Туган җиренә тугры калып, гомере буе иген иккән геройлар җитми бүген авылга
Илнең кайбер төбәкләрендә кара икмәк бәяләре күтәрелде, дип хәбәр итте үзәк матбугат чаралары. Үз гомерендә басуны, ашлык үстерүчене күрмәгән кайбер хезмәттәшләремнең халык арасында шундый сенсацион хәбәр таратуларына уңайсызланып һәм аларны кызганып куйдым. Илдә арыш уңмагач, имеш тә, ихтыяҗ артып, бәяләр үсәчәк, дип язалар. Авылда кара икмәк исен бәләкәйдән тоеп үскән кешеләр, икмәк бәясе артуга артык курыкмас. Кызганычка каршы, хәзер авылда да икмәк кадере, игенченең бөеклеге турында азрак сөйлиләр кебек.
Әлеге уйларыма чумып, “куен дәфтәре”н актарып утырам. Анда, тормыштагы мөһим, онытырга ярамаган, яисә күңелне байтак кына борчып йөргәннән соң да җавап таба алмаган, уйландырган хәл-вакыйгаларны теркәп барырга тырышам. Аларның кайберләре вакыт үтү белән мөһимлеген югалта. Әмма мәңгелек темалар да бар. Шуларның берсе — икмәк кадере, ипекәй тәме, аларны иккән басу батырларының мәңгелек бөеклеге турында.
Без, авыл балалары, икмәк тәмен ана сөтеннән соң ук белдек. Уылып вакланган икмәк валчыкларына чеметеп кенә сибелгән шикәр комы катнашмасы элек безгә иң татлы кәнфит иде бит. Ә үсә төшкәч, басу буенда трактор-комбайн күрсәк, бар дөньябызны онытып шунда йөгерә идек. Ә хәзер заман башкача. Элекке тәрбия чараларының онытыла баруын да, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең бераз кырыслана төшүен дә шул үзгәрешләргә япсарабыз, үзебезне шулай дип тынычландырабыз. Шәһәргә карата моны әйтеп булмый. Ә авыл җирендә үскәннәргә, “тана сөте” белән тәрбияләнүчеләргә болай аклану килешми. Авыл мәктәбендә белем алучыларның барысы да, мәсәлән, басу техникасында кемнәр эшләвен, ашлык үстергән батырларны белә микән? Түбәндәге уйлануларым шул хакта.
“Күңел дәфтәре”мдә берничә ел элек теркәлгән вакыйга күзгә ташланды.
...Эштән кайтып барам. Автобус шыгрым тулы. Шулчак “маршрутка”ларда сирәк кенә була торган тынлыкны бозып, яшь хатын янындагы баласына кычкырып җибәрде:
— Син нәрсә, идәнгә төшкән бит инде... алма, калдыр.
Якындагы пассажирлар салон буйлап тәгәрәп киткән клиндерне кемнеңдер аягына бәрелеп туктаганчы күзләре белән озатып барды, әмма беркем бернәрсә дәшмәде. Шул рәвешле, ак ризык автобус салонындагы битарафлык кына түгел, әдәпсезлек корбаны булып ятып калды.
Әлеге хатын янәшәсендәге утыргычта олы яшьтәге әбекәйнең бу хәлне күзәтеп баруын шәйләп алдым. Ул, күрер-күрмәс күзләре белән һаман да кешеләрнең аяк киемнәре астына кереп югалган шул клиндерне эзли иде. Ике күзеннән мөлдерәп яшь бөртеге тамды. Күрәсең, күз яшьләре дә аның күптән кипкән булгандыр. Әмма ул бу юлы аларны тыя алмаган кебек күренде.
—Телисезме, мин сезгә бер вакыйга сөйлим, — диде ул пышылдап кына. Ишетсә дә, яшь хатын дәшмәде. Ә бәлки, баласына кеше алдында шундый каты кисәтү ясаганына үкенгәндер?! Идәндә яткан түгәрәк, зур клиндерны күрмәмешкә салышып, автобустагы халык та әбекәйнең нәрсә сөйләвен тыңларга теләгәндәй, шым калды.
