемлый, хәл итә. Без хуҗалыкларның арышның килограммын 2,50-4 сум белән саткан чакларын да яхшы хәтерлибез. Аграрийлар, әлбәттә, ул елларда аны үстерүдән баш тартты. Быел аның бәясе, бодайныкы дәрәҗәсенә күтәре­леп, 9-12 сумга җитте. Димәк, киләсе көзгә уҗым арышы мәйданы артачак дип көтелә. Әмма аны үстерүчеләрнең дә аграр бизнестагы сиземләве, фаразлый һәм планлаштыра белүе мөһим.
Янә дә шуны ассызыкларга телим: республикада арышның үзебездә уйлап табыл­ган сортлары гына игелә. Соңгы елларда, мәсәлән, “Чулпан-7” һәм “Памяти Кунакбаева” сортлары аеруча уңышлы булды. Билгеле, югары сортлы культура терлекчелек өчен генә кирәк түгел, экспортта да аның өлеше арта.
Минемчә, республикада арышка да, аның кара икмәгенә дә ихтыяҗ бар һәм ул урындагы җитештерүчеләр тырышлыгы белән канә­гатьләндерелә.

— Аңлавымча, арыш запасы җитәрлек һәм ул арыш икмәгенә бәяләр артуга китермәячәк.
— Аграр бизнеста, бәлки, берникадәр “коткы” тарату да кирәктер. Чөнки аның икенче ягы да бар бит: бу хәлдән соң авыл хуҗа­лыгында уҗым арышы мәйданнары бермә-бер артып китә, кем белә, бәлки, мондый имеш-мимеш киләсе елда арышның бәясе төшүгә дә китерер. Монысы кемнәр өчен отышлы икәне аңлашыла инде.
Республикада узган елда арышның тулай җыемы 231 мең тон­на тәшкил итте. Табигый бәла-каза аркасында мәйданнар бераз кимесә дә, бу начар түгел. Узган елның декабрендә республика хуҗалыкларында уҗым арышы запасы 70 мең тонна иде. Хәзер, бәлки, бераз кимегәндер дә. Стәрлетамак, Благовар, Бәләбәй, Кырмыскалы, Мәсәгуть ашлык саклагычларында запас зур. Чакмагыш районының “Базы” хуҗалыгында гына да ул 14 мең тоннадан арта иде. Алар көздән дә сата ала иде. Гадәттә, яңа елдан соң сату бәяләре арта. Шуны көттеләр. Һәм менә хәзер сәүдә базарында көндәшлексез хуҗа булып йөрергә вакыт. Чөнки хаклар арта. Республикада уҗым арышы запасы шактый булган аграр хуҗалыклар игътибарына шуны да әйтергә телим: бүген арышка бәяләр бик тә яхшы. Аның тагын да артачагын көтеп, алданып калырга ярамый. Башкортстанга арыш сорап килүче аграр бизнес вәкилләре арасында Русия генә түгел, чит ил бизнесменнары да күп.

— Республикада арыш мәйданнарын тагын да арттыру бурычы торамы?
— Бәлки, аны бурыч буларак билгеләргә кирәкмидер. Русиядә, мәсәлән, 2018 елда уҗым арышы — 980 мең, узган елда 872 мең гектарны били иде. Быел бер миллион гектар тәшкил итә. Югарыдан әмер белән түгел, ә базар ихтыяҗы таләбе белән арта яисә кими аның мәйданнары. Әгәр аграр җитештерүчегә ул файда китерми икән — ни өчен үстерергә? Элгәре республикадагы спирт җитештерүче заводларга чимал буларак кирәк иде ул. Хәзер алар арыштан баш тартты. Югары сортлар уйлап табуга да шушы ихтыяҗ этәргеч бирде. Уҗым арышының биологик куәте гектарыннан 75 центнерга җитә иде. Безнең табигый климатик шартларда яхшы үсә, башка культуралар белән чагыштырганда, авыруларга тиз бирешми ул.
Узган ел уңышында уҗым арышы 119 мең гектар тәшкил итте. Былтыр көздән аны 176 мең гектарга җиткердек. Мәйданнарның артуы үзен аклармы — әлегә моны фаразлавы авыр.

— Ирек Искәндәрович, республикада арыш оны кайда җитештерелә? Арыш экспорты турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.
— Бәлки, яңалык та ачмыймдыр, әмма сәүдә нокталарында күпереп пешкән ак-ак күмәчне төрле катнашмалар ярдәмендә “кара икмәк”кә әверелдереп, һәм аны арыш икмәге дип тәкъдим итүләре белән һич тә килешәсе килми. Чын арыш икмәге андый була алмый. Билгеле сәбәпләр белән “йомшак” арыш икмәге сатучы сәүдәгәрләрне исемләп әйтәсем килми. Арыш икмәге дигәндә “Бородинский” дигәнен күз уңында тотам. Мин моны реклама максатында әйтмим, билгеле.
Республикада арыш оны, нигездә, Дәүләкән икмәк комбинатында җитештерелә. Алар аны Русия күләмендә төрле төбәкләргә сата. Федоровка районында да бер фермер шыттырып, киптереп тарттырылган арыш онын икмәк заводларына сату белән шөгыльләнә.
Әлбәтттә, арыш икмәгенә хаклар артачак икән, дигән хәбәргә дә борчылырга урын юк. Беренчедән, арыш икмәге ил күләмендә социаль әһәмияттәге азык продуктлары исем­легендә һәм аңа хаклар үскән хәлдә дә сатып алучы кесәсенә сугарлык булмаячак.
Башкортстанның аграр эскпорт күләмендә дә без арышка ихтыяҗ кимемәс дигән фикердә. Дәүләкән икмәк комбинаты, мәсәлән, бер елны арышны Африка илләренә дә озатты. Балтыйк буе илләре безнең арыш белән кызыксына. Узган көз Брянск, Рязань якларыннан да әлеге культураны сатып алырга әзер булуларын белдергәннәр иде.
Шул ук вакытта илнең эчке сәүдә базарына чит ил җитештерүчеләре керү куркынычы да бар. Нинди генә көндәшлек булса да, бу хәлгә юл куярга ярамый. Азык-төлек хәвефсезлеге турында сүз алып барганда ил җитәкчелеге үзебезнең аграр җитештерүчеләрне яклар дип ышанабыз.

Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас