Анда 250 делегат катнашачак.
Анда Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут, республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм башкалар катнашачак. Чарага илнең төрле төбәгеннән 250 делегат килүе көтелә.
Ил Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасындагы авыл хуҗалыгын үстерү юнәлеше безнең төбәккә аеруча актуаль. Сөт, ит җитештерү буенча республика илдә алдынгы урыннарны били. Әлеге чара бу юнәлешне тагын да үстерүгә зур этәргеч булачак.