“Мәтәүтамак” хуҗалыгын оештырып, аны утыз ел дәвамында алдынгылар сафында җитәкләүче булдыклы ир-узаман Мөнир Гарифуллинга — 60 яшь
Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлагач, төрле министрлык һәм ведомстволарның, шәһәр-район хакимиятләренең матбугат идарәләрендә, хокук саклау органнарында, оборона тармагында, малтабарлыкта, хәтта ки икътисад һәм сәүдә өлкәләрендә уңышлы хезмәт салучылар аз түгел. Шуннан чыгып фикер йөрткәндә, остазларыбызның: “Филолог ул — мәктәп укытучысы гына түгел, тормышның барлык өлкәләрен дә үз эченә алучы киң профильле һөнәр, шуны аңлагыз. Биш ел дәвамында тиешле белем һәм тормыш тәҗрибәсе туплап, аны дөрес, нәтиҗәле файдалана белсәгез, бер вакытта да югалмассыз”, — дигән сүзләре, чыннан да, дөреслеккә туры килә.
Баксаң, югарыда телгә алынган өлкәләрдән тыш кичәге филологлар бик оста итеп аграр тармакны да җитәкли икән. Ерак 1990 елда чын-чыннан тигез урында яңа колхоз оештырып, утыз ел дәвамында “Мәтәүтамак” җәмгыятен үрнәкле итеп җитәкләүче Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мөнир Гарифуллин моңа ачык мисал булып тора. Хәер, ул да 1977-82 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультеты урыс бүлегендә укып, аны бик яхшы билгеләргә тәмамлап чыкканнан соң, хезмәт юлын төп һөнәре буенча туган мәктәбендә башлый. Әмма берничә ел үтүгә укытучылык сәләте генә түгел, бай тормыш тәҗрибәсе дә, җитәкче осталыгы да, кыскасы, “филологлыгы” ташып торган яшь белгечне тәүдә Мичурин исемендәге колхозга партия оешмасы секретаре итеп тәгаенлиләр, аннары туган авылында яңа колхоз оештыруга алынырга күндерделәр. Соңгысын Мөнир Мансур улы үзе дә балачактан күңелендә хыял-максат итеп йөртә һәм моңа җитди сәбәпләр дә була...