“Мин ул чакта 8-9 яшьлек бала идем. Черниковка ягындагы “барак”ларда яшибез. Сугыштан соң булса да, халык ачлы-туклы. Мәктәп белән яшәгән йортыбыз арасы шактый гына. Укырга һәркөн иртә таңнан китәм. Бигрәк тә бараклар яныннан үтеп китүе куркыныч. Җыен карак-угры, төрмәдә утырып кайткан кешеләр яши иде анда.
Өстемдә мәрхүм әниемнән калган сәләмә генә пәлтә. Ә башымда — әтиемнең кояшта янып, йоны коелып беткән иске бүреге. Ул көнне күз ачкысыз буран иде. Укырга бармыйча калырга ярамый. Шул “барак”лар янәшәсеннән узып бераз атлагач, ничектер, билгесезлектән котылып, җиңел булып кала иде. Шулвакыт көтмәгәндә өстемә авыр бер нәрсә аугандай булды. Калын көрт эчендәге башымны да күтәрә алмыйм. Кемнеңдер миңа ташлануын аңладым. Олы бүрекне арткарак чөеп, башымны күтәреп карасам — тешләре коелып беткән бер бәндә астында калганмын. “Мин ач, сумкаңда нәрсә бар, чыгар, югыйсә, башың белән карга батырам”, — ди. Мәктәпкә көн дә бер телем икмәк алып китә идем. Өйдә алырдай башка бернәрсә дә юк. Әсбапларым арасындагы шул телемне күргәч, кулымнан тартып алды да, үземне югарыга күтәреп, аннары йөзтүбән көрткә ташлады. Куркуымнан мин хәтта елый да, кычкырып кешеләрне ярдәмгә дә чакыра алмадым. Ә ул, 15-20 адым атлагач, нәрсәсендер югалткан кешедәй кире борылды да, миңа таба адымнарын ешайта башлады. Бу юлы мине исән калдырмас, дип уйладым. Тирән көрт өстеннән йөгерергә хәл юк. Яңа гына миңа ташланып, ризыксыз калдырган кеше, көтмәгәндә алдыма килеп тезләнде. Иртә белән үк кая баруымны, кемнәр белән яшәвемне сорады. Мин ничек тә куркуымны басарга тырышып, сугыш беткән елны әниемнең каты авырудан вафат булуын, әтиемнең хезмәт лагеренда булуын әйттем.
Күрәсең, ул кеше бик ач булгандыр. Миннән тартып алган икмәкне икегә бүлде дә, бер өлешен ашыга-ашыга ашап куйды. Икенче яртысын миңа сузды. Аннары, җилкәсенә атландырып, мине мәктәп капкасы янына кадәр илтеп куйды.
Мин дә бик ач идем. Ерак кына туганнарымда аларның балалары арасында, “артык авыз” буларак та үгисетелгән кебек тоя идем үземне. Шуңа да ачлы-туклы вакытлар күбрәк булды.
Шул бер телем икмәкне икегә бүлеп, бер өлешен миңа кире биргән кешегә дә үпкәм юк. Ләкин мин салкында катып беткән икмәк сыныгын аның белән бергә ашамадым. Чөнки, мәктәптә көне буе укыганнан соң, миңа, кар ерып, кире кайтасы да бар иде. Миңа шул икмәк 1-2 чакрым араны кайтырлык көч алу өчен кирәк иде. Мин ул икмәкне шуңа кадәр саклый идем. Әле дә үз гомеремдәге иң тәмле, иң кадерле икмәк булып калды ул...”
Мондый хәлләр тормышта күп булгандыр. Әмма хәзер балаларны, яшьләрне әлегедәй фаҗигале вакыйгалар үрнәгендә тәрбияләп тә, уйландырып та булмый. Кызганычка каршы, хәтсез еллар дәвамында мәктәпләрдә икмәк кадере, аны үстерүчеләрнең бөеклеге турында тәрбия чараларының тиешле дәрәҗәдә үткәрелгәне юк.
Тагын да заман үзгәрүгә генә япсарып калыйк микән?! Үткәннәрне сагыну да түгел, әмма хәзер радио-телевидениедә дә, матбугат битләрендә дә авыл тормышы, крестьян хезмәте, иртә яздан караңгы көзгә кадәр крестьяннарның тынгысыз хезмәте турында азрак күрсәтелә, языла.
Кече яшьтән үк җирне яратырга, игенче хезмәте белән чын-чыннан горурлана белергә безне әти-әниләр үрнәге, мәктәп тәрбиясе өйрәтте.
— Әйдә үзеңне дә комбайн йөртергә өйрәтәм, беләкләреңә көч тә кунар, — дип, әти мәрхүм урак эше башлангач үзе белән эшкә алып китте. Мин бишенче сыйныфны гына тәмамлаган идем. Ул чакта 14 яше тулмаганнарга комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә рөхсәт ителми иде. Әти, эшкә өйрәтәм бит, мине алыштырырга кеше дә кирәк булыр, дигәч, каршы килмәделәр. Ә көзен, 1 сентябрь көнне дәрескә кергәч, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наибә апа Мөхәммәтҗарова сыйныф алдында бастырып: “Менә, балалар, үрнәк алыгыз, ул әтисе белән уракта эшләде, чын игенче”, — дип мактады...
Икмәкнең бөеклегенә, әллә нинди ризыклардан да тәмлерәк булуына армиягә киткәндә инандым.
Булачак солдатны озатырга дип, туганнар, күрше-күлән җыелган. Шунда әни кабарып пешкән түгәрәк ап-ак күмәч алып чыккан. Мин аны юлга алырга кирәктер дип, солдат янчыгын ачарга әзерләнәм.
— Балам, әниең пешергән икмәкне зур итеп кабып ал. Ризыгың өзелмәсен өчен әниләр улларын шулай озата, — диде күршебез Илүсә апа Фәррахова.
Армия хезмәтен тутырып авылга кайткач та көтелмәгән хәл булды. Кичке табында, әни: “Менә, улым, ике ел буе сакладым син авыз иткән икмәкне, Аллаһка шөкер, ризыгың исән-сау алып кайтты”, — дип, теге чактагы күмәчне һәрберебезгә телемләп кисеп бирде.
Әйе, заманалар да үзгәрә торгандыр. Әмма игенчелек шөгыле, нигездә, шул килеш саклана. Хезмәт уңганнарын мал асраучы яки ашлык үстерүче итеп кенә кабул итәбез, югыйсә. Һаман да керем-табыш, күрсәткечләргә өстенлек бирелә. Ә аларны тудыручылар читтәрәк кала башлады.
Авылга кайткан саен Мәмәдәлемнең матурлыгына сокланам, якташларым да элеккечә ихлас, бер-берсенә ярдәмчел, кешелекле кебек. Әмма авылның данын күтәрүче механизаторлар, терлекчеләр күренми хәзер. Исәннәрен дә сирәк очратабыз. Ә бит язгы басуга чыкканда ук алар авылга “җан” кертә иде.
Хәтерлим, элгәре авыл халкы уракны да дәррәү каршы ала һәм урамнан басу юлына таба тезелешеп узган комбайннарны яше-карты сәламләп озата иде.
Кызыл әләм җилфердәгән комбайнны алгы сафка бастырып, урак техникасының зур хуҗалыкның әле бер, әле икенче бригадасы басуына күчүе олы бер тантана иде. Малай-шалай тузан эченә чумып, өлкәннәр күз күреме узганчы хәерле догалары белән озата иде. Хәзер уракның кайчан башланып, кайчан тәмамлануын да белми калалар авылда. Ә бит кайчан гына ак бабайлар капка төбенә җыелышып, бу басуны Равил урган иде, монысын Нәҗип белән Гафур звеносы суктырды, Фәрит сөргән басуда ашлык уңды дип, үзләренчә бәя бирә, нәтиҗә ясый торганнар иде. Фәрис, Әнгам, Җәүдәт, Әзһәр, Мидхәт, Рафаэль, Рамил, Азат абыйлар кебек чын җир хуҗалары белән көчле иде заманында безнең авыл. Алар белән кул биреп исәнләшкәндә дә кояшта кызарып, кара тир сеңеп карайган кулларыннан икмәк исе килгән кебек иде. Менә шундый гомере буе туган җиренә тугры булып хезмәт иткән олы хөрмәткә лаек геройлар җитми бүген авылга.
Олег Төхвәтуллин.